Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Декларация мирасын онытырга ярамый"


Айрат Фәйзрахманов: "Декларацияне оныттырырга теләүчеләр булса – аяк терәп каршы торырга кирәк."
Айрат Фәйзрахманов: "Декларацияне оныттырырга теләүчеләр булса – аяк терәп каршы торырга кирәк."

Минем өчен 30 август Республика көне генә булып калмый, бу, әлбәттә, Татарстан республикасының мөстәкыйльлек турында декларациясе кабул ителгән көн. Мин 90нчы елларда мәктәптә укыган чакта бу иң зур бәйрәмнәрнең берсе иде һәм Республика гражданнары бу нинди бәйрәм икәнең төгәл белә иде. Хәзер бу бәйрәмнең исемен һәм асылын халыктан оныттырдылар, махсус Шәһәр көненә алмаштырдылар һәм ул ниндидер икенче сабантуйга әверелде.

Татарстанның Дәүләт суверенитеты турындагы декларация элекке Советлар Берлеге республикаларында кабул ителгән шундый ук документларның берсе иде. Аңа таба юл катлаулы булды. Декларация – Татарстанның Советлар Берлегендәге 15 республикасы кебек хокукларга ия тагын бер җөмһүрият статусын алу өчен көрәштәге җиңү булырга тиеш иде. 1200 еллык дәүләтчелек тарихы булган татар милләтенең Советлар Берлегендә яшәгән башка халыклар белән хокукларын тигезләштерү юлы иде бу. Әлеге декларацияне кабул итү белән Татарстан Советлар Берлегеннән чыгуын белдермәде. Киресенчә, Татарстан башкалардан да күбрәк федерализмны яклады һәм совет дәүләтен шул форматка карап үзгәртергә теләде.

Декларациягә бәя биргәндә дә замана шартларын истә тотарга кирәк. Әлеге документ юридик яктан республиканың тулы бәйсезлеген игълан итәргә мөмкинлек бирә иде. Татарстан ул юлдан бармады (яхшымы бу, яманмы – хәзер сүз ул хакта түгел). Геннадий Бурбулис (Борис Ельцинның якын тарафдары) сүзләренә караганда, Татарстан бөтен илне “федераль юлга бастырды”. Декларация республиканың һәм Русиянең форматын үзгәртте. Нәтиҗәдә ул вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешү имзалауга китерде – “Татарстан моделе” дигән сүз кулланышка керде. “Татарстан моделе” үзбилгеләнү һәм территориаль бөтенлек бер-берсенә каршы килгән низагларны чишү юлы буларак өйрәнелде. Мисал өчен, Косово низагын да “Татарстан ысулында” чишәргә тәкъдим ителгән иде.

Халкыма шуны әйтәсем килә – Декларация мирасын онытырга ярамый. Аны оныттырырга теләүчеләр булса – аяк терәп каршы торырга кирәк. Татарстан тарихындагы бу вакыйганы мәктәпләрдә өйрәтергә кирәк, югары уку йортларында фәнни яктан өйрәнергә кирәк. Алда аның 25 еллыгы.

Айрат Фәйзрахманов
тарихчы галим, Казан

XS
SM
MD
LG