Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорния короты


Корот
Корот

Инде булашып та карыйм мин. Тик ятканчы дип, ни генә башкармыйм. Өч-дүрт ел элек башка корт кебек корот эшләү идеясе керде бит.

Кибеттән кефир алып, оетып карыйм. Катык булмый инде, кефир бит ул. Ряженка дигәннен дә оетып карадым, анысы бөтенләй тәмле генә нәрсә, катыкка грамм да охшамаган. Казандагы кебек катыклар сатылмый. Уфадан якташым кечкенә савыт белән алып килгән иде дә, анысы килеп читкәнче әчеп, кымызга әверелә язган. Авыл катыгы түгел, кибет катыгы гына булган. Ансыннан да яхшы оеткы чыкмады.

Шушы урында коротның ни икәнен аңлатып узу кирәктер. Казан татарлары корот дип кызыл эремчекне атый. Әмма бездә, башкортларда, казакъларда, үзбәкләрдә корот ул – әчегән катыктан сөзелгән тозлы продукт. Аны каймаклап шул көенчә дә ашыйлар. Киптереп, каклап та куялар. Итле шурпага салып җибәрсәң, сусын кана. Хәтта тән температурасы күтәрелеп, кеше хәлсезләнеп ятканда, суга гына да эретеп эчерсәң дә, кешегә хәл кереп китә. Майлы ризыкны үзләштерергә ярдәм итә. Кечкенә чакта корот йомарламын вак кына ваткалап бирә торган иде картнәем. Шуны уртка саласың да, көн буе кәнфит урынына суырасың. Дусларыбыз казакълар кайткан саен саен Алматыдан төяп кипкән корот китерә. Балалары шуны урамда шапылдатып суырып йөри. Авырлы чакта күңел болагануны басарга миңа да тәтеде. Менә шушы ризыкны үземнең эшләп карыйсым килде. Күрәсең, күңелдән генә балачакка кайтасы киләдер.

Лагман теләгән корсак, җәһәннәмдәге San Gabriel шәһәрендәге уйгыр ресторанына алып китте. Менюларында йогурт бар. Алдым. Тәмләп карадым. Безнең катыкка рәвеш, әмма шикәрле. Өйгә алып кайтам дигәнен махсус савытка салып, төреп бирделәр. Савыт ауганнан гына түгелерлек түгел, куе.

Беренче оеткыдан ук катыгым бик тәмле килеп чыкты. Кашыкны ялый-ялый ашарлык. Суыткычта озак кына торгач, тәмләсәм, әче тәм кергән. Әчегән катык тәме. Теге тормышка ашмаган корот идеясе тагын башын күтәрде. Кибеттән сөт алып, яхшылап катык оеттым. Бик тәмле, авылча, кашык басып торырлык куе. Хәзер генә җылытсам, эремчек килеп чыга. Сөзәсе дә, ашыйсы гына. Әмма мина корот булсын өчен, катыкны әчетергә кирәк. Монысы бераз куркыта калды. Суыткычта тотмагач, бозылмасмы? Әмма куркуым бушка булган, ике тәүлектә яхшы гына әчеде бу, озакка сузмый, плитәгә утырттым. Хәзер моны кайнатырга кирәк. Кайнап чыкканчы болгата башлаган идем, барлык төеннәре язылып беткәнче тугладым да тугладым. Бераз кайнаткач, сүндереп куйдым. Суына төшүгә катыгы төпкә утыра аның. Эремчек сөзә торган махсус токчаем бар, катыкның өстендәге суын түккәч, калган массаны шул токчайга аудардым да, бауга элеп куйдым.Тәүлек дигәндә, корот сөзелде. Тәмләп карадым. Тәме бик охшаш. Йомарлап, киптереп карыйсы гына калды. Эсвижий коротны шулпага салып, бишбармак белән..

Хәзер колмак (татарча шулай микән, бездә комалак диләр) кайнатып, чүпрә пешереп, ипи саласы килә башлады инде. Оеткылык чүпрәсен ничек китерергә, аптыраш. Колмагы сыра, шәраб ясаучылар өчен кибетләрдә сатыла диләр.

XS
SM
MD
LG