Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акчаны балалар проектларына бирү кирәк


Алсу Исмәгыйлева кызы белән
Алсу Исмәгыйлева кызы белән

Минем балалар сентябрь буе җәйге аланлы уйнадылар. Рольләр бүлешәләр: берсе әйдаман була, икенчесе отряд ролен үти. Мәш киләләр шулай. Җәйге лагерьларда туплаган тәҗрибәләрен әкренләп ныгыталар, вакыйгаларны яңарталар, кабатлыйлар. Сәгатьләр буе шушы уенны уйнарга әзерләр. Бик яратып уйныйлар.

Ни гаҗәп, үзара русчарак аралашкан балаларым аланлы уйнаганда бер-берсе белән гел татарча гына сөйләшәләр. Ә бит без аларны татарча сөйләшегез дип үгетләүгә күпме көч түктек, гел тукып-әйтеп торабыз, үзебезчә милли рухта тәрбияләргә тырышабыз. Ләкин үзләре дә сизмәстән барыбер русчага күчәләр. Ә аланлы уенын татарча уйныйлар менә!

Балаларымны җәйге айларда кабул иткән һәм татар мохитенә чумдырган аланнар – "Шаяннар һәм Тапкырлар клубы" һәм "Милләтебез хәзинәләре" профильле сменасы. Үсмер балага ата-ана авторитеты гына җитми, үз ишләре кирәк. Аллага шөкер, минем балалар өчен авторитетлар – җәйге аланнарда эшләгән әйдаманнар. Үзләре дә әле бала гына булсалар да, аларда туган телгә, татар милләтенә карата олы хөрмәт бар, юкса, 100-200 балага 2-3 атна эчендә милли орлыкны сала алырлар иде микән? Ана кешенең рәхмәте нинди зур була ала – шул кадәрле рәхмәтем сезгә, әйдаманнар! Алдыгызда баш иям. Балаларым сезнең яннан чын татар булып кайтты, татарча җырлар җырлап, татарча мәзәкләр сөйләп йөриләр, киләсе елга аланга барасы булса татарчага гына барабыз дип торалар (моңа кадәр рус мохитле аланнарда да булганнары бар иде).

Бу хәл бер нәрсәгә күземне ачты. Балалар өчен милли проектлар аз икән бездә. Татар конгресс-форумнарына, ашау-эчүләренә булган финанс ярдәмне балалар проектларын үстерүгә юнәлдерсәләр, дөресрәк булмас иде микән? Милли эшчәнлеккә өстәмә акчалар бирелмәс инде, шуңа да булганын яңача бүлү кирәк түгел микән? Нәтиҗәсе куәтлерәк булыр иде кебек. 50 яшьлек татар кешесе үз телен белми икән, аны Казаннарга чакыртып сыйлаудан ни файда – барыбер өйрәнмәячәк. Ә менә регионнардан, чит төбәкләрдән, чит илләрдән татар балаларын җыйсаң, телне дә, гореф-гадәтне дә, татарларның дәрәҗәсен дә белеп-күреп үсәрләр иде. Үзгәрер өчен балага бер җәйге алан җитә икән, ләбаса.

Алсу Исмәгыйлева
Казан

XS
SM
MD
LG