Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәтваны хәзер түрәләр чыгара


"Ватаным Татарстан" газетасында Римма Бикмөхәммәтованың "Эчәсеңме? Зиратта сиңа урын юк" дигән язмасын укыгач кулыма каләм алып, ислам дине тарафдары сыйфатында, кайбер фикерләрем белән уртаклашырга булдым.

Язмадан аңлашылганча, Казан түрәләре үзләренә күрә бер хикмәтле карар чыгарганнар. Башкарма комитетның рәсми докуметларыннан әлеге карарны эзләп таптым. Ул 2015 елның 16 февралендә 693нче сан белән теркәлгән. Газетадагы әлеге язма авторы да шул документка нигезләнеп, шактый сорауларга җавап эзли. Әмма “сүз башым бит Шүрәле” дигәндәй, биредә Татарстанда гына түгел, ә М-7 трассасындагы Руcиядә дә бердәнбер булган мөселман зираты эшчәнлеге турында барганлыгы көн кебек ачык.

Журналист искәрткәнчә, шушы бакый йортыбыз тирәсендәге бәхәс моннан берничә ел элек куерган иде. Шәһәр хакимияте шушы еллар эчендә бу зиратны ничек тә мөселманнардан тартып алу юлларын эзләде һәм шул хакта матбугатта шактый язмалар басылды. Инде килеп, башкарма комитет “Дин тотучылар зиратларының эшчәнлеге тәртибе” турында махсус карар әзерләгән. Төгәлрәге, фәтва чыгарган. Фәтва – исламда мөфтинең дини, юридик мәсьәләләр буенча карары яки фикере. Мөфти мөстәкыйль рәвештә канун чыгармый,ә бәлки Коръән, сөннә, иҗмаг һәм кыяс яки үзеннән өстен торган дин һәм хокук белгечләренең фәтвасына таянып эш итә. Игътибар итегез, хәтта мөфти дә мөстәкыйль рәвештә канун чыгармый, ә шәригать кануннарына нигезләнә. Ә биредә башкарма комитет мәрхүм булган мөселманнарны ничек җирләргә кирәклеген өйрәтә.

Җәмәгать, бу эшләр инде мең еллар буена шәригать кануннарына нигезләнеп башкарыла, ләбаса. Әлеге карарның кайбер кисемтәләрен дә мисалга китерү урынлы булыр. Мисал өчен, анда “Захоронения на мусульманских вероисповедальных кладбищах в г. Казани (далее – мусульманское кладбище) производятся по канонам ислама по нормам шариата. Шулай дип искәртә дә мондый карар пунктын китерә: “Погребение умерших на мусульманском кладбище производится ежедневно с 8.00 до 17.00. В отдельных случаях допускается производить захоронение умерших после 17.00, до захода солнца, но не позже 20.00, по ходатайству иногородних родственников умершего.

Шәригать, ислам кануннары буенча башкарылгач, нигә соң дәүләт органының ниндидер күрсәтмәсе кирәк соң монда? Аннан соң кышкы чорда кичке биштә инде караңгы була, Башкарма комитет шулай куша дип, караңгы төшкәч, мәрхүмне җирләргә тиеш булабызмы? Исламда, мәетне җир куенына тапшыруны ашыктырыгыз, диелә. Инде дә килеп, хакимият җирләү эшләрен бары тик бер органга, Казан бе­рәмлегенә кергән “Ритуал” муниципаль предприятиесенә тапшырырга ниятли. Бу монополия булып чыга түгелме соң? Димәк, хәзер Казан түрәләре җеназа намазы да укый, тәхлил дә чыга, мәрхүмне юа һәм кәфенли дә. Ә диндарларга, дин әһелләләре, мәчет-мәхәллә, мөхтәсибәтләргә шушы эшләрне башкару тыеламы? Болайга китә калса, инде чиркәү чаңын кайчан сугарга, мәчеттә азанны бары тик кайсы вакытта гына әйтергә кирәклекне дә Башкарма комитет билгели булып чыгамы?

Казан шәһәре һәм аның тирәсендә генә дә 30 дан артык зират барлыгы әйтелә. Димәк, һәркемгә сайлап алу мөмкинлеге тудырылган. Теләгәннәр мәчеткә бара, яисә чиркәү, синагога йөри, берәүләр Коммунистлар фиркасенә, беришләр, “Бердәм Русия”гә керә. Ә инде, җәмәгать, зиратлар, милләткә карап бүленми, ә дингә карап. Бездә генә түгел хәтта чит илләрдә дә ислам динен кабул иткән башка милләт кешеләре бихисап. Димәк, андыйлар да мөселман зиратында җирләнә ала дигән сүз. Казанга караган мөселман зираты хакындагы язмада, мөхтәсиб Мансур хәзрәтнең дә исеме телгә алына.

Баш казый Җәлил хәзрәт исә мөселманнарны ничек җирләргә һәм дин тотучылар зираты ничек булырга кирәклекне Мансур хәзрәттән өйрәнергә кирәклекне искәртә. Димәк, мөхтәсибәт инде күмү, җирләү эшләрен оештыруның бердәм системасын инде моннан берничә ел элек булдырган. Һәм алар да мәрхүмнәрне соңгы юлга озату тәртибен бары тик Шәригать кушканча гына башкаралар. Чөнки алар аңлый һәм таныйлар, зират – мөхтәсибәтнең , имамның шәхси милке түгел, әбарча мөселманнар мөлкәте. Дин – дәүлзттән аерылган, югыйсә. Ә ни өчен соң инде дә килеп мәрхүм диндарларны бакый дөньяга озатуны Башкарма комитет алып барырга тиеш. Дөрес, алар бу эшләрнең законлылыгын, югары дәрәҗәдә оештырылуын тәэмин итсеннәр. Аларның вазифасы, минемчә, зиратларга асфальт юллар салу, анда йөрү өчен җәмәгать транспортын йөртү булырга тиештер.

Казанда зиратларга җир җитми дигәннәре дә сафсата. Шук ук М-7 трассасы буйлап Питрәч районы юнәлешендә йөзләрчә гектар җир буш ята. Белүемчә, анда зират өчен дә урын бүленгән. Димәк, шәһәр хакимияте оештырсын шунда дин тотучылар зиратын, үзләренең үзенчәлекле проектларын да шунда гамәлгә ашырсыннар. Бу өлкәдә монополист булган “Ритуал” оешмасына да үзләренең моңа кадәр кылган хаталарын төзәтергә форсат туачак. Чөнки бу оешманың эшчәнлеге халыкта бик еш ризасызлык уята.

Моннан ике ел элек үзем дә шундый бер күңелсез хәлгә тап булдым. Танылган галимә, ана телебез сакчысы Флера Сафиуллинаның җәсадын җир куенына салганда “Ритуал” хезмәткәрләренең “осталыгын” күреп җан әрнегән иде. Кабер казучылар башка милләттән, үзләре исерек, ләхет тиешенчә алынмаган. Мәрхүмәнең якыннары сүзенә дә карамыйча, аны күтәреп килгән табуты белән җирләп куярга тырыштылар. Инде табуттан алып җиргә төшерә башлагач, мәетне кулларыннан ычкырдылар, кәфенлек бөтенләй буялып, пычранып, җәсад җиргә лапылдап барып төште. Менә монысы инде ритуаллыларның эше нәтиҗәсе һәм шундыйларга мөселманнарны күмү эшләрен башкаруны тапшырмакчы шәһәр хакимияте.

Русиядә бердәнбер мөселман зираты булдырылган һәм анда барысы да Шәригать кушканча башкарыла икән, нигә бу эшне үзгәртергә? Әллә башкарма комитетның башка хуҗалык мәшәкатьләре беткәнме? Шәһәр эчендәге юллар, “бөкеләр”, җимерек юллы ишек аллары, үзәктәге хәрәбәләр, торак-коммуналь хезмәтләрнең бәяләре халык күтәрә алмаслык дәрәҗәдә югары булуы, салымнар җыю, яңа торак йортлар салу һәм башкалар. Хакимият иң беренче чиратта шушы эшләрне тиешенчә башкарырга бурычлыдыр, югыйсә.

Казан түрәләренең шушы документы Татарстан Диния нәзарәте белән килештерелде, диелгән. Монысы да шик тудыра. Шул ук Баш казыйҖәлил хәзрәт хәбәрдар булыр иде бу хакта. Ярый, мөфтияткә китерсеннәр дә ди бу карарны. Мөфти дә бу хакта мөселманнар, мәчет-мәхәлләләр белән киңәшләшергә , шуннан соң гына ризалыгын белдерергә тиеш булгандыр, югыйсә. Хәмер эчкәннәрне мөселман зиратына күмүне тыю мәсьәләсе дә аңлашылмый. Мин эчкечелекне хупламыйм, әмма бездә бит хәзер халыкның күпчелеге шул “агу” белән бик дус. Казан хакимияте тыя дип, шул хәмер кулланган мәрхүмнәрне зиратка күммичә, кайда җирләргә соң? Әлеге карар , минемчә, бар мөселманнар тыңлавына чыгарылырга, мөселман зираты тирәсендәге таркалашуларга киртә куелырга вакыт җиткәндер. Милләт, динебез тарихына “булганны таркатучы”, “тынычлыкны бозучы”, “фетнәгә сәбәп тудыручы” булып түгел, ә “халык, дин өчен ләземгамәлләр кылучы” исеме белән кереп калсак иде.

Рамазан Гарифҗанов
Казан, Нагорный бистәсе

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG