Accessibility links

Урыска әйләнүгә үзебез гаепле


Казанда татар теленә бишектән үк өйрәтү системын тәкъдим итү чарасы. 19 июнь, 2015 ел
Казанда татар теленә бишектән үк өйрәтү системын тәкъдим итү чарасы. 19 июнь, 2015 ел

Ошбу темага ничә елар буе язабыз да язабыз инде, ләкин хәлләр начарлана гына бара. Шунсы да аңлашыла, монда язылганнарны миллионлаган милләттәшебез укымый. Һәм, гомумән, аларга бу язмалар кызык түгел. Бигрәк тә Татарстаннан читтә булган күпчелек татарлар өчен. Хәер, республикада да маңкортлар азчылыкта түгелдер.

Минемчә, бетәбез, дип ыңгырашып утыру файдасыздыр, чөнки урыс хөкүмәтенең бигрәк тә татарга карата булган милли сәясәте безнең өчен куркынычлы. Һәм ул һәрвакыт шулай булган. Шуңа күрә, әгәр үз фикереңне белдерергә теләгәнсең икән инде, зарланма, әйт, милләтебезне саклап калу өчен нишләргә безгә? Ә бит бу бәланең сәбәбе урыс түрәләрендә генә түгел. Әгәр дә яшь ана үзенең газиз баласы белән тугач ук урыс телендә сөйләшә башлый икән, монда кем гаепле? Әгәр дә бу балага соңрак әбисе татар телендә хикәят сөйләми икән, гаиләдә татар мохите калмаган икән, кемгә ачуланырга? Димәк бездә татарлык инде юк дип тә уйларга була. Бәлки, ул безгә кирәкмидер дә, юкка гына милләт-милләт дип кычкырынабыз, дип куясың кайвакыт.

Бары тик йортыңда байлык та, гаражыңда чит ил автоң гына булсын. Ә бит һәр татар баласы 7 яшенә җиткәнче ана телендә чатнатып сөйләшсә, җырлар җырласа, 3-4 яшьтә үк татарча балалар китаплары, журналлар укыса, иманым камил, ул инде урыска әйләнмәс иде. Ләкин бит әле татарның элитасы да бар. Кая соң аның милләтне саклау юлындагы хезмәте? Нигә соң бары зарлана гына? Нигә соң балалар бакчаларында, мәктәпләрдә мөмкинлек булган җирләрдә дә татар педагогларының урысча эш алып баруына каршы көрәшми. Бу бит закон бозу түгел, киресенчә, аны яклау.

Мине, әлбәттә, башка регионнарда яшәгән татарларның хәле мөшкеллеге борчый. Соңгы болгавыр елларда авылларда яшәгән бик күп татар яшьләре гаиләләре белән бөтен Русиягә, бигрәк тә Себергә сибелделәр. Һәм балаларын тулысынча чит мохиткә илтеп тыктылар. Ничек аңлатырга соң аларга милләтебезнең киләчәге куркыныч астында калачагын?

Монда ике юл бар кебек. Беренчесе безнең артистларыбыз, җырчыларыбыз. Соңгы елларда алар татар мәдәниятен еракларга алып китә башладылар. Ләкин берсенең дә програмында өстә язылган проблемнар турында бер сүз дә юк. Ахры, алар үзләре дә балалары белән урысча сөйләшәләрдер.

Икенче мөмкинлек TNV-Планета. Хәзер бу каналны бик күп милләттәшләребез карый. Ләкин болар да ТНВ-Татарстан кебек урыслаша башлады. Ләкин бәла анда түгел әле: Бу каналда инде ташка басылган берничә програм булдырылды, ләкин анда уен-көлке, җыр-бию генә. Милләтебез алдында торган проблемнар турында җитди, ләкин кызыклы итеп эшләнгән тапшырулар булганы юк. Ә бит алар көн саен алып барылырга тиеш. Әгәр моңа ТНВның акчасы булмаса, милләтпәрвәр зыялыларыбыз бушлай да сөенә-сөенә башкарырлар иде.

Бу темага күп язарга булыр иде. Кыскасы, урыска әйләнүгә 76-80 процентка үзебез гаепле. Эшләргә кирәк.

Илдус Хуҗин Красноуфимски шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG