Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карак


Финляндиядә чыккан "Су анасы" китабы тышлыгы
Финляндиядә чыккан "Су анасы" китабы тышлыгы

Соңгы арада кабат Тукайның "Су анасы"н укыйм. Көн дә. Улым Нурислам 4 яшенә җиткәнче бу әсәрне яттан сөйләргә өйрәнгән иде. Аңарга да һәр кич шуны укыдым. Тарих кабатлана, Мәрйәм дә йоклар алдыннан берничә китап укыта, шулар исәбендә "Су анасы" да бар.

Хикмәте нидә соң бу хикәятнең? Малайның рәхәтләнеп су кергәнендәме, алтын таракны эләктереп, Су анасын җиткерми авылга кадәр чабуындамы? Төп хикмәте ана кешенең "Синең угълың карак" дигән сүзләрне ишетүдә бит. Шуннан да яман нинди сүз булуы мөмкин ана өчен. Һәр ана үз баласына кеше әйберен тапкан очракта да алырга ярамаганлыгын, кире урынына куярга кирәклеген аңлата. Күрәсең, Татарстан командасы данын яклаучы спортчыга бу әсәрне укымаганнар. Укысалар, Руслан Ризаев шундый юлга басар идеме?

Руслан Ризаев
Руслан Ризаев

АКШта булган бу гыйбрәтле хәлнең икенче ягы да бар. Америкада булып кайткан кеше американнарның "тупой" икәнлеген, аларны рәхәтләнеп алдап булганлыгын мактанып сөйли. Минем апам үзенең коллегасының сөйләгәннәрен телефоннан кабат-кабат сөйләми калмый. Теге хатын кияүгә чыгып бу тарафка килә, соңрак аерылса да, монда кала. Уфага кайткан чакларында үзенең маҗаралары белән мактана икән. Имеш, кибетләрдән киемне аласың да, тегендә-монда барасың булса, бәя язылган кәгазен яшереп киясең, аннары илтеп тапшырасың. Ник тапшырганны да сорамыйлар шул, беләм.\

Әмма американнар андый эш белән мавыкмый. Киемне яратып алсаң, кире тапшырасы килми бит. Яратмаганны алып та тормыйсың. Мондый эшкә шул үзләрен башкалардан акыллырак тойганнар гына бара. "Надан" американнарны алдап, үзләрен бер башка күтәреп куярга теләүчеләр.

Кибетләрдә вак-төяк урлаучыларга да игътибар итмиләр шикелле. Әмма бу беренче карашка гына шулай тоела. Зуррак әйбер белән тотылсаң, тавышны да зурдан кубаралар.

Быелгы Полиция һәм янгын сүндерүчеләрнең 16нчы бөтендөнья ярышлары ике уенчы белән аеруча истә калыр, мөгаен. Берсе Бразилия велоспортчысы Карлос Сильваның вафаты булса, икенчесе Руслан Ризаевның 300 долларга якын торган таварны урларга маташканда кибеттә хурлыклы тоткарлануы турындагы хәбәр.

АКШ мәхкәмәсе Руслан Ризаевны 800 доллар штрафка хөкем итте.

XS
SM
MD
LG