Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев Кырымга электр блокадасын башлармы?


13 ноябрьдән Украина Русиядән электр энергияcен алуны туктата. Бу хакта Украинаның энергетика һәм күмер сәнәгате министры Владимир Демчишин хәбәр итте. Димәк, Украина үз-үзен электр энергиясе белән тулысынча тәэмин итүгә ирешәчәк.

Моңа кадәр Украина Русиядән мең мегаватт электр энергиясен сатып алырга мохтаҗ иде, ләкин Ровно шәһәрендәге атом электр станциясенең бер блогы ремонттан соң эшли башлагач Украина үз-үзен электр энергиясе белән тулысынча тәэмин итәчәк дигән сүз.

Кырым блокадасын оештыручылар, шулай ук Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров та Украинадан Кырымга электр энергиясен җибәрүне инде берничә тапкыр туктатырга чакырган иде. Киев бу мәсьәләдә ачыктан- ачык бернәрсә сөйләмәсә дә, Украинадагы кайбер сәясәтчәләр, Русия җавап итеп Украинага җибәрә торган электр энергиясен җибәрмәскә мөмкин дип кисәтте. Бу очракта Русия белән чиктәш Харьков, Сумы өлкәләре электр энергиясез кала ала иде. Демчишин сөйләгәннәре дөрес булса, 13 ноябрьдән Мәскәүнең бу мәсьәләдә мөмкинлеге шактый чикләнә кебек.

Киев кырымтатар лидерларының, блокада оештыручыларның чакыруларын ишетергә әзерме, юкмы – билгесез. Мондый чакыруларны Кырымда хуплаучылар да юк түгел. Блокаданы оештыручылар белән туры эфир вакытында Кырымнан шалтыратучыларның, без моны көтәбез, дигәннәре дә шактый иде.

Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаровның электр энергиясен туктату мәсьәләсе турында Петр Порошенко белән дә сөйләшкәннәре, бу мәсьәлә өйрәнәлә, әлегә соңгы нокта куелмаган дигәннәре дә мәгълүм.

Кырым үз-үзен электр энергиясе белән тәэмин итә алмый

Кырым хакимиятләре электр энергиясенең туктатылуына әзерләкне инде узган елда ук күрә башлаганнарын игълан иткән иде. Бу уңайдан Кырымга Русиядән ниндидер мобил газ-генератор станцияләре китерелгәне, Краснодар өлкәсеннән Кара диңгездән, Керич бугазы аша Кырымга электр кабелен сузачаклары хакында хәбәрләр булган иде, ләкин мәсьәлә ни дәрәҗәдә хәл ителгәне турында төгәл мәгълүмат булмады.

Электр энергиясенең 70-80 процентын Украинадан алган Кырымны электр блокадасына дучар итсәләр, Краснодардан үткәреләчәк ниндидер кабель, мобил газ-генератор станцияләре коткарачагы бик шикле. Киевта калган кырымтатар лидерлары исә электр блокадасын башларга чакырып, Кырымда иректән мәхрүм ителгән сәяси тоткыннарны, алар арасында мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгозны, бер төркем кырымтатар һәм украин активистларын азат итергә чакыралар. Электр блокадасы бу эштә төп механизм була ала дип исәпли алар.

10 ноябрьдә Бакчасарайның берничә районында, кырымтатарлар яшәгән Акмәчәтнең Белое, Каменка бистәләрендә утның кич сәгать 18дә сүндергәннәрен белдерделәр анда яшәүчеләр. Ноябрь аенда Кырымга килгән Русиянең энергетика министры Новак Кырымда электр энергиясен җитештерүдә өзеклеккә юл куймаска чакырды. Кырым хакимиятләре исә электр энергиясен саклап кулланырга чакыралар. Кырым-Херсон чигендә инде берничә тапкыр электр чыбыкларын өзгәннәр иде, ләкин электр энергиясе вактлыча туктатылып Кырымга кабат җибәрәлгән иде ул вакытта. Киевтагы хакимият вәкилләре исә, Русия килешү буенча акчаны түләп килә һәм “яхшы бәя” белән түли, дигәннәр иде матбугат чараларына.

13 ноябрьдән электр энергиясе ягыннан Мәскәүдән бәйсез булган Киев “яхшы бәя” түлиләр дип шул иске, икейөзле сәясәтне дәвам итәрме, юкмы – билгесез. Украинаны, Кырымны яклап үз ватанында тоткын булып калган кырымтатар халкының тәкъдирен Киев нинди бәя белән үлчи икән соң?

Илгиз Шакиров
Акмәчәт, Кырым

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG