Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сладковскийның башка эшләрен дә исәпкә алырга кирәк


Сәгыйть Хәбибуллин
Сәгыйть Хәбибуллин

Антология өчен дә, башка эшләре өчен дә Александр Сладковскийны Тукай бүләгенә тәкъдим итү хата түгел, дип саныйм.

Азатлыкта әйтелгән, Татарстан композиторлары музыкасы антологиясен Тукай бүләгенә тәкъдим итү хата булган, дигән фикер белән килешмәс идем. Алай гына да түгел, бу очракта Александр Сладковский һәм аның җитәкчелегендәге оркестрның башка эшләрен дә исәпкә алырга кирәк дип саныйм.

"Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе" – бик яхшы башланып киткән эш. Аны "Татар музыкасы антологисе" дип атасак, бик зур күләмле хезмәт булыр иде. Алай да, бу өч сәгатьлек музыкаль материалга татар музыкасы җәүһәрләренең күбесе кергән: Яруллин, Сәйдәшев, Җиһанов, Монасыйпов, Еникеев. Әлбәттә, монда бар композиторлар да, бар жанрлар да кереп бетмәгән. Минем бу хакта Александр Сладковский белән сөйләшкәнем бар, ул "Антология татар музыкасы җәүһәрләрен дөньяга чыгаруның башлангычы гына, бу проект дәвам итәчәк", дип ышандырды.

Моңа кадәр татар музыкасының шул хәтле югары дәрәҗәдә яздырылганы юк иде. Аны курыкмыйча, оялмыйча Америкада да, Япониядә дә, Германиядә курсәтеп була.

Әсәрләрнең яңгырашы, анда оркестрның башкару осталыгы дөнья стандартларына туры килә дип әйтмәкче булам. Без чит ил татарлары белән элемтәдә торабыз. Алар: "Без шушы җыентык аша Татарстан музыка сәнгате белән ныграк таныштык, без аның шул хәтле югары дәрәҗәдә булуын белмәгәнбез", диләр. Моны Америка, Германия, Австралиядә яшәүше татарлар һәм башка кешеләр әйтә.

Казанда Германиядән ике дирижер (Лео Кремер, Гюнтер Штегмюллер) консерватория симфоник оркестр һәм консерваториянең музыкаль спектакльләре белән чыгышлар ясадылар. Без бу антологияне аларга тыңлаттык һәм татар композиторлар әсәрләре белән таныштырдык. Алар: "Без сезнең музыкагыз шундый дәрәҗә икәнен белмәгән идек", дип гаҗәпләнделәр. Алар шул җыентыкка карап безнең Татарстанда симфоник музыка өлкәсендә башкару һәм иҗат итү дәрәҗәсенә югары бәя бирделәр.

Икенчедән, Азатлык әңгәмәсендә бу антологияне "Татарстан композиторлары музыкасы" дип әйтү дөрес түгел дигән фикер белән дә килешеп булмый дип уйлыйм. Татарстанда күп милләтле иҗатчылар яши. Антологиягә Анисимованың, Лупповның, Миргородскийның әсәрләре кергән. Миргородский урыс булса да, Сәйдәшевкә багышланган әсәр язган. Анатолий Луппов чыгышы белән Мари якларыннан, ул "Татар каприччиосы"н язган. Ул монда гомер буе яшәгән, монда иҗат итә, укыта. Ә инде Елена Анисимова Удмуртиядән.

Кабатлап әйтәм, Сладковскийның эше Антологиядән генә тормый. Ул Татарстандагы оркестрның башкару осталыгын югары дәрәҗәгә күтәрде, аны хәзер бөтен Русиядә беләләр, чит илләргә чакыралар. Шушы көннәрдә Парижда бик уңышлы чыгышлары булды. Озакламый Япониягә концертлар белән барачаклар. Бу гастрольләргә алар Татарстан вәкилләре булып баралар бит. Ул Яшьләр оркестрын оештырды, алар беренче адымнарын гына ясады. Минемчә, аларның киләчәге яхшы. Мәсәлән, 10-15 елдан соң безнең дәүләт оркестрында кем уйнаячак.? Шулар арасыннан күбесе булачак дип уйлыйм.

Казан дәүләт консерваториясе Театр музыкасы кафедрасы һәм яшь җырчылары Сладковский белән бергә "Алтынчәч" операсын Кремльдә куйды. Бу моңарчы булмаган хәл. Аннан соң Кремль янында һәм Зур концерт залында "Ак бүре" операсы куелды. Бу Татарстан композиторларының эшен пропагандалау юнәлешендә барган эш бит инде.

Тагын шуны әйтәсем килә, Сладковский һәм аның оркестрының эстетик тәрбияләү эшен дә искә алырга кирәк дип уйлыйм. Бу эштә алар зур уңышларга ирештеләр һәм бик күп хәйрия концертлары куйдылар.

Шулай итеп, антология өчен дә, башка эшләре өчен дә Александр Сладковскийны Тукай бүләгенә тәкъдим итү хата түгел, дип саныйм.

Сәгыйть Хәбибуллин
Казан дәүләт консерваториясенең музыка сәнгате факультеты деканы, Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы профессоры

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG