Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Суверенитет бәйрәме дип атап булмый"


Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин: "1990нчы елларда милли хәрәкәтнең кабынган вакыты иде. Ул вакытта дин әһелләре дә читтә тормады."
Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин: "1990нчы елларда милли хәрәкәтнең кабынган вакыты иде. Ул вакытта дин әһелләре дә читтә тормады."

Без ул вакытны зур җиңүләр буларак искә алабыз. Мөстәкыйльллек җилләре искән вакыт. Татар халкының теленә, диненә, мәдәниятенә игътибар артты. Күп төрле татар мәктәпләре ачылу, дини өлкәдә асыл кыйммәтләргә кайта алу, яңа композитор, җырчылар барлыкка килү кебек зур мөмкинлекләр туды. Шуңа бу республика көнен безнең ирешелгән уңышыбыз дип бәйрәм итәбез.

Болгар җиребезнең ЮНЕСКОда танылуын да, Татарстанның башка республика-өлкәләр белән чагыштырганда зур дәрәҗәләр яулавы, икътисади алга китүе республикабызның җиңүе дип атала.

Дин бәйрәме булмаса да, бу – дәүләтнең матур бәйрәме. Хәзер бу көнне суверенитет бәйрәме дип атап булмый, чөнки суверенитет чалымнары аз калды. Ул республикабызның матур бәйрәме.

1990нчы елларда милли хәрәкәтнең кабынган вакыты иде. Ул вакытта дин әһелләре дә читтә тормады. Мин Яшел Үзәннән тыш, Казанда Мәрҗәни мәчетендә имам да булып тора идем, шулай ук анда Габделхак Саматов та имам иде.

1990нчы еллар. Азатлык мәйданы. Ачлык тоту чарасы. Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин (уңда) ТИҮ рәисе Марат Мөлековны сәламли.
1990нчы еллар. Азатлык мәйданы. Ачлык тоту чарасы. Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин (уңда) ТИҮ рәисе Марат Мөлековны сәламли.

Фәүзия Бәйрәмованы депутат итеп сайлау өчен тырышып йөрдек. Аның халык, милләт өчен ихластан тырышуына карата хөкүмәт даирәсендә дә, халык вәкиле булсын дип хәтта халык арасында өндәүләр алып бардык. Татар иҗтимагый үзәгенең беренче адымнарында да матур фатихалар биреп, җыелышларда киңәшләр җиткердек. Аннары инде бу эш сәясиләште һәм без анда катнашмый башладык. Алар үзләре дә бераз дин әһелләрен читләштеребрәк калдырдылар. Кыйммәте югала башлады. Андый эшләрдә хөкүмәткә сүз китермәслек итеп алып барырга тырыша идек. Кайбер кешеләрнең сәяси шелтәләреннән соң, андый эшне тиешле күрмибез, дидек.

Без Уфа мөселманнары Диния нәзарәте карамагында яшәдек. Татарстан нәзарәте 1992 елда ачылды һәм шул вакытта бераз таркалу китте. Бәйрәмова бу Татарстан нәзарәте ачылуга төп сәбәче булды. Чаллыда ул корылтай үткәрде һәм анда дин әһелләре түгел, ә милли хәрәкәт вәкилләре катнашты. Корылтайда Габдулла Галиуллинны мөфти итеп сайладылар. Без, дин әһелләре катнашмаган бу корылтай дөрес түгел, дип чыктык. Нәзарәтләрне бүлмәү, бердәмлекне саклау тарафдарлары булган идек.

Мин Уфа нәзарәте тарафыннан Мәрҗәнидә имам булып тордым һәм шул ук вакытта инде мөфти буларак та саналдым. Габдулла Галиуллин мөфти итеп билгеләнгәч халык аны бик кабул итмәде, шуңа Тәлгать Таҗетдин ягыннан мин, ә Татарстан ягыннан ул мөфти булып тордым.

"Әҗем", "Болгар" һәм гомумән күп кенә өлкән имамнар эшли торган мәчетләр минем карамакта иде. Имамнар арасында тупас карашлар, дошманлыклар булмасын өчен без артык зур эшләргә керешмәдек. 1998 елда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев гомуми берләштерү корылтаен үткәрде һәм Татарстанда бер нәзарәт калып, тынычлык урнашты. Шуңа катлаулы сынаулар аша үтәргә килде.

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин
Яшел Үзән шәһәре мәчете имамы

XS
SM
MD
LG