сишәмбе, 22 май 2012, Казан вакыты 06:22

шәлкемнәр / мәдәният

Казанда “Иске Казан” кантатасы тәкъдим ителде

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Иске Казан” дип аталган кантатаның премьерасы булды. Ул Казан ханлыгының башкаласы булган Иске Казан шәһәренә багышлап иҗат ителгән. Зур концертлар залына яшьләр дә, өлкәннәр дә җыелган иде.

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +
“Иске Казан” кантатасының сүзләрен шагыйрь Сөләйман, көен композитор Роза Мөхетдинова язган. Бу – аларның беренче уртак хезмәте һәм беренче кантатасы түгел инде.

2004 елда шушы ук авторлар “Тамырлар” кантатасын тамашачыга тәкъдим иткән иде. Ул Казанның меңъеллыгына багышлап, Татар дәүләт филармониясендә куелды.

Римма Ибраһимова җырлый
“Иске Казан” кантатасын тәкъдим иткәнче Зур концертлар залына килгән тыңлаучы-тамашачылар алдында “Тамырлар” кантатасының кайбер өзекләре куелды. “Шәһре Биләр” өлешен Русиянең атказанган артисты, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев башкарды.

“Тамырлар” кантатасының “Иске зират” дип исемләнгән бүлеген Идрис Газиев Татарстанның атказанган артисты Резеда Галимова белән җырлады.

Кичәдә “Фәридә-Алсу” дуэты да әлеге кантатаның кайбер өлешләрен башкарды.

Роза Мөхетдинова белән Сөләйманның яңа хезмәтләре – “Яшел яфрак” һәм “Ник сорыйсың, телеп йөрәгем?” җырлары белән Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова таныштырды.

Иске Казан үсәр, янә ныгыр, Аң зиһенен татар җыялса...

Иске Казан тарихы авторларның иҗатына этәргеч ясаган. Шагыйрьнең борынгы Казан турында уйлануларын Роза Мөхетдинова музыкада чагылдырган.

Проектның музыка җитәкчесе һәм дирижер – Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Абязов.

Кантатаны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры башкарды. Нәфис сүз өлешен артистлар Илдус Әхмәтҗан белән Фәнис Җиһанша алыр барды.

Оркестр, хор, солистлар һәм нәфис сүз өчен иҗат ителгән “Иске Казан” кантатасы 10 өлештән тора. Ул Болгарның Казанга җан өрүе, Болгар-Казан юлы турында уйланулар белән башлана. Шагыйрь Сөләйман Биектау карурманының югалуына борчыла, аның моң-шавын елга саклый, дип яза.
Илдус Әхмәтҗан

Әсәрдә Бату хан, Алтын Урдага багышланган юллар, Биек тауның татарны, аның хуҗа булып кайтуын көтү турындагы сүзләр дә бар. Кантатаның ике бүлеге “Хәтер” дип атала. Шагыйрь хәтер төшенчәсенә зур әһәмият бирә, “Хәтер яшәтә күкләрне, Җир – хәтер күчәрендә, кеше булып яши кеше, хәтер яшәсә генә” дип яза.

Сөйләман Болгар афәте турында да уйлана, аны Аксак тимер җимерүгә ышанасы килми авторның.

“...Юк ышанмыйм, төрки канын төрки
Койгандыр дип, куркмый Тәңредән...
...Әмма тарих төгәл белә шуны:
Шәхре Болгар сүнгән әрнүдә...”, дип яза шагыйрь.

Кантатада мәҗүсилек һәм ислам диненә кагылган өлешләр дә бар. Автор чиста күңел, изге гамәл, ачык фикер һәм табигатьтән аермаганы өчен Аллаһка шөкер әйтә.

“...Болгавыр чак болгатса да ачы җилләр,
Капласа да татар илен яңгыр-болыт,
Тайгакларда югалтмадың кыйбла юлын,
Тайгакларда таянычың – сабыр холык...”, дип, ул халыкның сабыр холкы турында да әйтә.

“Илкам келәүе” бүлегендә шаманның келәү сүзләре урын алган. Монда Тәңре, Җир-су, Умайга мөрәҗәгать итүләр, төрки ояны эзләп әрнү юллары бар:

“...Күк Тәңре, Җир-су, Умай!
Кыл очында җан бугай,
Буыла, кими тугай,
Күлләргә чумалмый ай,
Йа оя, төрки оя...
Син кая хәзер, кая?
Йа оя, төрки оям...”

“Иске Казан” кантатасы тарихи вакыйгалар белән нык бәйләнгән. Автор Габдулла хан, Алтын-Галим бәкләр, Мулла Хаҗитаз образларына да туктала. Әсәрдә мәхәббәткә багышланган бүлек тә бар. “Туй” дигән өлеш исә Гайшә белән Хаҗитазның туй мәҗлесе турында сөйли:

“...Җыр-бию, сый-хөрмәт,
Ил башы – кодалар,
Иминлек хакында барлык уй,
Иң чибәр – ул Гайшә,
Иң батыр – Хаҗитаз,
Мәхәббәт чәчәге – кызыл туй...”
 
Кантатада шагыйрьнең әрнүле-иронияле юллары да бар.

“...Татар җаны кыл өстендә бүген,
Татар иле – тузган корт иле,
Йортсыз-җирсез чаба киләчәккә –
Шундый булмыймыни шыр тиле...”, ди ул “Татарга” бүлегендә.

Шунда ук:

“...Былбыл теле – былбыл сайрап, яши,
Татар теле яши – татарда.
Татар телен йотмый дөнья комы,
Татар телен йота татарлар...”, дип тә яза.

Автор бу сүзләрнең агу түгел, татар җанына әче дару булуын билгеләп үтә. Аның бар теләге – “татарның Чыңгызлардан килгән канына яшәү уты салу”.

“Иске Казан” кантатасы татар халкына мөрәҗәгать сүзләре белән тәмамлана.

“...Эчке Казан булып, алтын казык –
Иске азан яши татарда,
Шәһәр түгел элек, татар үзе
Асылына тиеш кайтырга!..”, ди шагыйрь Сөләйман һәм шигарләрдән шөгыльгә күчәргә, гамәлләргә таянып, өметне рух, акыл һәм телдә табарга чакыра.

Кантата тәмамлангач, сәхнәгә авторлар чыкты, аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Идея авторы Нурислам Лотфига рәхмәт сүзләре әйтелде. “Иске Казан” белән рухланган тамашачы озак алкышлады. Милләт тарихы турында уйландыручы бу әсәр Казан ханлыгының элекке башкаласы Иске Казанның кадерле ядкарь булуын тагын бер кат искә төшерде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Кадерле
24.09.2010 20:16
Безгә андый әйберне ишетү-күрү бәхете тәти алмый әле. Әммә шулай да мин бу хәбәрдән бик риза. Мин инде күптән көтәм шундый әйберләр. Халкыбызның андый әберләрне ишетеп-күреп иелгән башлары күтәрелә башласын иде...
Әнә талантлы композиторларыбызның берсе (Амрикәдә яшәүче) Мәсхүдә Шәмсетдинова Чыңгызхан исемле әйбер иҗат иткән диләр. Кайчан икән без дә аларны тыңлый башларбыз?!..

кем: Аспирант кайдан: Казаннан
23.09.2010 19:42
Котлы булсын! Чын милли рухлы,югары сэнгать курдек!

кем: вахит кайдан: казан
23.09.2010 18:32
мәҗүсилек келәүләре бер дә кирәк түгел иде монда. Татар халкына Ислам эчендә секталалар-ваһһабилар җитмәгән, хәзер әле шул тәңрече-умайчылар кысыла... югыйсә шагыйре академик... консолидациягә тырышасы иде дә бит, ләкин гел татарча - 1552ча булып чыга шул(
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.09.2010 01:14
Татарнын 4700 еллык язма тарихыннан тик 1000 елы гына ислам дине астында. Анысынын да 500 елы урыс коллыгында.
җавап

кем: Мөкатдәс кайдан: Уфадан
24.09.2010 11:16
Татарда мөсөлман гына түгел христиан дә күп.Шуны оныту ахмаклык.
җавап

кем: NIFETche_yeget кайдан: Мәскәү
24.09.2010 22:35
Христианнар күп түгел, алар бик әз. Иң күбе 1%тыр..