дөнья

Сез Косовоның бәйсез булуын телисезме?

14.02.2008

17 февральдә Косово парламенты инде 1999 елдан бирле Сербиядән аерылып, халыкара идарә астында яшәгән шушы төбәкнең бәйсезлеген игълан итте. Сербия һәм аны даими яклап килгән Русия моңа кискен каршы чыга, Көнбатыш исә, халкы нигездә албаннардан гына торган Косовоның бәйсезлеге котылгысыз, ди.

Ә Сез ни уйлыйсыз - Косово серб дәүләтенең бер өлеше булып калсынмы, әллә инде ул бәйсез булуга хаклымы?



 * Косово фотосүрәтләре - "Косово: Билгесезлеккә таба юл "
 

 
 
фикереңне форумда әйтергә телисеңме?
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-10, җәмгысы 17
кем: Азат кайдан: Казан
27.02.2008 18:34

Якламыйм


кем: Ilshat кайдан: Msc
22.02.2008 00:46

Фикрәт,

сезнең кебек фикер йөртсәк, татарстан инде танклар астында булыр иде (чечня, карабах һ.б. мисаллар артыннан ерак йөрисе юк). ә акыл, мантыйк белән астыртын эш йөрткәндә, бик зур эшләр майтарып була!
Аннары, Сербия һәм Косовоның төрмә булуы-булмавы турында фикер йөртә алмыйм - мин анда бармадым, ләкин шунысы ачык: сербларның тарихи ядкәрләре урнашкан җирне Сербия алай җиңел бирмәячәк. Моңа кушып наркотрафик проблемасын да өстәргә кирәк: Ауропага әфьюн нәкъ менә Албания-Косово аркылы керә дә. + мин сезгә эмоцияләрне эчтә тотып, салкын караш белән Балкан ярымутравының тарихы белән аз-маз кызыксынырга тәкъдим итәм.

Ә Мәскәүгә китүче татар егете турында әйткәндә: кеше үзенә җайлы җирдә яшәргә тиеш. йөзләрчә меңнәр латвия, польша, хәтта бөекбритания кешеләре азат һәм бәйсез илләреннән бәхет эзләп чит илләргә чыгып китәләр. монда бернинди дә гөнаһ юктыр бит?! сезнең белән килешәм, Татарстанда тиешенчә шартлар тудырылса, күп кенә сәләтле милләттәшләр анда калыр иде һәм татарстан файдасына хезмәт куяр иде.


кем: Fiqret кайдан: Татарстан
21.02.2008 16:01

Илшат бик кочанеп газапланма: ачыктан-ачык итеп яз фикеренне. Интернет дипломатия, суз уйнатуны кабул итми! Син Шэймиев кебек сойлисен: акыл белэн, иплэп кирэк, жайлап кирэк, файда кирэк, материализм? Ул шулай дия-дия уз эшен эшлап ята. Болай сойлаучылар уз улларына кирак булганда бер да акрын яки уйлап тормый: тизрак алып талап калуны хуп куралар! Ирек - нарса ул? Эйтик бер егет Татарстаннан Маскауга китканда, энисе "китма улым" дигэндэ ул ни ди? Уземчэ яшисе килэ диме? Э Сербия ул Косовога эни тугел, ул аларнын тормасе. Кеше ач калам, баланда ашыйм дип тормада утырып кала аламы? Син тормада утырсан, улганче шунда утырыр иденме?


кем: Мохаммәт кайдан: Мэскэу
21.02.2008 09:37

Башланды! Ниһаять Косово парламенты 17 февральдә дәүләт бәйсезлеге игълан итте. Шушындый якшы хәбәрне җир шарындагы барча прогрессив адәмләр һәм колониаль илләрдә иреккә-азатлыкка омтылган милли хәрәкәтләр шатланып, өмет белән каршыладылар. Күп еллар колониаль изү астында яшәгән Косова албаннарының азатлык өчен көрәше җиңү белән тәмамланды. Әммә бү җиңү, әле беренче генә адым, бәйсез дәүләт төзү юлындагы озын юлның. Татар милли хәрәкәтенең Халык-демократик "Ватан" фиркасы тәбрикли Косованың бәйсез дәүләт итеп үзен игълан итүен, ихлас күңелдән котлый шушы вакыйга белән Косова албаннарын, Парламентын һәм косоварларның алмаштыргысыз юлбашчысын, дәүләт премьер-министры Хашим Тачи әфәндене шушы тарихи вакыйга белән. Телибез бәхетле тыныч тормыш Косово халкына, яңа дәүләткә алгарыш юлында чәчкә атуны! Мохаммәт Миначев, ХД "Ватан" фиркасы рәисе. ХД "Ватан" фиркасының Үзәк координация шурасы әгъзалары: А.Бикбаев, Р.Гали, Р.Нури, Т.Садердинов, Х.Насретдинов, Н.Медведева, Р.Фәхретдинов. Мәскәү 17.02.2008


кем: Ilshat кайдан: Msc
20.02.2008 22:10

Иптәшләр, Мин Косовоның бәйсез булуына каршы түгел. Ләкин бу яңа илдә АКШның Европадагы иң зур хәрби группировкасы булуы (берничә дистә мең кеше) косоварларга суверенитетка юл калдырмый. Һәм бу аяныч фактны Испаниядәгә басклар, Франциядәге корсиканнар һ.б. бик яхшы аңлый.


кем: Şamil İxsanov кайдан: Mikolaev, Ukraina
19.02.2008 22:49

Älbättä küp mixnätlär kiçergän Kosovo xalqınıñ azat bulırğa tulı xoquqı bar. Serbiyädä xäzerdä faşist Miloşeviçnıñ genotsid säyäsäten dawam itergä äzer bändälär citärlek. Kosovo albannarınıñ aqılı citsen ide Kosovodağı äz sanlı serblarğa qarata dustänä mönäsäbät kürsätergä häm alarnıñ milli tormoşına kirtälär quymasqa.
Tatarlarğa Kosovo ürnäk bulırğa tieş, läkin älegä Tatarstan milli xoquqların ciñel gnä yuğalta bara... İçmasam saylaularda xoquqlarıbıznı tartıp alğan Mäskäü türälärenä xalqıbız tawışın birergä aşıqmasın ide. Saylaular ütkäç Räsäydä uris bulmağan millätlärgä basım artaçaq, Tatarstanğa distälärçä artaçaq, monoñ turında ber qaya da urınınnan kitergä çıyınmağan Putin äfände açıq itep äytte bit inde!


кем: Марат Килде кайдан: Казан
19.02.2008 15:14

Бик тә уңайлы вакыйга, албаннар моңа күптән инде лаек булган халык. Ләкин, билгеле, шуннан ары федераль үзәк тарафыннан Татарстанга булган басымы бермә бер артачак. Күренә бит, шул мөнәсәбәтле Мәкәүнең җене ничек чыкканы. "Патшаларыбызга-хуҗаларыбызга" корычтан да нык сәламәтлек телисе генә кала, менә бер ме-ике ме ай эчендә "Эртугрул-Газый" лицейлар челтәре татар милли мәгариф системасы да авышачак әле(Кайгы бит ул агач башыннан түгел, ә кеше башыннан - көтүләп җөри.Бүгенге шартларда бу инде - кичергесез "кобаннарның" иң кечеләре). Әлеге шартларны без үз үзебезгә булдырдык - кемгә үпкәләргә кала соң? Ләкин чигенү - ул әле җиңелүне бедерми. Безгә дә Татарстанның республика булып калу максатында Брест кальгасы каһарманнарыдай "үлемгәчә" торырга кирәк. Югалтканнарыбызны да кире кайтарыр, яңа үрләргә дә менгерер безне киләчәк, Аллаһы тәгалә боерса. Чыдап, нык булып калып кичерергә кирәк безгә бу якындагы бишьеллыгыбызны.


кем: Марат кайдан: Казан
19.02.2008 03:56

Косово хэм Татарстан бейсез булырга тиешлэр! Русия империясе иртеме, сонмы, таралачак. Бу аерылгысыз!


кем: Илдус, Уфа кайдан: Башкортстан татары
18.02.2008 20:07

Шәп вакыйга. Кәшәвәүләр – беренчесе. Аннан соң абхазлар, осетиннар булачак. Аннан соң 40 миллионлык курдлар. Аннан соң, ниһаять, сез, ах...лар, көтеп алган өченче бөтендөнья сугышы. Ахырда татар-урыс, татар-башкорт суешы. Ни чәчәсез, шуны җыярсыз. Моны мин әйтмим, халык әйтә.


кем: Мохаммәт кайдан: Мэскэу
18.02.2008 18:11

Хе, лаеклы??!! Азатлык ул бүләк түгел, аны орден итеп бирми кемдә, азатлыкны тик көрәшеп кенә алып була.

1-10, җәмгысы 17