Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев чоры тарихта кала. Нинди булып?


Татарстан башлыгы Миңтимер Шәймиевкә нибары бер көн президент булып эшлисе калды. 25 мартта Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә республика президенты вазыйфасына керешәчәк.

Белгечләр 1990 елдан 2010 елга кадәр дәвам иткән Шәймиев чорын татар тарихында зур үзгәрешләр китергән вакыт дип бәяли. Алар фикеренчә, нәкъ менә бу елларда Русиядә татарларны милләт буларак таный башладылар. 20 ел дәвамында Шәймиев нинди эшләр башкарды? Татарстанда президент алмашынган көннәрдә, сәясәт белгечләре республиканың беренче президенты эшчәнлеген төрлечә бәяли.

Сәяси суверенитет бәрабәренә икътисади бәйсезлек

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов заманында Татарстанның Русия төбәкләре арасында нибары 40-нчы урында торучы, артта калган төбәк булуын әйтә. Әмма Шәймиев бу төбәктән “гөл” ясады, ди ул.

“Бүген кайсы гына тармакны алма, Татарстан 3-4нче урында тора. Караңгы авыл сыман, беркемгә билгеле булмаган Казан "өченче башкала"га әйләнде. ГКЧП комачаулау сәбәпле, Татарстан бәйсез булып калырга өлгермәсә дә, Шәймиев һаман Татарстанны суверен республика итеп кабул итте. Шәймиевнең идарә итүе бик көчле башланды. Иң мөһиме халык аның ягында иде.

Шәймиев тормышында иң кискен вакыйгаларның берсе - Татарстанның бәйсезлегенә кагылышлы референдум уздыру. Ул вакытта Русия конституция мәхкәмәсе әлеге чараны уздыруны канунсыз дип таныды. Руслан Хасбулатов сүзләре белән әйткәндә, Шәймиевне “тимер читлеккә утыртып, Мәскәүгә җибәрү” көтә иде. Әмма ул Ельцин белән урак тел табып, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итә алды.

Рәшит Әхмәтов
Шәймиев президент итеп сайланганда, Татарстандагы икътисади мөлкәтнең 5%-ы гына Казан карамагында иде. Һәр ел әлеге мөлкәт әз-әзләп кире республикага кайта торды. Шәймиев сәяси суверенитет бәрабәренә икътисади бәйсезлекне алуны кулай күрде. Якындагы 20 елда исә Татарстанда кире процесс - икътисади мөлкәт кире федераль үзәккә киткәннән соң, республиканың янә сәяси суверенитет даулавы башлана ала.

Шәймиев татар тарихында соңгы 500 елда иң уңышлы җитәкче. Һичшиксез, татарлар аны онытмаячак, аңа һәйкәл дә куелачак. Чөнки ул татарларны дөньяга танытты. Әгәр ул татар милләтеннән булмаса, бәлки аны Русия президенты итеп тә сайлаган булырлар иде”, ди Әхмәтов.

Оппозиция бар, әмма көчсез

Күп кенә белгечләр Шәймиевнең иң зур җиңүен татарлар белән урысларны дус яшәтү дисә, Казан дәүләт технология университеты галиме, сәясәт белгече Сергей Сергеев, бу ике милләтнең дус яшәве Шәймиевтән түгел, ә тарихтан килә, ди. Татарстанның беренче президентының эшчәнлегенә ул мондый бәя бирә:

Сергей Сергеев
“Шәймиев идарәсе астында Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда авторитар республика. Формаль демократик институтлар бар, әмма алар эшләми. Шәймиев чорында Татарстанда оппозиция булса да, ул башка төбәкләрнекеннән көчсезрәк. Дөрес, 80-90 елларда Татарстанда анысы да юк иде”, ди Сергеев.

Академик Индус Таһиров исә, Шәймиев чорының төп нәтиҗәләрен түбәндәгедә күрә:

“Шәймиев декларация кабул итүнең төп өлешен башкарды. Референдум үткәреп, аның төп нигезләрен ныгытты. Русия белән шартнамә төзеп, вәкаләтләрне бүлеште. Татарстанның суверенлы конституциясен кабул итте. Ул башкарган күп кенә башка эшләр исә, барысы да шушы җиңүләр кысаларында булды. Шактый социаль программалар үтәлде. Тузган торак проблемасы, юллар салу, республиканы газлаштыру, Казанның меңъеллыгын үткәрү – болар барысы да суверенитетның җимешләре”, ди Таһиров.

Икътисади уңышлар


Шәймиев чорында Татарстан икътисади нык республикага әверелде. 2002 елда Түбән Камада Европада иң эреләрдән саналган нефтехимия комбинаты төзелде. 2005 елда Алабуга махсус икътисади бүлгесе булдырылды. “Татнефть” ширкәте Русиянең иң эре 10 нефть чыгару ширкәте исемлегенә кертелгән.

Казанның меңъеллыгына башкалада метро төзелде, Кол Шәриф мәчете торгызылды. 2007 елда ТАНЕКО нефть эшкәртү заводын төзү эше башланды. 2008 елда Татарстан 98% газлаштырылды. Спорт тармагында да зур казанышлар бар. "Рубин" футбол такымы, "Ак Барс" хоккей такымы, "Зенит" волейбол такымы, "Уникс" баскетбол такымы берничә ел рәттән Русия чемпионнары булып тора.

Милләт һәм телгә вакыт җитмәде
Индус Таһиров

Икътисади күрсәткечләр мактанырлык булса да, Индус Таһиров татарның милләте һәм теле өчен борчыла. Аның фикеренчә, бу өлкәдә тискәре басым көннән-көн көчәя.

“Бүген безнең суверенлыгыбызга, телебезгә, яшәешебезгә һөҗүм бара. Укыту стандартларыннан милли компонентны алып ташлау, әлбәттә, безнең өчен зур проблема булып тора. Шушы киртәләр аша үтеп, телебезне, динебезне, холкыбызны саклап калырга кирәк. Бу эш яңа президентка кала. Ул аны башкара алуында ышанам”, ди Таһиров.



Милли хәрәкәт вәкилләре Шәймиев президентлыгы турында ни уйлый?

“Билгеле, Татарстан халкы Шәймиевтән суверенлыкны, аның шул статусын яклауны көткән иде. Ни аяныч, Шәймиев бүген урыныннан киткәндә аны инде Татарстан президенты дип әйтүе дә авыр, чөнки ул Мәскәү тарафыннан билгеләнгән, Русиянең бер федерация субъекты җитәкчесе буларак кына китә.

Шуңа күрә Шәймиевне бәяләгәндә, шуны әйтергә кирәк – менә шул суверенлыкны югалтуда аның да өлеше зур. Билгеле, вакыт узар, Шәймиевкә тарих үз бәясен бирер, әмма минемчә, үзенең шушы югары дәрәҗәле эшендә Шәймиев тарих биргән бар мөмкинлекләрне дә файдалана алмады.”

Хәлил Әюпов,
Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе



“Шәймиевнең милләт проблемнарын чишү өлкәсендә уңышлары бер дә юк дип әйтер идем. (Татарстандагы) хәзерге уңышларны Шәймиевтән генә килә дип әйтергә ярамас, бу табигый нәрсә һәм заман таләбе. Татарстанда гына түгел, башка җирләрдә дә үзгәрешләр булды. Алар бер дә Татарстаннан ким түгел.

Шәймиевнең миллилеге бик аз иде. Ул татарча яхшы белә, сөйләшә, аралаша, әмма татарны, милли проблемнарны якларга дигәндә ул аз эшләде. Миңа калса, бу борынгы заманнан, совет заманыннан һәм аның шул чорда тәрбияләнүеннән киләдер. Чөнки без барыбыз да совет кешеләре, совет системасында тәрбияләнгән. Ул аңар тугры булып калды.

Билгеле һәр кешенең яшисе килә. Ә бит шушындый тарихи чорда бер кискен адым ясамыйча, бернәрсәгә дә ирешеп булмыйдыр. Күрәсең, бу lf безнең борынгы заманнардан килә – анда да бит Мәскәү партиясе булган, Кырымныкы булган. Үз милли хәрәкәтеңне, үз халкыңны саклар өчен эшләргә атлыгып тормаганнар. Кем күпме бирә? шуңа сатылырга тырышканнар. Менә бу безнең татар түрәләренең сатылу һәвәслегенә бервакытта да анализ ясалганы юк.

Моңа чик куяр өчен аны утырып уйлашыра кирәк: ни өчен бу шулай, нәрсә ота ул сатып? Аннан файда бит 5 минутлык, ярар, 5, 10, иң күбе 20 еллык булсын... Ягъни вакытлыча гына оту бар. Ә менә син үзеңне-үзеңне милләт буларак саклап калганда, халкыңны саклап калганда, ул инде мәңгелек (отыш). Шуңа да менә шундый мәңгелек фикере белән яшәргә кирәк."

Мөхәммәт Миначев,
"Ватан" Халык-демократик фиркасе җитәкчесе, Мәскәү
XS
SM
MD
LG