Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Нобель бүләгенә тәкъдим ителде


Акмәчеттә узган Бөтендөнья кырымтатарлары корылтае вәкилләре мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилевне Нобель бүләгенә тәкъдим итәргә карар кылган.

Татарлар.ру хәбәр итүенчә, әлеге тәкъдим белән Польша, Төркия һәм Румыния кырымтатарлары вәкилләре чыккан.

Польша мөселманнары мөфтие Сәлим Хазбиевич сүзләренчә, Җәмилев кырымтатарларын ватаннарына кайтару өчен зур өлеш керткән һәм милләттәшләре хокукларын яклауда күрсәткән эшчәнлеге өчен әлеге халыкара бүләккә лаек.

65 яшьлек Мостафа Җәмилев кырымтатарлары хокуклары өчен көрәшүче буларак билгеле. Советлар берлеге хакимиятенә каршы чыкканы өчен ул 14 елын тоткында һәм сөргендә үткәрде.

Мостафа Җәмилев кырымтатар мәҗлесен 1991 елдан бирле җитәкли.
XS
SM
MD
LG