Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 8 төбәгендә "Әл-РТВ" каналы күрсәтә башлады


Баш мөхаррир Рөстәм Арифҗанов "Әл-РТВ" студиясендә
Баш мөхаррир Рөстәм Арифҗанов "Әл-РТВ" студиясендә
Русиядә беренче мөселман телевидение каналы күрсәтә башлады. Яңа каналны Татарстан, Башкортстан һәм Төньяк Кавказның алты республикасында карап була.

Каналны оештыручылар, тапшырулар беренче чиратта яшьләр өчен булачак, дип белдерде. Программалар ислам турында гына түгел, Русия халыкларының диннәре хакында да булачак.

Яңа каналның баш мөхаррире Евразиянең телевидение һәм радио академиясе вице-президенты Рөстәм Арифҗанов. Аның белән Русия ислам оешмалары вәкилләреннән торган Иҗтимагый шура җитәкчелек итә.

Шурага Русиянең мөфтиләр шурасы, Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион шурасы, Русиянең ислам татулык берләшмәсе, шулай ук Татарстан, Чечня, Башкортстан һәм Дагыстан мөфтиятләре вәкилләре кергән.

Бу канал Русиянең "Триколор" кабель телевидениесе пакетына керә. Яңа канал хосусый һәм дәүләт акчасына эшлиячәк.
XS
SM
MD
LG