Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мансур Мортазин "Шәһри Казан" мөхәррире урыныннан китә


Мансур Мортазин
Мансур Мортазин
"Шәһри Казан" газеты мөхәррире Мансур Мортазин моннан ике атна элек эштән китүе турында гариза язган. Бу хакта ул Азатлыкка әйтте.

"Мин бер урында озак эшләгән кеше түгел, кайда өч ел, кайда биш ел. "Шәһри Казан"да болай да озак, җиде ел эшләдем. Иҗат коллективында озын-озак җитәкче булып эшләргә ярамый дияр идем мин. Мүкләнә башлыйсың, син мүкләнгәч синең кул астындагылар да мүкләнә. Хәзер газет-журналларның җитәкчесе булу авыр. Газетның бәяләре кыйммәтләнә, укучылар саны кими. Хәзер җитәкчелеккә яшьләр, яңа кешеләр киләргә һәм редакциягә яңа сулыш өрергә тиеш. Мин килгәндә газетның тиражы 1700 иде, бүген җиде меңнән артык. Аны башлыча интеллигенция: артистларыбыз, язучылар, галимнәр укый. Без кырыгар меңле газетлар кебек түгел, аз булса да сүзе куәтле", ди Мортазин.

Ул алга таба радио-телевидениедә эшләргә теләге барлыгын белдерде. Кайда "Татарстан - Яңа Гасыр"дамы, әллә башка урындамы - бу ягын Азатлыкка тәгаенләмәде.

"Татмедиа" Мортазин урнына кем куелачагын әлегә белдермәде. "Коллектив җитәкчелеккә янә ир кеше килсен иде дип тели", ди Мортазин.
XS
SM
MD
LG