Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова шартлы рәвештә бер елга хөкем ителде


Чаллы шәһәр мәхкәмәсе язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддә, 1нче бүлеге буенча гаепләп шартлы рәвештә бер елга хөкем итү карарын чыгарды.

Бәйрәмовага яшәгән урыныннан күчеп китү тыела. Язучының шәһәрдән чыгу тыелу карары гамәлдән чыгарылды, шулай ук аның ноутбугын кире кайтару карары кабул ителде. Бәйрәмованың адвокаты әлеге карарны 10 көн эчендә Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итә ала, әмма язучы анда уңышка ирешәчәгенә ышанмый.

"Алар берләшеп эшли - полиция, ФСБ, прокуратура. Алар бер төркем. Болар бер башлаган эшне Сталин тегермәне шикелле теге башына барып чыкканчы дәвам итә. Кеше бу тегермән авызына эләккән икән - теге башыннан чыкканчы шунда әйләнә. Алардан мәрхәмәт көтмим, кичәге соңгы сүзне кырыс һәм каты әйттем", диде Бәйрәмова Азатлыкка.

"Соңгы сүз"ендә Фәүзия ханым барлык гаепләүләрне кире какты, үзен гаепсез дип санавын белдерде.

Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага каршы Фейсбуктагы язмалары өчен милләтара нәфрәт тудыруда гаепләп җинаять эше ачтылар, алар – "Ерткычлар һәм корбаннар" (22 февраль, 2014) һәм " Милли Мәҗлеснең Кырымдагы һәм Украинадагы хәлләр буенча белдерүе" (27 февраль, 2014).

XS
SM
MD
LG