Accessibility links

Русиядә федераль милләтләр эшләре агентлыгы төзергә җыеналар


Бер ай дәвамында Русия хөкүмәте милләтара һәм динара бөтен сорауларны үз кулына алачак яңа оешма – федераль милләтләр эшләре агентлыгы турында тәкъдимнәрне президент Владимир Путинга тапшырырга тиеш. Бу хакта "Известия" газеты хәбәр итә.

Милләтара һәм динара мөнәсбәтләрдә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, русияле милләт берлеген ныгыту һәм Русиядәге халыкларның этномәдәни үсешен булдыру әлеге агентлыкның төп максатлары булачак дип белдерелә.

Бу мәгълүмат таралганда Путинның рәсми сайтында агентлык төзү күрсәтмәсе турында хәбәр юк иде. Әмма Русия хөкүмәтендәге чыганак "НацАкцент"ка андый күрсәтмә булуны раслаган.

Путин 2014 елның сентябрендә Төбәк үсеше министрлыгын бетердү фәрманы имзалады. Әлеге министрлык Русиядәге халыкларның этномәдәни үсеше белән дә шөгыльләнә иде. Милли сәясәт, аз санлы җирле халыкларның хокукларын саклау, русияләрнең этнокультур таләпләрен тормышка ашыру мәдәният министрлыгына күчкән иде.

XS
SM
MD
LG