Accessibility links

Кырымтатарлар ATRны ябуга юл куймауны сорап Путинга хат язган


Социаль челтәрләр кулланучылар бердәнбер кырымтатар телеканалы булган ATRны ябуга юл куймауны сорап Русия президенты Владимир Путин исеменә ачык хат язган. Билгеле булганча, Украина дәүләт органнары биргән документ нигезендә, массакүләм мәгълүмат чараларының эше Кырым һәм Акъярда быелның 1 апреленә кадәр генә мөмкин. ATR берничә тапкыр Русия кануны нигезендә киредән теркәлергә тырышлык куеп карады, әмма әлегә уңышка ирешә алмады. Роскомнадзор оешмасы төрле сәбәпләр табып, һәрвакыт документларны кире кайтара.

Шундый ук проблема белән балаларның Lale кырымтатар телеканалы һәм «Мәйдан-FM» кырымтатар радиосы да очрашкан.

«Без АTR, Lale тамашачылары һәм “Мәйдан” тыңлаучылары әлеге мәгълүмат чараларын яклауны һәм теркәүдә ярдәм итүне сорыйбыз”, диелә Путинга язган хатта.

Социаль челтәрдә зур тизлек белән таралган документта авторлар бердәнбер кырымтатар телеканалы һәм радиосының ябылуы “кырымтатарларын ана телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрен саклап калу һәм үстерүгә чик куя”, диелә.

Шулай ук бу милләтара татулык үсешенә дә аяк чалачагы әйтелә.

Әлеге хатның күчермәләре шулай ук Русия премьеры Дмитрий Медведев, Кырым республикасы башлыгы Сергей Аксенов, Руксиянең Кырым федераль бүлгесе вәкиле Олег Белавенцев һәм Русиядә кеше хокуклары вәкиле Элла Памфиловага җибәрелгән.

Шулай ук бу эшне башлап йөрүчеләр битараф булмаучыларны интернетта имза куеп кына чикләнмичә, үзләренә дә кәгазьдә хат язып почта аша җибәрүне сорый.

XS
SM
MD
LG