Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "АТRны үтермә" исемле телемарафон башлана


Чәршәмбе 25 марттан башлап АТR эфирында көн саен "АТRны үтермә" дип исемләнгән телемарафон үтәчәк. Бу көннәрдә канал тирәсендә киеренкелек арта. АТR Русия кануннары белән теркәлүне сорап дүрт тапкыр Мәскәүгә документларын җибәрде, документлар кире кайтарылды.

Кырым хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов АТR беренче кырымтатар телевидение каналы тирәсендәге киеренкелекне "Русиягә каршы көчләр махсус оештырырга мөмкин" дип белдерде. "Мәскәү-Акмәчет" телекүпере вакытында Аксенов, Роскомнадзорга җибәрелгән документларда хаталар махсус калдырылган булырга мөмкин диде.

Элегрәк Аксеновның АТR каналы сәясәте тәнкыйтьләп андый мәгълүмат чарасының Кырымда киләчәге юк дигән иде.

Бердәнбер кырымтатар телеканалы булган ATRны ябуга юл куймауны сорап Русия президенты Владимир Путин исеменә хат юлланды. Кырымдагы иҗтимагый оешмалар каналны яклап мөрәҗәгатьләр кабул итә. ATRның ябылу куркынычы 16 март БМОда каралды.

Ноябрь аенда Русия думасы Кырымдагы мәгълүмат чаралары өчен күчеш чорын 2015 елның 1 апреленә кадәр озайтты.

Гыйнвар аенда телевидениедә тентү булды.

XS
SM
MD
LG