киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Французлар Нуриевны зурлый

20.09.2009

Искитмәле бию сәләте белән дөньяны шаккатырган татар биючесе Нуриевнең киемнәре Франциядә кием күргәзмәсендә күрсәтелә.

Әгәр Рудольф бу күргәзмәне үзе күрсә, горурланып кына калмас, һичшиксез һушыннан язар иде. Франциянең Моулинс шәһәрендә Милли киемнәр үзәгендә сокландыргыч күргәзмә  ачылды. Бина үзе дә бик искитмәле. Ул Луиз XIV вакытыннан калган антик архитектурасы белән кешеләрне таң калдыра.

Вакытында күренекле шәхесләр яшәгән әлеге бинага кергән кунакларны баскычта Нуриевнең зур фотосы каршы ала. Бер бүлмәдән башкасына йөргәндә, Рудольфнын тормыш мизгелләрен күреп була. Туганда гади кеше булган Рудольфка дөньяны хәйран калдыру бәхете насыйп була.

Әлеге милли киемнәр үзәге башлыгы һәм шул ук вакытта Париж операсындагы китапханә музее мөдире Мартин Каһән белән мәшһүр дизайнерлардан Эзио Фригеро, Рудольфның сәхнә тормышындагы мизгелләрне аның киемнәре белән күрсәтергә теләгән.

Әгәр Нуреевның авыр шартларда үткән балачагын телгә алмаганда, Гади бер татар гаиләсендә туып үскән җәүһәр Петербур сәхнәләренә кояштай балкып чыга. Аннан Парижга килә. Совет империясeннан качкан Нуреев үз карьерасын халыкара җәмәгатьчелек алдында башлап җибәрә.

Күргәзмә сайтына урнаштырылган киемнәр

Алтын, көмеш, җәүһәр кебек төрле кыйммәтле ташлар белән көнчыгыш бизәкләре тәэсирендә чигелгән йөздән артык сәхнә күлмәге һәрберсе, бәлки, Петербурдан качып мәшһүр булган кечкенә качакның юл харитасын чагылдырадыр...

Күргәзмә “оча торган татар”ның сәхнәгә менгән беренче еллары, Париж балет театрындагы чыгышлары, аның хыяллары һәм кешеләрне таң калдырган сәләтен яңача – мәшһүрнең киемнәре аша да ача. Французлар аның бу тормыш мизгелләренә, талантына әле дә соклана.

Алар аның якты тормышын Франциянең иң матур, иң тарихи һәм истәлекле 1500 квадрат метрлы бинасында искә алына.

Карарга: Рудольф Нуриевнең бию киемнәре күргәзмәce. 9 май -11 ноябрь, Moulins, Франция
Centre national du Costume de Scène; 04-70-20-76-20; www.cncs.fr

Укырга:
Күргәзмә китапчыгы, «Rudolf Noureev, 1938-1993», 160 сәхифә, 35 евро, Editions du Mécène, Centre national du Costume de Scène.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
24.09.2009 18:25
кем: hawaskar кайдан: saxnaden 23.09.2009 18:00
-- Мин бит, шул генийларнын узлэреннэн сон узлэренэ тин булганнарны калдыруны куз алдында тоттым. Юкса, инде Пушкиннын ишле семьялы кеше булуын тик ялкау гына белмидер.

кем: Мәүлет кайдан: Казан
24.09.2009 16:26
Татарга хезмәт иткән беррәр франсуз булса, бездә зурлар идек...

кем: hawaskar кайдан: saxnaden
23.09.2009 18:00
monda shaqtey xatalar kitken. rudolf nuriev awel ghailesende tumaghan,aneng atase xarbi keshe bula,anase yort xujabikase. rudolf poyezda barghanda mongolia tiresenda tuwa(atase shul yaqlarda xezmet ita). sughesh bashlanghach alarneng ghailelere ufa qalasena qayta. will efende! mozartneng 6 balase bula. bolarne belerga kirek.

кем: Рамил кайдан: Казаннан
21.09.2009 21:03
Мин РФ. Татарга хезмәт итмәде дип язгансыз. Р.Нуриев Казанга килеп татарга хезмәт итәргә уйлаган булса аны кем белер иде хәзер. Ә болай йолдыз булып яна.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
21.09.2009 03:50
Курэсен, генийларнын язмышы шулайдыр. Энэ Пушкин, Лермонтов, Байрон, Гете, Моцарт, Бетховен хем башка бик куплэр узлэреннэн сон беркемне дэ калдырмадылар. Эммэ, кешелек аларны искэ ала, аларга хаман соклана хем шул ук вакытта аларнын кайсы миллэтэн икэнлеген дэ онытмый. Безнен Р.Нуриев та шулай. Ул исэн чагында, сэхнэлэрдэ кояш кебек балкыганда узенен татар икэнлеген бер вакытта да онытмады, хэрвакыт татарлыгын дусларына хем танышларына сойлэде. Энэ Шайми дусты Р. Сагдиев узен "интернационал" дип йортэ, бик оскэ калыкмаса да...
Татар халкы Р.Нуриев белэн канунлы рэвештэ горурлана ала. Ул татар кешесе булды, татар булып донья куйды. Ин зур хормэт хем рэхмэтлэр ана.

кем: мин кайдан: РФ
20.09.2009 23:24
рухи офыгыбыз үсә дә бит... татарга хезмәт итмәделәр шул алар.Горурланабыз-татар кешесе бит ул! Үзләреннән соң татарны да калдырмадылар...Горурлану өчен кирәк әлбәттә андыйлар. Роман Солнцев белән дә горурланабыз...

кем: кысла кайдан: самар
20.09.2009 18:32
Шундый рухи офыгыбызны үстерә торган язмаларны ешрак бастыр туган.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа