Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президентын сайлау. Соңгы фикер белешү нәтиҗәләре


Белешмә
АКШта президент турыдан-туры, ягъни илкүләм бирелгән гомум тавышлар саны белән түгел, ә штатлардагы махсус сайлаучы вәкилләр саны нигезендә сайлана. Һәр штатның билгеле күләмдә сайлаучы вәкиле бар. Ил буйлап барлыгы 538 сайлаучы вәкил, сайлауда җиңү өчен кимендә 270 тавыш җыярга кирәк.

Бу харита халык фикерен белешүче ике агентлык – fivethirtyeight.com һәм pollster.com – 50 штатта һәм Колумбия бүлгесендә туплаган мәгълүматларга нигезләнә. Берәр штатта берәр намзәтнең өстенлеге 5 процент йә аннан да зуррак булса, бу штат аның яклы санала; өстенлек 2-4 процент булса бу штат аңа авышкан санала; әгәр инде аерма 2 процент йә аннан да азрак булса – бу штат әлегә билгесез дип атала.

Харита 6 ноябрь – сайлау көненә кадәр атна саен яңартылып торачак.

XS
SM
MD
LG