сишәмбе, 22 май 2012, Казан вакыты 06:33

илдә һәм дөньяда

Китмибез без

текст зурлыгы - +
"Азатлык" радиосының Казан бюросы ябылуы уңаеннан
Азат Европа/Азатлык радиосы президенты белдерүе

2008 елның гыйнварында "Азатлык" радиосы Русия хакимиятеннән ясалган көчле басым сәбәпле үзенең Татарстандагы бердәнбер FM-партнерын югалтты. Шуннан бирле "Азатлык" үзенең радиотыңлаучылары белән бәйләнешен төп платформа итеп торган саен ныграк Интернетны куллану аша тотарга тырышты.

2012 елның 1 гыйнварыннан "Азатлык" радиосының Казан бюросы ябылуга карамастан, мин тыңлаучыларыбызны без беркая да китмибез дип ышандырасым килә. "Азатлык" алга таба интернетны беренчел җиткерү чарасы иткән яңа стратегия нигезендә дәвам итәчәк – "Азатлык" радиосының иң шәп журналистик эшләрен безнең хәзерге тыңлаучылар һәм укучыларыбыз шунда карап бара алачак, алай гына да түгел, элеккедән аермалы буларак, берүк вакытта уртаклаша да, башкаларга тарата да алачак.

Мин тыңлаучы-укучыларыбызга моңа кадәр дә безгә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт әйтергә телим. Без сезнең белән киләчәктә дә www.azatliq.org сәхифәсендә бәйләнештә торырга өметләнәбез.

Стивен Корн
Азат Европа/Азатлык радиосы президенты



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Тәлгать Барый кайдан: Казан
01.01.2012 00:11
Кадерле "Азатлык" Радиосы, Яңа ел белән!

кем: Сабит
28.12.2011 20:11
Урыс дуңгызлары Азатлыкның Казан бюросын ябу эше ул аларның бетү юлы.

кем: Аспирант кайдан: Казаннан
20.12.2011 09:30
"...."Азатлык" радиосының иң шәп журналистик эшләрен безнең хәзерге тыңлаучылар һәм укучыларыбыз шунда карап бара алачак, алай гына да түгел, элеккедән аермалы буларак, берүк вакытта уртаклаша да, башкаларга тарата да алачак". Корн эфэнденен бу сузлэрен ничек анларга? Элек бер ук вакытта уртаклаша, тарата алмый идегезмени? Ни очен? Бэлки "... э л е к к е д ә н а е р м а л ы буларак, берүк вакытта уртаклаша да, башкаларга тарата да алачак" дигэн сузлэр инглизчэдэн тэржемэ ителгэндэ мэгънэсен югалткандыр? Элек сезгэ Казан бюросы ничек комачаулый иде?
җавап

кем: Azatliq.org
20.12.2011 11:30
"Уртаклаша" һәм "тарата" алу турындагы сүзләр бу очракта Интернетта, беренче чиратта төрле социал челтәрләрдә уртаклашу һәм тарату турында бара, хөрмәтле укучы. Без аны сезнең ярдәм белән элек тә күпмедер эшли идек, киләчәктә дә активрак дәвам итербез.

кем: Малай
20.12.2011 01:12
Казан бюросы ябылгач 1 сәгатьлек тапшыруларыгыз да бетәчәк дип ишеттем. Шулаймы? Тапшырулар ничек чыгачак? Боларны аңлатыгызчы.
җавап

кем: Azatliq.org
20.12.2011 01:28
1 гыйнвардан соң бердәнбер үзгәреш - Казанда бюро, димәк студия дә булмаячак. Шул сәбәпле програмга кайбер үзгәрешләр керәчәк, мисал өчен, "түгәрәк өстәл" сөйләшүләре булмаячак. Тапшырулар элеккечә кыска дулкыннарда һәм интернетта чыгуын дәвам итәчәк.
җавап

кем: малай-шалай
01.01.2012 00:08
Ул "түгәрәк эстәл"дә гел Римзил Валеев әшнәләре гәпләшеп утырды, андагы буш сүзләрдән бераз ял итәрбез ичмаса.

кем: Татар кайдан: Казан
12.12.2011 11:42
closure of the consulate - hostile move.
җавап

кем: авыл татары
12.12.2011 15:31
closure of the consulate - hostile move
Безнеңчә ничек була?
җавап

кем: Azatliq.org
12.12.2011 15:47
Консуллыкны (бу очракта, Казандагы вәкиллекне ябу дип аңларгадыр) ябу - дошмани гамәл, ди бу укучы.

кем: Укучы
11.12.2011 23:18
Азатлык радиосының Казан бюросын ябу - болай да тар булган радио эшчәнлеген кысу. Хәбәрне күргәч күңелем сыкрап куйды...

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
09.12.2011 20:44
Азатлык радиосы һәм сайты милли бәйсезлеккә омтылган татар халкы өчен бердән бер диярлек ирекле мәглүмәт чарасы булып тора . Киләчәктә дә шулай булып калсын иде!

кем: сөрән кайдан: Татарстан
09.12.2011 08:21
Президент хаклы. Соңгы вакытта Казан бюросы хакимият рупорына әйләнә башлаган иде.

кем: Extem İbrahim кайдан: İstanbul
09.12.2011 02:33
Xörmätle prezidentqa äytäse süz yuq sıman. Bu yazmağa salam salpı yaqqa qıstıru dip tä äytergä, säyäsi şartlar şunı kiterde diyärgä, finans krizisı arqılı şulay bulırga tiyeş ide dip bäyälärgä mömkin. Döres Mäskäw ber zamanda da azçılıqlarmoynına salgan dilbegäne buşatmadı. Ämma gäyepne başqalarda ezläw bu eşneŋ iŋ qulay yagı. Gäyep alarda gına mı? Qızıqsınmawçı tıŋlauwçıda, alarnı qızısındıra almagan bezlärdä dä yuq mı? Qazan byurosınıŋ 15 yıldan soŋ yabıluwı çınnan da ayanıç. Moŋa niçä yıllar armi-talmiy köç salgannarga zur räxmät. Läkin dönyalar monnan soŋ da üzgäräçäk, yaŋa şartlarga kürä tatarnıŋ kileçägen qaygırtudan waz kiçmäsäk ide. Dönyadagı här ber canlı bändä, terlek, üsemlek yäşäp qalu öçen köräşä, köräşä almagannar yuq bula. Tatar-başqortlar da şuşı köräşlären däwam itärlär dip ışanası kilä.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.12.2011 05:01
Gäyep alarda gına mı? Qızıqsınmawçı tıŋlauwçıda, alarnı qızısındıra almagan bezlärdä dä yuq mı?
Бик акыллы сузлэр. Менэ шушыдыр инде Казан бюросын ябуга сэбэп. Димэк, хэзер радио шул сабакны алгач, узенен эшен дэ узгэртер. Алырга урнэк бар. Кереп карагыз урыс телле Свободага. Анда гупче икенче торле тапшырулар, актив хэм контэртибенэ туры килгэннэр. Хэзер сайлауларны фальсификациялауга каршы акциялар оештыруда радио беренче сафларда. Минемчэ, радио хэбэрчелэре итеп кыю хэм булдыклы татарларны сайларга кирэк. Ижау завуды турындагы тозсыз хикэялэр белэн, геометрия белэн шигрыять экэмэтлэре белэн, радио беркая да бара алмас. Алар ап ачык халтуралар. Аны болай баруын дэвам итсэ, гупче ябырлар. Жэл.
җавап

кем: Rim кайдан: Kazan
09.12.2011 23:12
«Үлмәсен дә, кайтмасын да, килеп торсын акчасы» дип әйткән ди бер хатын читкә акча эшләргә чыгып киткән ире турында. Путин хәкимияткә килгәннән бирле Римзил Вэлиев вәкилчелекне шундый принцип белән эшләтте. Татарстандагы вакыйгаләрне биредәге житәкчелек теләгәнчә, Праганы тынычландырырлык итеп иләкләп торды. «Кеше хәлен кеше белми, уз башына төшмәсә» дип жырлана халык жырында. Ирек Мортазин хакимияткә каршы чыгып, коррупцион эшләрне фаш итә башлагач, Римзил Вэлиев радионы Ирекне һәм анын гаиләсен эзәрлекләүдэ кулланды. Һәм бик астыртын, хәйләкәрлек белән. Ирек, я анын хатыны биргэн интервьюләрне, алдан әзерлэп куелган Рэшит Ахметов кебек кешеләрнен, сүзләре белән дегетләп куйды.. Ирекне хәбәрсез 3 көн төрмәгә ябып, кайда икәнен туганнарыннан яшереп торган коннәрдә Азатлык вәкилчелеге житәкчесе (күз алдыгызга китерегез) «Звезда- Казань” телевидениесендә чыгыш ясап Ирекнен 7 буын ата-бабасын каргады. Ялгышмасам Рамазан гаете көннэре иде. Йомгаклап сезгэ шуны әйтәсе килә. Исегезгә төшерсәгез, мин комментарийларда «нигә конгресс биргән акчага, бәйсез хокук яклау оешмалары «узник совести» дип таныган кешене, Азатлык радиосы хезмәткәрләре эзәрлекләү оештыра ала икән» дигән сорау куя идем. «Тау төшкәч» барып җитте ахры.. Америка кешесе акчага табынып, шул түләгән акчасына күрә генә, хәрефенә туры китереп кенэ эшләгән, берничә манипуляция ясый белгән робот кеби икән. Дистә еллар уткәч кенә мондагы “карт коммунистларнын” кәкре каенга терәтеп куйганнарын анлады Сэм бабай.
җавап

кем: Илфат Фәйзрахманов кайдан: Безнең гәҗит
20.12.2011 09:58
"Азатлык" форумын да бик еш кына кайберәүләр яла ягу, шәхси үч алу урынына әверелдерә, кызганычка каршы. Әлеге Рим кушаматы артына качкан кеше гайбәтен укыдым да, чирканып куйдым. Ирек Мортазинны бер шушы "Азатлык" радиосы гына һәм без генә якладык. "Безнең гәҗит" күпчелектә шул язмаларны гына күчереп басты. Бар журналюга (мин бу очракта башка сүз таба алмыйм), тотындылар Ирек Мортазинны "мочить в сортире". Аз гына булса да журналистик теләктәшлек булмады. "Минем ялагайлануымны күреп калсыннар" дип, берсен берсе уздырып катырак кычкырырга тырышты, егылганны типкәләде җәлләми. Ә "Азатлык"ның төрле фикерләрне бирүе ул вакыйганы тарафсыз бәян итүе . Үзегез демократия дисез, үзегез цензура кертмәкче буласыз. Мин теләгән инф. гына бирелеп утырса, бу инде демократик басма була алдмый.
Римзил абыйга бәрелмәгез инде алай. Аның кебек креатив, мәңге яшь күңелле булып кала алган журналист була алырга кирәк әле ул. Никадәр, ничә буын журналистны тәрбияләде инде ул. Бу репликаны, кызганыч, бүген иртән генә күрдем. Бәгырьселек, әдәпсезлек заманы җитте. Менә миңа да Илфат булганым өчен генә дә биредә берничә кешенең саруы кайный...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.12.2011 03:23
Рим эфэнде, мин сезне шундый топле язмагызны курмэгэн идем. Анын белэн мин тулысынча килешэм. Узем дэ ун еллап шул Римзилнен мэкерле рэвештэ амрика акчасына Казан колониаль администрациясына хезмэт итуенэ шак ката идем. Булдырды, ни эйтсэн дэ. Татар элитасы арасында нык таралган антиамерикан карашына каршы ул бер генэ тиенлек тэ хезмэт курсэтмэде. Кызганычка каршы, редакциянын формаль рэвештэ "ничек бар, шулай" дигэн сылтау сэясэте мона бик форсат булды. Нэтижэсе бик аяныч. Сайтта катнашканнарнын купчелеге антиамерикан карашлылар. Тэбрик итэ алмыйм. Туп туры язмасалар да, кыек рэвештэ булса да шуны белдерми калмыйлар. Шунан сон бик эче сорау туа: ни пычагыма бу эш бара? "Ничек бар, шулай"ны белер очен бу радионын кирэге юк. Аны интернетка куелган хэбэрлэр аркылы да бик шэп белеп була. Азатлык радиосында куела торган хэбэрлэрнен кайсысы оригиналь? "Тугэрэк остэл" дип, ташка улчим, ин тубэн дэрэжэле сэфсэтэлэрне исэпкэ алмасан. Бугенге коннэрдэ Римзил эле булса узенен антиамирикан пропагандасына су салуы белэн булаша. Нэрсэ генэ язмасын, ул тынлаучынын ихтибарын бугенге коннен кискен мэсьэлэлэреннэн читлэштерэ. Э кискен мэсьэлэлэр куп. Аларнын ин мохиме буген Русия нинди юл белэн бара башлар, анын диктаторы Путин бэрелеп тошерелерме, демократик жэмгыятьнен берэр чаткыны булса да татарга тиерме, татар шул демократик хэрэкэттэн хаман читтэ калырмы кебеклэр. Кримл ялчысы Минихан цивилизация дошманы булган Иран житэкчелэре белэн, Америка дошманнары белэн Путин кушуы буенча, кочаклаша. Имеш, бизнес. Радио тарафыннан берторле дэ укучыны ориентир ясарлык ишара юк. Нигэ редакция Иранга карата демократик иллэр санкциялар оештырганын? Ни очен икэнен хэм шул санкцияларга катаншу жинаять икэнен. Бит БМО нын да карарлары тулып ята. Шушы вакытта авызына су кабып эндэшми калу - татарны донья карачкыларына эверелдеругэ олеш тугелмени? Римзиллэргэ ни, шул гына кирэк. Алар бит большевик, урыс сэясэтенэ хезмэттэ, алар очен ин якыны Америка дошманы. Америка акчасына фарсит ит, э ана каршы мэкерлек дэвам ит. Менэ анын кебеклэрнен сэясэте. Эшлэр болай баруын дэвам итсэ, мин башка бу радиога кермэячэкмен. Чирканам.
җавап

кем: Минем фикер
31.12.2011 17:33
Вил әфәнде!
Сезнең югарыда язылган фикерләрегезне тагын бер кат укыгач, соңга калып булса да, мин дә үз фикеремне белдерергә булдым. укырсызмы, укымассызмы, анысы башка мәсьәлә. Кем дә булса, аны укырга мөмкин.
Бу темага Сезнең белән сөйләшкән бар инде, Сезгә үземнең фикерне белдергәнем бар. Сез һаман үз фикерегездә, мин үз фикеремдә калам. Мин татарча "Азатлык"ны 1970 елдан бирле даими үк булмаса да, шактый еш тыңлаучы буларак үз фикеремне әйтергә хаклы дип саныйм.
Азатлыкның төп программасы һәм тапшыруларның нәтиҗәлегенә ирешү юлларында тапшыруны тыңлаучыларының аудиториясен киңәйтүгә игүтибар ителә. Яшьләрне җәлеп итү өчен яшьләр өчен, интеллигенция һәм галимнәр өчен аларны кызыксындырган тематика, диндарлар өчен дини тематика кирәк. Хатын-кызларга, авыл кешеләренә һ б шуның кебек төрле категория кешеләрен даими тыңлаучылар, Интернет язмаларын укучылар итеп тарту иң кирәкле проблемаларның берсе. Шуннан соң гына аларны сәясәткә өстерәп кертеп була. Приманка кирәк, приманка! Минемчә, Римзил нәкъ менә шушы принциплар нигезендә эшли дә. Азатлык сәхифәсен бары тик, "Азатлык яулыйк", "Россияне таркатыйк", Урысны бетерик", Колониаль системадан котылыйк" һ б шуның кебек язмалар, сөйләмнәр белән генә тутырсак, безнең тыңлаучылар составы бик нык кимер иде.
Казан бюросы ябылуга килгәндә, монда бернинди начарык күрмим. Хәзер һәркем Интернет белән иркен эшли. Интернет яшәсә, Азатлык хәбәрчеләре дә, тылаучы һәм укучылары да пассивлашмас. Казан бюросын ябуда бәлки, АКШ конгрессының чыгымнарны кыскарту, Татарстан хакимятеннән Шәймиевнең китүе факторлар да бардыр. Әмма ләкин монда, Казан бюросының, студиясенең ябылуын бары тик Римзил Вәлиев белән генә бәйләргә кирәкмидер дип уйлыйм. Моңа карап, Римзил эшчәнлнгенә зыян килмәс дип саныйм. Римзил үтә сыгылмалы сәясәтче, оста журналист һәм кешеләр белән бик тиз уртак тел таба торган, үтә аралашучан шәхес булып кала бирә. Минем Римзил белән бары тик берничә тапкыр гына очрашканым бар. Аны татар хакимияте ялчысы буларк, Азатлыкның Казан бюросын җитәкләде дигән фикерегез белән килешмим.
Татарның киләчәге өчен Азатлыкның йогынтысы зур булды, була һәм алга таба да булыр дип саныйм.
Алга таба да Сезнең белән актив фикерләшергә язсын, Вил әфәнде!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
31.12.2011 18:44
"Минем фикер" белэн мин хич тэ килешэ алмыйм. Ул биргэн темаларны хокумэт тарафыннан тулэуле ТВ, радио хэм гезитлэрдэ бирэлэр, чонки алар татар азатлыгы темасы буенча бер тамчы да суз эйтергэ кыймыйлар. Сон, нэрсэ, университетта уткэрелгэн геометрия белэн лирика арасындагы бэйлэнешле конференция турында шул ук Шэхри Казан яки Ватаным Татарстан язмаслар идеме? Римзил эфэнденен куп "сэнгате" шундыйлардан гыйбэрэт. Бу радионы "забалтывание" дигэн кораллардан. Ничек кенэ булса да кеше ихтибарын татар идеясыннан - аны бейсез дэулэт тозу хыялыннан читлэштеругэ хезмэт итулэрдэн. Ботен Татарстанда, Башкортстанда матбугат чараларында азатлык темасы юкка чыккач, киресенчэ, ул радиода калып узенэ кеше тарта. "Тыелган жимеш" тэмле, шулай бит? Азатлык радиосы совит заманнарында, аны тавыш белэн тоткарлаган чакларда да бу ифратта ачык куренде. Азатлык темасы - "приманка"! Юкка бэхэслэшэсез. Тик аны коры рэвештэ яктырту кирэкми, торлечэ биреп, торле яклардан, чагыштырулар белэн торелэндерегэ кирэк. Дорес, монын очен чын журналистлар, аларнын кыюлары кирэк. Римзиллэр андыйларан тугеллэр, алар лакировщиклардан. Менэ бит бик кызык сораулар бирэ башладылар монда, эммэ мона кэдэр кискен сораулар эле хаман куреп булмый. Мэсэлэн, Русияда чын федерация бармы, Татарстан Русия колониясымы яки тугелме, Кримл тарафыннан куелган чиновник Татарстан президенты дип атала аламы, Татарстаннын 90% нифте сатудан килгэн керемен Мэскэунен узенэ алуы нэрсэ, Татарстандагы сайлаулар доресме яки алдаумы, сез демократик жэмгыять турында нэрсэ уйлыйсыз? - кебек сорауларны куеп булмый мыни? Бер кеше оннан тик быламык кына пешерэ белэ, э оста кеше анардан меннэрчэ тэмле хэм файдалы азык ясый белэ. Менэ сез шул хакыйкатьны алда тотсагыз, узегезнен монда язган дэлиллэрегезнен ясалма хэм дорес булмаганына да тошенерсез кебек.
җавап

кем: Минем фикер!
31.12.2011 22:16
Фикерләрегез өчен рәхмәт, Вил зфзнде!
Ныклы сәламәтлек телим!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
31.12.2011 20:43
"Минем фикерне" дэ килэсе Яна Ел белэн тэбрик итэм. Шул ук вактта сезнен Миниханнын эше буенча фикерегез белэн килешеп бетэ алмыйм. Бит Татарстаннын экономикасын алга жибэру очен, анын университеттагы, колледжлардагы студиннарын - татарнын килэчэген - полицай режимында тоту, аларны оркетеп, сэясэттэн чиклэндеру, 10 декабрьдэге митингта 100 яшусмерлэрне арестка дучар иту, курэлэтэ сайлауларны ап-ачык рэвештэ фальсификациялау кирэкми бит. Студиннарны баскач, алардан рухи гариплэре ясагач, сон шулардан нинди ирек хыяллы, яна технологиялар олкэсендэ зур унышларга ирешэ торган галимлэр, инженерлар ясап була ди? Пресс астына тэрбиялэнгэн специалистлар новациялар бирмэслэр, алар тик курсэтелгэн юл буенча гына урмэлэрлэр. Курэсен, Минихан шуны анлап бетерми. Эгэр дэ анласа, Русия кулэмендэ кеше тоткарлыклау буенча рекорд куймас иде, бераз михребанлык курсэтер иде. Ул курэлэтэе килэчэк татар экономикасынын тамырларын кисэ. Ана урамга чыгу, митингларда катнашу кирэкми, э килэчэк очен бик уйлап эш иту кирэк.
җавап

кем: Минем фикер
31.12.2011 19:21
Вил әфәнде!
Сезне хөрмәт итеп язуым, Ихластан яңа 2012 ел белән кайнар котлыйм. Сезгә Нык сабырлык, сәламәтлек, тынычлык телим.
Татарстанның Азатлыгы мәсьәләсе буенча мин Сезнең фикерләр белән тулысынча килешәм. Әгәр 2012 елда Россия тыныч кына таркала алса һәм Татарстан Европа илләрендәге зур булмаган дәүләтләр кебек тирә-юнь илләре белән, мәсәлән Урал, Төмән, Кавказ, Түбән идел, Урта Идел һ.б дәүләтләр белән бертигез хокукларга ия булып экономик яктан мөстәкыйль үсеш ала икән, Татарстан шул күрше дәүләтләр белән чагыштырганда җан башына ВВП җитештерү һәм халыкның тормыш хәле дәрәҗәсе буенча алардан ким булмас иде. Европа илләре дәрәҗәсенә дә күтәрелә алыр иде.
Миннеханов призидент булгач нәкъ менә шул хакта, Татарстан аерым дәүләт булып яшәргә калган очракта да куәтле ил, экономик яктан көчле ил булып калырга тиешлек хакында хыяллана түгелме?
Дөрес ул кычкырып бу турыда әйтә алмый, политикага да артыгын кысылмый, әмма вның күңелендә нинди изгелеек ятканын кем белә?
Бүген ул Мәскәүгә каршы кычкырып урамга митингка чыга алмый бит инде!
Килер бер көн.....
җавап

кем: Azatliq.org
20.12.2011 11:17
Ирандагы хәлләр, аңа каршы кертелгән халыкара чикләүләр турында Азатлык даими язып торды һәм яза - моның өчен сәхифәне ара-тирә түгел, даими укып барырга гына кирәк. Һичъюгы эзләү аша тиешле хәбәрләрне табып була. Шуңа да сезнең бары тик гаепләү өчен генә гаепләвегезне кире кагарга тиешбез. Сез шәхсән әле кайчан гына, Иранның бернинди гаебе юк, аңы каршы Америкадагы яһүди лобби гына котырта дигәндә дә без андагы режимның яман гамәлләре турында язып тордык. Ярый, сезнең фикерләрегез тиз үзгәрүчән булып чыкты, хәзер инде Иран цивилизация дошманы икән, анысы сезнең эш. Римзил Вәлиев белән дә ниндидер проблемаларыгыз бар - анысы да үз эшегез. Азатлык сәхифәсен аларны бар дөньяга чыгарыру өчен куллануыгыз аяныч уята. Радио үз укучылары һәм тыңлаучылары өчен ориентирлар билгеләми, алар сез уйлаганча ахмак түгел, ә фәкать төрле темалар турында төрле карашлар белдерүгә урын биреп, кешеләрдә көндәлек проблемалары хакында фикерләүне, уйлануны алга сөрә.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.01.2012 03:20
Азатлык редакциясы узенен тубэн профессионал булган, Миниханнын Иранга бару хэм анда ялгыш сойлэшулэр алып барып, Татарстан компанияларын топ башына утырта торган килешулэргэ кул куюы буенча хэбэр мин тавыш куптаргач, ниэчэмэ мэртэбэ тозэтелде? Оч кон рэттэн! Соныннан бу сэяхэт скандал белэн бетте. Татнефть теле белэн барлык килешулэрдэн баш тартылды. Менэ шулай тора фактлар. Тик сез узегез, урыс эйтмешли, "медвежью услугу" ясап, хурландыгыз. Э инде, сезнен шундый Иранга санкциялар куелуы турында хэбэрегездэ мэглумэт бируегезне "оныту" кичерэ алмаслык хата яки линия. Имеш, санкциялар турында язгансыз, кайчандыр, кайдадыр. Дэлиллэр урынына бала-чага уены тэкъдим итэсез. Бу узе зур тубэнлек! Укучы барлык сез биргэн мэглумэтлэрне хэтерендэ тотырга тиеш тугел. Эгэр тиеш булса, языгыз узегезнен тапшыру яки сайт кагыйдэлэренэ. Мин генэ тугел, бар кеше дэ колсен. Эгэр профессионал журналист хэбэр бирэ икэн анда бер ике жомлэ белэн тынлаучыны гомуми ситуация белэн таныштырырга тиеш. Бу аксиома. Нигэ шулай итмэдегез, мине яки укучыны гаеплэр урынына? Яза белмэсэгез, укучыларны яки тынлаучыларны алыштырыгыз. Тик барып чыкмас бит. Анна сон, шулай ук мине яхуди лобби басымы астында Иран буенча барган Америка сэясэтен уртаклаша дип барасыз. Ялган, мин кайберлэр кебек, флюгер тугел. Мин хэрвакыт Американын Иранга карата сэясэте дорес тугел дип бардым хэм барам. Имеш, мин Иранны "цивилизация дошманы" (совит гэдэтлэре тугелме сездэ?) дип йортэм икэн. Бу да чеп чи ялган! Э менэ АКШ Иранга карата санкциялар салган икэн (доресме, дорес тугелме - анысы остэгечэ икенче эш), Татарстан вэкиллэре тормышнын реалийларыннан чыгып эш итэргэ тиешлэр. Юкса алар уз компанияларына зур зыян китерэчэклэр. Бу сэясэтнен альфа хэм омегалары. Миннэн аермалы буларак, сез бит Америка радиосында эшлисез. Шуна курэ Америка сэясэтен мин тэнкыйтли алам, э сез юк. Остэвенэ аны хэбэрлэрегездэ яктыртырга да тиешле тугелсез мени?
Римзил эфэнде белэн мин шэхси монэсэбэттэ бервакытта да булмадым. Анын белэн "спор" да тугелмен. Э менэ анын, сезнен хуплауыгыз буенча, Азатлык радиосын колхоз радиосына эверелдерунэ мин берничек тэ риза буладым. Ул радионы урысча "забалтывал". Мин бу турыда Конгресска бик куп хатлар да яздым. Хэзер аны урыныннан алып ташлагач, сезгэ жылау хэм мина хожум каламы? Кем очен сез монда хезмэт итэсез? Бу фикерлэр бит инде бик куп татар тынлаучыларын борчыдалар. ТИУ ничэмэ хат белэн Конгресска морэжэгать ите, бу да сер тугел. Мин сезгэ бик зур басым белэн узегезнен тынлаучыгызны "шельмовать" итудэн туктарга чакырам. Сез яхшырак язырга тырышыгыз, хаталарыгызны тозэтегез. Бэлки, рэт тэ чыгар.
җавап

кем: Даими тынлаучы кайдан: Казаннан
14.12.2011 11:17
Бу кешенен ни айткэен анламадым. Буталчык, тузга язмаган сузлэр бу. Ирек Мортазин турында татар редакциялэреннэн бары тик Азатлык кына дорес хэбэр биреп торды. Кемдер Вимзил Вэлиевтэн уч алып шатлана икэн, бу зур ялгыш. Вэлиев очен генэ бюро япмыйлар, аны аныштырып башка кеше куеп була. Хэзер Казандагы журналистлар ойдэн биргэч, жайсыз буладыр. Барып йорисе урын ябылгач, андый урын булмастыр. Хэбэрченен оенэ барып булмастыр. Хотя бы шалтыратыр очен телефоннарын игълан итегез. Почта адресы буламы?