киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе








тавыш бирү

... ... ...

партнерлар




татарстан

Рубин Барселонаны җиңде. “Ноу Камп”та

Казанлы-аргентиналы Кристиан Ансальди Андрес Иньестага атларга бирмәде

яңартылган: 21.10.2009 16:11

Европа беренчелегенең өченче турында "Рубин" Испаниядә, мәшһүр “Ноу Камп” стадионында Европаның иң абруйлы такымын җиңде - 1 : 2.


Дөресен әйткәндә, "Рубин"ның бу уенда Барселонаны җиңәчәгенә өметләнүчеләр аз иде.

Беренчедән, "Барса" Европаның иң абруйлы такымнарының берсе. Узган ел бар катнашкан турнирларда җиңде, шул исәптән, чемпионнар лигасында да.

Икенчедән, бүгенге көндә "Барса" иң бай һәм көчле такымнарның берсе дә. Тренер Хосеп Гвардиола бик көчле уенчылар туплады. "Барса"ның алты уенчысы быел “Алтын тупка” тәкъдим ителгән. Transfermarkt.de мәгълүматына караганда, "Барса" уенчыларының "бәясе" 459 млн. евро, "Рубин"ныкы - 86 млн. евро чамасы.  

Ниһаять, өченчедән, уен Испаниянең мәшһүр “Ноу Камп” стадионында узды. Каталаннар үз өйләрендә бик сирәк оттыра.

"Йомры туп"

Мондый очракта “туп йомры” диләр. Уенның икенче минутында ук Александр Рязанцев 25 метр чамасы ераклыктан көчле итеп тибеп, Рубинны алга чыгарды – 0:1.

Тәҗрибәле "Барса"ның моңа исе китмәде, ул ашыкмыйча гына "Рубин"ның сафларын какшатырга тотынды. Ләкин казанлылар игътибар белән уйнады һәм хисапны тәнәфескә кадәр саклап кала алды.

Икенче өлештә "Барса" җиң сызганып эшкә кереште. Златан Ибраһимович (Швециядә туган Босния егете) өченче минутта ук хисапны тигезләде – 1:1.

Каталаннар басымны арттырганнан арттыра барды. Тупны күпчелек вакытта (69%) алар тотты, капкага һөҗүмнәре дә өч тапкыр күбрәк булды. Әмма туп керергә теләмәде.

"Йә син, йә сиңа"

Футболда “син кертмәсәң, сиңа кертәләр” дигән әйтем бар. 73нче минутта "Рубин" "Барса"ны контрһөҗүмдә эләктерде. Казан өчен уйнаучы төрек егете Гөкдениз Карадениз тупны аргентиналы Алехандро Домингестан алып, "Барса" капкасына атты – 1:2!


 

Уен ахырына әле 17 минут бар иде. Барселона бар көчен салды, ләкин берни эшли алмады.

Уен бетүгә чыгышы белән Төркмәнстаннан булган "Рубин" тренеры, дисбесен кулыннан ычкындырмаган Корбан Бердыев испан чирәменә тезләнеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен укыды.

Уеннан соң үткән матбугат очрашуында "Барса" тренеры Хосеп Гвардиола: “Хәзер безгә Казанда җиңәргә кирәк булачак”, дип белдерде.

Бу уеннан соң Рубин F төркемендә өченче урынга чыкты. Миланда Интер белән Динамо 2:2 уйнады.

Дүртенче тур 4 ноябрьдә үтәчәк. "Рубин" Казанда "Барса" белән уйный.

F төркеме
       
Барселона FC 3 3-2 4
Динамо (Киев) 3 5-5 4
Рубин (Казан) 3 4-5 4
Интер (Милан) 3 3-3 3


Өстәмә


Татарлар һәм каталаннар

Язмага килгән кайбер фикерләр уңаеннан...

“Борын-борын заманда яшәгән ди бер халык, бәйсезлеге һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклап калу өчен көрәшкән. Кемнәр ул, дип сорасалар, әлбәттә, каталаннар, диярсез.

Башкалалары кайда булган, дип сорасалар, Барселона, диярсез.

Бу халык нинди золымга каршы көрәшкән, дип сорасалар, Франкога, диярсез.

Сез хаклы...

… әгәр без Татарстан, аның башкаласы Казан һәм татар атлы халыкның совет золымына каршы торганы һәм дә Русиядән бәйсез булырга теләгәне турында сүз йөртмәсәк...”

Дәвамы – монда...




бу форум ябык
     
фикерләр
кем: Шүрәле кайдан: Сембер
21.10.2009 15:32
тетмәләрен теттеләр!!!!!!!!!!!!!!!!!)))))))))))Русиядан команда булганга күрә кабакта фикер алышу булды. Җиңгәч бик шатландык.
уйнау тәмалангач хахул кабагыннан чыккач бер урыс әйтте: "афәриннәр татарлар: күмпе командагы көч түктеләр"

кем: Рафис Кашапов кайдан: Чаллы
21.10.2009 13:55
Татарстанлыларның күпчелеге "Рубин"ның бу уенда Барселонаны җиңәчәгенә ышанмады. Европа беренчелегенең өченче турында "Рубин" Испаниядә, Европаның иң абруйлы футболчыларын җиңде - 1 : 2. исәбенә отуы бик зур бәйрәм hәм вакыйга.
Уен бетүгә "Рубин" тренеры, Корбан Бердыев стадионда тезләнеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен укыды, НТВ каналы ошбу моменты матур итеп күрсәтте. "Рубин"ның футбол командасында татар җегетләре күпчелекне тәшкил итсә, тагы да нинди күңелле булыр иде. "Рубин"- чемпион!!!

кем: Марат кайдан: Казан
21.10.2009 12:33
Жину котелмэгэн дэ булгач, аеруча кунелле булды! Корбан Бердыев та, уенчылар да булдырдылар, шулай дэвам итсеннэр.

кем: илдус кайдан: шыгырдан
21.10.2009 11:06
Рубин беренчене ала!!!!!!!

кем: антирубин кайдан: казан
21.10.2009 09:34
Бу случайность булды. рубин Барселонаны ниек жинде- бу случайность

кем: Газинур кайдан: Элмэт
21.10.2009 12:16
Анти, син узен монда случайность, жинулерге куанырга кирек. Алар бездэ эле куп тугел. Бар нэрсэне б...ка батырып бару колкеле, бу рухи зэгыйфлек билгесе.

кем: кысла кайдан: самар
21.10.2009 06:11
Амин.Күтәрел татарым.Бу да түгелме дәрәҗә!

кем: Рамай кайдан: Чыршы Башыннан
21.10.2009 12:40
такымыбызда бер бортек татар да юк ич, мэрхумкай Ленар Гильмуллин гына бар иде, Ходай жанын шат итсен...

кем: aq bars кайдан: chulden
25.10.2009 02:57
jamaghat ! "dawame- monda" ishara asha "barselona" sitena kerep qaraghez ale , nichek kyungelle . anda byoten islam don'yase tatar ochen quana : kuweit te , liban da , saudi arablar da , aqs ta , almania da bar . kyungellesen kyungelle de , ayanech ayberler de jitarlek . "barselona" katalan milletchelere taqeme , alardan urnek alerleq narseler bik kyup . katalan janatarlare espania alemneren hich bolghamas , alar faqat uz katalania bayraqlaren ghena kyutere . barselonada taghen ber football taqeme bar , "espan'ol" dip atala . anese espan chovinislare taqeme , bolar espania flaglaren ghena kyutere . a "rubin"da , qezghanech , tatar jegetlere chenlap ta yuq , chyonki clubneng presidente alexander gusev - urus choviniste we fsb generale . mene shulay tughannar , tatarneng baxete yarem-yorte ghena...
     

хезмәтләр:

подкастRSSmobile