сишәмбе, 22 май 2012, Казан вакыты 06:43

дөнья

Федераллар Русияне яңача бүлгәләргә әзерләнә

Модернизация шаукымы астында Мәскәү үзенең иң газиз теләген тормышка ашырырга алынмакчы – федераллар Русиянең яңа административ бүленешен әзерләп ятуы хакында хәбәр чыгарды. Әмма бу теләк берүк вакытта чынга ашыру ягыннан караганда иң авыры да булып тора.

текст зурлыгы - +
Киләчәктә Русия халкы хәзерге төсле 83 аерым регионда түгел, ә 20 эре индустриал мега-үзәк тирәсенә тупланып яшәргә мөмкин. “Ведомости” басмасы язуына караганда, Русия президенты идарәсендә илнең административ бүленешен камилләштерү эшен башлап җибәргәннәр, анда илне киләчәктә нәкъ менә шундый 20 агломерациягә бүленгән рәвештә күрәләр.

Шушы әзерлекләр турында хәбәр әлегә имеш-мимеш рәвешендә генә чыкты, ләкин “Ведомости” газеты абруйлы басмалардан санала һәм андагы мәгълүматны һичшиксез җәмәгатьчелекне радикал үзгәрешләргә әзерли башлау йөзеннән чыгарулары бик ихтимал. Җитмәсә, газета үзе бу хакта хөкүмәттәге өч түрә белән сөйләшүен әйтә, аларның барысы да федералларда чыннан да андый планнар булуын раслаган.

Мәскәү кирмәненең татлы хыялы

Русиядәге үзәк хакимиятнең территорияләр белән идарә итү тәртибен үзгәртергә теләве яңалык түгел. Мәскәүдәге урыс элитасы беренче чиратта милли республикалардан котылырга теләр иде. Бу президент Путин чорында ачыктан-ачык күренә башлады – сайлануга ул конституциядә бөтенләй каралмаган җиде федерал бүлге төзеп куйды, соңрак төбәкләрнең җитәкчеләрен сайлап куюны бетерде, аннан инде кайбер урыннарда берләштерүне дә гамәлгә куя башлады: Камчаткада коряк милли бүлгесен юкка чыгарды, коми-пермәкләрне чеп-чи урыс өлкәсе Пермьгә кушып куйды, Иркутски өлкәсендәге бурәт милли бүлгесен бетерде.

Президент Медведев Путиннең шушы неоимпериал сәясәтен дәвам гына итте. Урыс хөкүмәтенең Русиядә “бер телле, бер милләтле, бер чиркәүле” дәүләт коруны максат итеп куюы ачыктан-ачык бәян ителмәсә дә, чынбарлыктагы гамәлләр шул юнәлештә бара. Федерал хакимият моны инде әллә ни яшерми дә.

“Ведомости” басмасында дөнья күргән план шушы сәясәтнең символик чагылышы. Хәзер инде сүз милли телләрне, әлифбаларны, мәгарифне, президент вазыйфаларын бетерү турында гына бармый. Төп максат – үзен урынсызга федерация дип атаган Русиянең милли дәүләтчелекләрен тәмам юкка чыгару. Федераллар Русиядәге миллилекне дәүләт өчен төп янау буларак кабул итә. Һәм миллилеккә каршы үзенчә уңышлы гына көрәшә. Шул исәптән, илгә яңа административ бүленеш тәкъдим итеп.

Планнар нидән гыйбарәт?
Агломерация (латинча agglomero - кушу) – төрле зурлыктагы торак урыннарының эрерәге тирәсенә укмашып, уртак транспорт, мәдәни, икътисади бәйләнешләре булган катлаулы, ләкин бербөтен, динамик комплекска әйләнүе.

Русия халкы киләчәктә күпләп таварлар җитештерелгән, капитал тупланган, хезмәт урыннары булган зур шәһәрләр тирәсендә укмашып яшәргә тиеш булачак. Ул шәһәрләр үзләре дә зураеп, якын тирәдәге вагракларын йотып, читтәрәк калганнары белән уртак җәмәгать транспорты челтәрен корып яшиячәк. Бу агломерацияләрдә сәүдә, мәгариф һәм мәдәни киңлек тә уртак булачак.

Русиядә андый мега-үзәк инде бар дияргә була – ул Мәскәү үзе. Халык саны ягыннан да, үзендә тупланган байлык һәм ресурслар ягыннан да ул тирәсендәге вак шәһәрләрне генә түгел, кайбер өлкәләрне дә үзенә “бәйләп” тора. Анда яшәү рәвеше дә, яшәү дәрәҗәсе дә, хәтта холыклар да илнең башка өлешләрендәгедән нык аерыла.

Татарстанны җайлы гына “Казанский край”га әйләндерү ысулы

Әмма Мәскәү – бер нәрсә, ә менә Казан, йә Уфа – икенче. Алар милли республика башкалалары. Ягъни аларның бүгенге статуслары үз республикаларының кануни кысалары белән чикләнгән. Казан һәм Уфадан мега-үзәк ясау Татарстан һәм Башкортстанның хәзерге кануни статусларын югалтуны аңлата ала.

Казанда инде шактый гына вакыт аңа Яшел Үзәнне кушу, Идел аша яңа күпер салып, Осланны да Казанга кертү планнары турында сөйләшәләр. Кайбер проектларда хәтта Волжски шәһәренә күз салалар. Ләкин ул административ яктан Мари республикасына керә. Татарстанны Ульян, йә Киров өлкәсе белән берләштерү турында да сүзләр йөри.

Казаннан андый мега-үзәк ясау юнәлешендә кайбер гамәли адымнар ясалды да инде – Казан университеты нигезендә былтыр анда Русия президенты фәрманы белән яңа федерал университет булдырылды. Андыйлар Русиядә 8 генә. Моңардан тыш, Татарстан башкаласында миллионнан артык кеше яши, ул мөһим транспорт юлларында урнашкан, фәнни, индустриал потенциалы зур.

“Татарны яклау эшен яңадан башларга туры киләчәк”

Милләт киләчәген кайгыртучылар фикеренчә, моңа бер дә куанасы юк. Казаннан шундый агломерация ясау хәзерге Татарстанның юкка чыгуын аңлатачак, дип кисәтә, мисал өчен, “Иттифак” фиркасе җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмова.

Ул очракта “без элекке Татарстан вакытындагы хокукый актларыбызны югалтабыз, шул исәптән, бәйсезлек турында Декларацияне дә, Конституцияне дә, референдум нәтиҗәләрен дә. Чөнки яңа субъектта элекке нормалар яши алмый”, дип белдерде ул Азатлык радиосына.

Аның сүзләренә караганда, кемдер моның уңай якларын да табарга тырышыр, Казан тирәсенә татарлар яшәгән, әмма әлегә Татарстаннан читтә торган җирләр дә (Мари, Ульян, Чуашстан) кушылыр дип шатланыр. Ләкин сәяси яктан татарга үз милли хокукларын яклауда бар эшне яңадан башларга кирәк булачак, дип кисәтә Бәйрәмова.

Хәзерге вакытта көчсезләнгән милли хәрәкәт өчен бу зур сынау булачак. Татар элитасының зур өлеше Мәскәү хакимияте белән торган саен ныграк коллаборациягә керә барганда, татар хокукларын саклау авыр булачак.

Русиядәге генә түгел, бар дөньядагы тәрәккыят асылда зур үзәкләр тирәсенә укмашу юнәлешендә бара. Башка илләр тәҗрибәсенә карасаң, бу табигый процесс, глобальләшү татарга файдага эшләми. Тик Русиядә моңа әле федерал хөкүмәтнең астыртын сәясәте дә өстәлә - “модернизация”, “дөньядан калышмау” дигән купшы сүзләр астында Мәскәү Русиядәге милли дәүләтчелек формаларыннан котылу эшен, бер телгә, бер дингә генә өстенлек бирү сәясәтен алып бара.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Мулланур кайдан: Кама Аланы
19.11.2010 19:28
Урыс шовинистларын гаепләү урынсыз.Татарны һаман татар сатты һәм сата.Безнең ясалма милли элитага милләт кирәкми.Бер кеше укымый торган китап чыгарап,самолётостроениене татарча укытмакчы булып,моннан 1000 ел булган (булмаган) хәлләр белән шапырынып яши элитабыз.Дөрес, бер подвиглары да бар-каядыр хат язганнар(мили компонентна сакларга).Ләкин башта абыйларыннан рөхсәт алганнар дип уйлыйм.Берәр элитныйның фамилиясен беләсем килә.
җавап

кем: ! кайдан: Шул тирэдэн
20.11.2010 16:26
Абый ә үзең ни кырдың соң? Шушы гайбәтне язудан башка?

кем: Фәрхәт кайдан: Татарстан
18.11.2010 20:12
ЗП газетасы редакторы Казанны 3 млн. лы итү турында хыялланып язган иде. Борыны ис сизәме, әллә махсус заказ үтиме дип уйлаган идем. Соңгысы ахрысы.Мәскәүнең мәңгелек хыялын тормышка ашыру --- бер милләткә ,бер дингә калдыруга ныклап тотыналар ахрысы. Ничек каршылык күрсәтергә? Берләшә алырбызмы, берләшсәк нинди рәвештә.Минемчә Индия варианты -- Мхатма Ганди өйрәткәнчә яхшырак булыр. Бөтен бәла Эре сатлыкҗаннар һәм вак -- төяк әтрәкәләмнәр, корсак өчен яшәүчеләр, битарафлар күп булуда. Татар һәм башка кече милләтләр бер уйга килә алырмы? Әллә поезд инде үтеп киткәнме. Илне нормаль хәлгә китерү турында уйласы урында, нәрсә китереп чыгарырга мәтәшәләр бит исең китәрлек. Башкача булдыра алмыйлар күрәсең. Хәзер диктатура киләсен репрессияләр башланасын көтәсе калды.Башланды да бугай инде.Рус шовенистлары баш калкыта.

кем: Фанис кайдан: Болгар иле
17.11.2010 19:22
Россия житэкчелэренен сэясэте килэчэктэ регионнарны зурайтырга дигэн планнары бар икэн,алар аны барыбер тормышка ашырачаклар. Милли республика юкка чыгачак,дигэн фикерне,элбиттэ,дорес дип эйтергэ була.Эммэ анын икенче,файдалы ягы бар. Татарстан тирэсендэ берничэ регион бергэ кушылса,агломерациянен,бу яны регионнын исеме узгэрергэ тиеш булачак.Элбиттэ,бу очракта Татарстан исеме булмаячак. Димэк монда ин кулай исем- Идел Булгариясе(Волжская Булгария).Чонки бу жирлэрдэ болгар бабаларыбызнын токымнары яши-болгар-татарлар,чувашлар,башкортлар hэм элек Идел Булгариясе дэулэтендэ яшэгэн марилар,удмурдлар,мордвалар. Алар шушы уртак исемгэ hичтэ каршы килмэячэклэр. Бер кемдэ узен милли яктан кимсетелгэн итеп тоймаячак. Чонки бу уртак исем-шушы жирлэрдэге халыкларны берлэштерерлек боек исем. Элбиттэ монда Мэскэунен каршы килмэуе бик моhим. Чонки килэчэктэ,кем белэ, Идел Булгариясенен бэйсез дэулэткэ эйлэнергэ момкин булу ихтималлыгын алар сизеп торалар.
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
17.11.2010 21:09
Фәнис әфәнде! Сине тиле дисәң дөрес үк булмас, чөнки хәрефләрдән җөмләләр төзи беләсең! Соң син, мескенем, кемнең тегермәненә су койганыңны аңламыйсыңмыни?!
җавап

кем: Фәнил кайдан: Колмаксы
18.11.2010 17:35
Син үзең соң сунымы, акчанымы кемнекенә коясың "Бердәм Урусия" хизбесенең әгъзасы????
җавап

кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
17.11.2010 20:18
Чыннан да, башкача бу кадәр "болгатучы"ны кай куеп бетерербез соң? "Булгария" дигән дәүләтне яңадан торгызырга да, барысын да шунда хакимияткә урнаштырырга гына кала. Берничә дистә "булгар" өчен генә кәнәфи табылыр инде, анысы. Сатыласы сатылып беткән бит инде барыбер бу Татарстанның...

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
17.11.2010 17:14
"Азатлык" радиосына тиз арада шундый күп мәгълүматлы хәбәр урнаштыруы өчен бик зур рәхмәт! Әлбәттә, халык һичшиксез болар турында белергә тиеш. Югыйсә бездә бөтен нәрсә яшерен эшләнә, кеше белгәндә, нидер үзгәртергә инде соң була. Мәскәүнең бу проекты артында да милли республикаларны бетерү ята - монысы бәхәссез. "Азатлык" радиосы шуны ачыкласын иде - Татарстан җитәкчеләре бу проект турында беләләрме икән? Белсәләр, нигә дәшмиләр? Дәшмәүләре ризалашуны аңлатамы, әллә куркунымы? Казан округы төзү Татарстанның статусын үзгәртәчәкме - сорауны менә шулай конкрет куярга кирәк. Бу сорауны аларга депутатлар, журналистлар да бирсен иде. Татар конгрессы җитәкчеләре бу булачак үзгәрешләр турында беләме? Белсәләр, ни эшләргә җыеналар? Аларны да студиягә чакыртып, болар турында сорарга кирәк. Югыйсә бездә эш үткәч йодрык болгау башлана, 309 закон белән шулай булды, татармәктәпләрен югалткач, елау башланды, әмма инде берни үзгәртеп булмады. Татарстанны югалткач, елаудан мәгънә булмас! Бу хакта бүгеннән халыкка җиткерергә кирәк.

кем: Марат кайдан: Уфа
17.11.2010 15:47
Менэ шушы Uzem кебеклэр аркасында бетерэлэр татарны! Шрифт узгэртеп, сопроматны татарчага тэржемэ итеп, мэктэптэ дин ойрэну кертеп, татар узеннэн ботен халыкны биздереп бетерде инде!Мари ьелэн Чувашка бер ни кирэкми, без генэ донья кендеге!Ботен кеше тигез булыр, бигерэк яхшы булыр, барыгыз да энэ башкотостанга, яшэп карагыз татар булып , аннан белерсез!!Американец сыман Рэсэйдэ дэ РОССИЯНИН гына буларга тиеш!!!
җавап

кем: Радик кайдан: Уфа
17.11.2010 16:30
Марат дигэн адэмгэ! Ярар син россиянин бул да, татар эшлэренэ тыгылып йормэ инде алайса. Сезнен ишелэр миллэт мэсэлэсендэ шул кадэр томана, зыяныгыз русларныкыннан да кубрэк. Мин Уфада татар булып яшим менэ хэм яшиячэмен дэ. Э син Михаил булып языл да, чукынып чиркэуенэ йор! Лэкин руслар очен син барыбер сатлык татар калдыгы гына булачаксын.. Шуны бел!
җавап

кем: Үзем кайдан: Калатаудан
17.11.2010 17:26
Марат, әгәр дә мәгәр, син татар булуың белән аз гына горурланмыйсың икән, телеңне-денеңне сакларга омтылмыйсың икән, кем соң син? Син кем соң? Сине урыс-улак мәңге дә үз арасына кертми. Россиянин булып яшәрсең, совок булып. Әмма, беркайчан да урыс була алмассың!!! Мин сиңа тәрбия бирергә, акыл өйрәтергә җыенмыйм, башың үзеңдә. Имля үзгәртү мәсьәләсенә килгәндә, латинча язуымның төп сәбәбе: барлык татарлар да укый алсын! Татарлар Рәсәй читлегендә генә яшәми бит. P.S. Тигез буласы килми шул, безнең теләк : ТАТАР булып яшәү, МӨСЕЛМАН булып үлү.

кем: Татар кайдан: Казан
17.11.2010 01:04
Агломератив бүленү - совет чорынын 70 еллардан килә ахыры. Нижнекамский зона - шунын бер мисалы - Алмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кама Аланы - төзелү туктатылган АЭС. Федерал үзәк нинди дә булса АФК Система акчасын шунда азрак салып, экономик яктан иң тәмле кисәкләрен үзенә алып, теләсә ничек идарә итәргә тели, җае чыкса - берләштерергә дә бәлки. Әммә искә тешерик - совет заманында ни хатле күбрәк мөмкинчелекләре булмастан, аларнын бер ни дә чыкмады - ченки алар шушы милекнен чын хуҗалары түгел - төп халкы белән аларнын бернинди бәйләнеше юк иде, хазер дә шул ук. Алар өчен бу - нинди булса да дәрәҗәдә - я колония кебек, я эксперименталь-тәҗрибә пробиркасы гына. Аларнын тормышлары кагәзьдә. Алар иске совет язмаларын чыгарганнар да сезгә укып ята. Ә менә Шаймиев бабай ул агломерацияләрне күптән үстереп ята инде бернинди буш сүзләр таратмыйча- Түбән Кама НПЗ, Оргсинтез һәм башкалар. Кама аша күперне шул ук экономик сәясәтенә дә кертергә мемкин.

кем: Хатыйб кайдан: Кызыл-яр
16.11.2010 23:32
Татарстан каналларын кайчан ачма гел җыр да биү яисә Көньяк Американың сабын сасысын күрсәтәләр.Көферләрнең дөнья көткәнең күрсәтеп мәш киләләр,тәрҗемәчеләрен әйтергә дә оят.Хан да гел кырда яисә сыер абзарында йөри.Гел җир эше,мал карау,бозау санау.Ә урыслар тартмасында хәрбиләр үзләренең көчләрен күрсәтергә генә торалар.Володя да сугышырга,кан коярга әзерлеген кисәтеп кенә тора, очкычта да очып ала,су астына да чума.Антон акча эзләштерә,японнар белән дә ләгешеп ала.Нәрсә әйтәсең инде үз илебез нәрсә телибез шуны эшлибез диләр.Нинди азатлык һәм нинди ирек турында сөйләшеп була,Казаннын капкаларын ачучылар хәзер дә бар алар.Ышанмасак көзгегә карыйк,болай гына күренмәсә өч яклыга(трельяж).

Биемик.

Татар халкы биүче
Әпипәне бии ул.
Әпипәне биетә түрә-урыс
Тыпыр-тыпыр сикертә.
Карагыз сез Каф тауын
Биүләрен һәм халкын.
Лачын сыман очалар
Бөркет кебек куналар.
Араларында бар тагын
Очалмый торганнары,
Урыс каршында тез белән
Шуышып калганнары.
Шуышсыннар тез белән,
Шуышсыннар түш белән
Түшләрендә гел медаль
Кызыл йолдыз үә тәре.
Тәреләрне үбегез
Чукыммышлар белегез,
Дөнья рәхәте китүен
Ахирәтнең килүен.

кем: Фидаил кайдан: Татар Иле
16.11.2010 22:01
Хакыйкатьне шундый тогэл яктыртканы очен авторга ихластан рэхмэт.

кем: Uzem кайдан: Qalatawdan
16.11.2010 21:37
Gayaz Isxaqiy farazlagan inqiyraz ekrenlep yaqinaship kile. Hem mona berenche chiratta uzebez gaeple. tatar tele de ekrenlep ulep, yugalip bara. E dewletebez qisqa gomerle buldi. Xeyerlege bulsin diyese qala. Yana milli ideya da taba almadiq. Belki, xezer sondir da inde. Shunisi qiziq, tatarni sitarga azaplangan meskew, telime-telemime, aqrinlap uze de qitaylar qulina kucher)) Qitay inde ul, boringi kurshebez. Tik ul da rexet kursetmes. "suga batuchinin top terege - ul uze" tatar tatar bulip yesherge telemi iken, ani ber torkem milletche gene upqinnan chigara almiy, Nishlerge?
җавап

кем: Ufadan кайдан: UfaStan
24.11.2010 10:07
Chigarirbiz millatebezne, Allah birsa! Saqlarbiz da yaqlarbiz!
X mizgelen kotep toriyq, koch-qodrat tupliyqchi!