киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Хәрбиләрне кулга алу чарасына кайтаваз арта

25.02.2010
Төркиядә соңгы атналарда хакимиятне җимерү максатында әзерләнүче "Зур чүкеч планы" бәхәсе арта бара. Кулга алынган генераллар һәм аларның мәхкәмә эшләрен халыкара җәмәгатьчелек тә якыннан күзәтеп бара.

5 мең сәхифәдән торган әлеге план һәм аны әзерләүдә гаепләнүче хәрби рәсмиләр бер-бер артлы мәхкәмә тартыла.

План нигезендә, Истанбулдагы зур тарихи "Фатих мәчетен шартлату", "Төрек-Грек низагын чыгару өчен төрек очкычын бәреп төшерү" һәм илдә хаос тудыру белән хакимиятне кулга алу" максатлары торуы алга сөрелә.

Хәрби рәсмиләр мәхкәмәдә

Тикшерү чаралары кысаларында кичә тагын 13 хәрби офицер тоткарланды. Кулга алынган офицерлар арасыннан 7 кеше тикшерелгәннән соң, иреккә чыгарылган. Шулай итеп, кулга aлынган һәм мәхкәмә эше дәвам иткәннәр саны 20 кеше дип белдерелә.

Үзенчә хөкүмәтне җимерү планының беренче һәм иң катлаулысы дип исәпләнгән "Эргенекон" төркеме һәм аның эшчәнлеге турында тикшеренүләр инде ике елдан бирле дәвам итә. Ләкин бу юлы эш тагын да җитдирәк төстә бара дигән фаразлар яңгырый.

Эрдоган хөкүмәте армиягә каршы цивиль хакимиятнең көчен арттыру өчен зур тырышлык күрсәтте. Декабрь аенда ил тарихында беренче тапкыр бер хәрбигә каршы мәхкәмә эше ачылуы, моның бер күрсәткече иде. АК партия Европа биргән конституцияне һәм гаделлек системында реформалар кертү вәгъдәсендә каты тора.

Күнегү чарасы булган

Төркия генералштаб башлыгы генерал Илкәр Башбуг соңгы вакытта телгә алынган "зур чүкеч" планының хөкүмәтне җимерү планы булмавын әйтеп, аның сугыш шартларында семинарда каралган күнегү планы булуын әйтә.

 Әл-Җәзирә ТВ каналында чыгыш ясаганда ул, армиянең беркайчан да мәчетләргә һөҗүм итү планы булмавын әйтте.

Төркия армия башлыгы генерал Илкәр Башбуг, президент Абдулла Гүл һәм премьер Эрдоган соңгы вәзгыять турында бүген Чанкая сараенда бергә очрашып сөйләште.

Ил президенты, премьеры һәм армия башлыгы очрашуыннан соң президент сараеннан ясалган рәсми белдерүдә, мәсьәләне конституция нигезендә хәл итү кирәклегенә басым ясалды.

Чарага карата кайтавазлар

Оппозициядәге Җөмһүриятче халык партиясе башлыгы Дәниз Байкал кулга алу чараларының "сәяси шоу" булуын әйтте. Кулга алу чараларына кайтаваз оппозициядән генә килмәде, Төркия биржасы да соңгы бер атнада 7% кыйммәтен югалтты.

Американ хакимияте исә хөкүмәтне җимерү планын тикшерү эшен якыннан күзәтеп баруын белдерде. АКШ тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Флип Кроули, процесс ачык һәм Төркия кануннарына яраклы рәвештә алып барылыр дип өметләнәбез, диде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Тукыран кайдан: уфа
13.03.2010 15:32
Хәлил мин синең белән килешәм .Зәңгәр күзле сары чәчле Чингисханның хатасы шунда була басып алган халыкның ҖРЕЦ-ское сословиясен юк итеп кшатриларны \ хәрбиләрне \ китерә властка. Угырлардан яңа урыс милләте ясап християн динен үстереп .1360 елга тиклем епархия САРАЙ шәхәрендә була..Алтын Урда дип аталган илдән нәрсә калды....Ә Төркия гә килгән дә инде сорау туа нишләп әмрикә күзәтүче ролен алган аның нинди илнең кувалдасы икәнен белмисең мени .100 мыслетели россии дигән китап укы хәм петр 1 ның васиятын .Юкса милләтчеләр генә милләтне дәвләтне саклап калганын аңлыйсың дыр анда язганнарны барсында за чистую манету не принимай оныттың мени 1937 елда авылдан абзар артын узмаган абзыйны Япон шпионы дип аттылар түгел мени .Монда .Төркияне бердән бер төрки дәвләтен случано не раскачивают ли бүген хәрбиләрне иртәгә хизбут тахриларны аннары мөселманнарны хәм башкалар рәсәйдә дә шул бара түгелме

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
25.02.2010 22:21
Ни генә булмасын, дәүләт белән хәрбиләр түгел, сәяси хакимият идарә итергә тиеш. Ата Төрек заманыннан калган анохронизм-хәрбиләрнең ил белән идарә итүгә тыңкышулары һәрдаим Төркиядә катлаулы хәлләр тудырып килде. Нәк менә хәрбиләр аркылы Төркиянең Израил белән элемтәләре ныгыды һәм шул сәбәпле төрки, гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелек туа килде. Бәлки шушы армияне чистартудан соң Төркия дәүләт буларак күпкә мөстәкыйлрәк сәясәт алып барыр.
     
текст зурлыгы - +