сишәмбе, 22 май 2012, Казан вакыты 07:02

төркия

Европа өчен Төркия – яңа бер Кытай

Грециядәге икътисади кризис Европа икътисадчыларын якыннан борчый. Кайбер белгечләр берлек икътисадын куркыныч астына куйган Греция кебек илләр урынына, икътисады көннән-көн үсә барган Төркияне кичекмәстән берлеккә алырга киңәш итә.

текст зурлыгы - +

Глобаль икътисадта билгесезлек хөкем сөргәндә, Төркия алдагы 3 елга икътисади үсеш планын игълан итте. Программа нигезендә икътисадны елына 4-5%ка үстерү һәм 1 ярым миллион кешене эш белән тәэмин итү карала. Икътисад өчен җаваплы премьер-министр урынбасары Али Бабаҗан 2014 елга хәтле инфляцияне 5%ка киметергә ниятләвен белдерде.

Икътисади максат елына 5%лык үсеш

Премьер урынбасары Али Бабаҗан глобаль икътисадта билгесезлек хөкем сөргән дәвердә күп кенә илләрнең мондый урта мөддәтле максатларны билгели алмавына басым ясады.

Германия икътисад журналы Төркияне, соңгы елдагы 8,8%лык үсеше белән, "яңа Кытай" дип атады
​​Бабаҗанның кризиска каршы сәясәт билгеләп, аны башкарырлык Европа илләренең бик аз булуы хакындагы сүзләре Германиянең атналык Fоcus журналында да чагылыш тапты.

Журнал Европа Берлегенә Төркиянең проблемалы бер төбәктә урнашуына һәм мөселман иле булуына карамыйча, бу ил белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген читкә какмаска киңәш итә.

"Грецияне чыгарырга, Төркияне кертергә"

Fоcus журналы шулай ук Грецияне Еврозонадан чыгарып, аның урынына Төркияне кертү фикерен алга сөрә.

Fоcus журналисты Ули Дөнк мәкаләсендә, икътисади бөлгенлек белән көрәшкән Греция урынына Төркияне берлеккә кертү кирәк, ди.

"Грецияне бөлгенлек көтә"

Грециянең алдагы айларда бөлгенлеккә төшүе бик ихтимал, дип язган Ули Дөнк Төркиянең Кытай белән бер дәрәҗәдә үсеш гайрәте булуын яза.

Төркия Германиядә әле һаман авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән ил буларак танылса да, аның тулы әгъза булган кайбер илләргә караганда да Европа Берлегенә керергә хакы күбрәк, дип яза журналист.

"Европаның Төркиягә ихтыяҗы зуррак"

Fоcus журналы Европа халкының картая башлавына игътибар юнәлдерә һәм болай дип өсти: "Европаның Төркиягә ихтыяҗы, Төркиянең Европага ихтыяҗына караганда күпкә зуррак".

Дөнк шулай ук язмасында Төркиянең соңгы арадагы үсеш күрсәткечләренә һәм дөньяның күп кенә төбәкләрендә эшли алырлык укымышлы һәм гайрәтле "яшь" халыкка ия булуына басым ясый.

Европаның язмышы

Көнбатыш икътисад белгечләренең Төркияне “Европа ишегалдындагы Кытай” дип атауларын искә төшергән журнал, Төркия зыялылары исә Европа икътисадына карата шик белән карый башлады, ди.

Ули Дөнк шулай ук, Төркияне алга куйган максатларның җимешләрен күрә башлаганын билгели һәм аның берлеккә әгъзалык өчен озак вакыт көтеп тормаячагын яза. Төркияне вакыт югалтмыйча, берлеккә кабул итәргә кирәк, дип саный ул.

Төркия Берлеккә алынмаган очракта икътисади кыенлыклар кичергән Греция, Португалия, Ирландия һәм Испаниянең Европа язмышына зур йогынтысы булачак, дигән сүзләр белән тәмамлана әлеге мәкалә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Muslim кайдан: Tatarstan
20.10.2011 00:49
Turkia'neng Aurupa Berlegena keru omteleshe bik faydale bulde, ungay natijalar birde. Song'ghe yellarda Turkiada democracy wa iqtisad shul sabaple bik neq uste. Amma bugen Aurupa shaqtey awerleqlar kichera, shunga da xazer AB-na kererga asheqmasqa da bula. Bashta alar uzlaren tartipka salsennar.

кем: Сабир кайдан: уфа
19.10.2011 10:38
Мин бу фикеремне 5 мәртәбә язам ни пычагыма кирәк товар белән тулган, вахшилектә , пычыракка баткан , .иктисадта туктап барган евреосоюз Япун + корея +технология = каз. үзб станнар аннары идел-урал , себер , придачу мөселман илләре аннары үзләре безнең союзга керергә гариза яза башлыячаклар без дөняда 1че. Испаниядагы Барс иленнән чыккан төркиләр белән Эт Иленнән чыккан италиянесларны әзерәк җәлләргә була инде .