Якын Көнчыгыш мөнәсәбәтләре катлаулы

Ике илнең үзара мөнәсәбәтләрен белү өчен тиешле ноктага басыгыз.

Иран
Израил
Мисыр
Төркия
С.Гарәбстаны
Катар
Сүрия
Русия
Хәмәс
Гыйрак
АКШ
Иран
Израил
Мисыр
Төркия
С.Гарәбстаны
Катар
Сүрия
Русия
Хәмәс

You need javascript enabled in your browser to see the content

ЯпX

Кушма Штатлар–Иран

Иран студентлары Тәһрандагы АКШ илчелегенә бәреп кереп 52 американны тотык итеп алганнан соң 1980 елда АКШ Иран белән дипломатик бәйләнешләрен өзде. Шуннан соң Тәһран белән Вашингтон арасындагы сөйләшүләр арадашчылар аша гына бар. АКШ Тәһранның атом програмына каршы БМО резолюцияләрен әзерләүдә катнаша һәм аларны яклап тавыш бирә. Кайбер аналитиклар Иранда президент итеп чагыштырмача уртачыл Хәсән Руханиның сайлануы АКШ белән Иран арасында турыдан-туры сөйләшүләр башланугы китерә ала дип фаразлый. Тәһран Сүриядә Бәшәр Әсад режимын яклый. Вашингтон Әсадка каршы гыйсъянчыларны яклый.

ЯпX

Кушма Штатлар–Израил

Израил АКШның Якын Көнчыгыштагы иң якын беректәше, ул аның белән хәрби, икътисади һәм күзләү өлкәләрендә хезмәттәшлек итә. АКШтан читкә җибәрелгән ярдәмнең иң зур өлеше Израилгә бирелә.

ЯпX

Кушма Штатлар–Мисыр

Мисыр өч дистә ел буе АКШның Якын Көнчыгыштагы көчле беректәше булып килде. АКШ Мисырга ел саен бер миллиард доллардан артык ярдәм биреп килә. Ул ярдәмнең зур өлеше Мисыр хәрбиләренә китә. Шулай да июль аенда Мөселман кардәшләр хәрәкәте җитәкчелегендәге хакимият читләштерелгәннән соң аралар суынды. Вашингтон Мөселман кардәшләр хөкүмәте яклы демонстрацияләрнең көч белән бастырылуын хөкем итте һәм Мисыр белән уртак хәрби күнегүләрдән баш тартты. Әмма Вашингтон Мисырдагы хакимият алмашын “хәрби түнтәрелеш” дип атаудан баш тартты. Ул чакта АКШның Мисырга матди ярдәме тукталырга тиеш булыр иде.

ЯпX

Кушма Штатлар–Төркия

Бервакыт АКШ президенты Барак Обама Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоганны үзенең иң якын дусларының берсе буларак атаган иде. Икесе дә НАТО әгъзасы булган АКШ белән Төркия төбәктә уртак тышкы сәясәт алып бара, икътисади мәнфәгатьләре дә бер-беренә якын. Икесе дә Сүриядә Әсадка каршы сугышучы гыйсъянчыларны яклый. Әмма Мисырда бу җәйдә булган хәлләр бу бәйләнешләр өчен бер сынау булды. Үткәне исламчыларга бәйле Эрдоганның Израил хәрбиләрен Мисырда президент Мөхәммәт Мурсины хакимияттән читләштерү өчен гаепләвен АКШ хөкем итеп чыкты.

Яп X

Кушма Штатлар–Согуд Гарәбстаны

Бу ике ил якын беректәш булса да, Вашингтонның Мисырга карата гамәлләре һәм Якын Көнчыгышта “демократия төзү” эшчәнлеге киеренкелеккә сәбәп булды. Ак Йортның 2011 елда Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәктән тиз арада читләшүе согудләр өчен көтелмәгән хәл булды. Согуд Гарәбстаны шулай ук АКШның Мисырда хәрбиләр җитәкчелегендәге хакимият урнашуга йомшак реакция күрсәтүен хөкем итте. Ике ил дә Сүриядә хакимият алмашуны яклый.

ЯпX

Кушма Штатлар–Катар

АКШ белән Катарның икътисади һәм хәрби бәйләнешләре ныклы. Катарда АКШның бер хәрби җитәкчелек үзәге дә урнашкан. Әмма Катарның нефть акчалары белән Хәмәскә һәм Мөселман кардәшләргә ярдәм итүе Вашингтонны борчуга салды.

ЯпX

Кушма Штатлар–Сүрия

Кушма Штатлар Сүриядә Бәшәр Әсадны хакимияттән читләштерергә чакырды һәм, әгәр дә Әсад режимы химик корал кулланса, хәрби чаралар күрү белән янады. Сүриядә Әсадның хакимияттә калуы һәм аңа каршы сугышучы гыйсъянчылар арасында исламчыларның көчәя баруы Вашингтонга ошамый.

ЯпX

Кушма Штатлар–Русия

Мәскәү белән Вашингтон арасында мөнәсәбәтләрне “сүндереп кабызу” омтылышларыннан, шул исәптән атом коралларын киметү килешүеннән соң ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр бик түбән дәрәҗәгә төште. Иран, Сүрия, кеше хокуклары, АКШның дәүләт серләрен фаш иткән качкын Эдвард Сноуденның Русиядә сыенуы кебек мәсьәләләр киеренкелекне арттырды.

ЯпX

Кушма Штатлар–Хәмәс

АКШ Хәмәсне террорчы оешма дип саный һәм аны Фәлестин идарәсе белән Израил арасындагы сөйләшүләргә кертми. Хәмәс җитәкчесе Халид Машаал АКШ җитәкчелегендәге тынычлык сөйләшүләре уңыш китермәячәк, дип әйтте.

ЯпX

Кушма Штатлар–Гыйрак

АКШ җитәкчелегендәге көчләрнең Гыйракка кереп Сәддам Хөсәинне хакимияттән бәреп төшерүенә ун ел узганнан соң Багдад белән Вашингтон арасында тыгыз иминлек һәм икътисади мөнәсәбәтләр дәвам итә. Әмма Гыйрактагы үзара көрәшүче көчләр бу мөнәсәбәтләрне катлауландыра. Гыйракта шыгыйлар өстенлек иткән хакимияткә Иранның тәэсире көчле, Багдад Сүриягә читтән хәрбиләр кертүгә каршы чыга.

ЯпX

Иран–Израил

Иран Израилне дәүләт буларак танудан баш тарта һәм аны “Сионист режимы” дип атый. Ул шулай ук Көнбатыш Ярдагы, Газзәдәге һәм Лүбнәннең көньягындагы сугышчан төркемнәрне яклый. Израил Иранның атом коралы ясавына юл куймас өчен үз беректәшләрен Тәһранга карата чаралар, бәлки хәтта хәрби көч кулланырга чакырды.

ЯпX

Иран–Мисыр

Мисыр белән Иран өч дистә ел буе рәсми дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырмый гына яшәде. Мөселман кардәшләрнең хакимияткә килүе үзара җылынуга китерде, әмма Иран Мисырда президент Мөхәммәт Мурсиның читләштерелүен хөкем итте. Мисырда хәрбиләр хакимияттә булганда үзара мөнәсәбәтләр яхшырмас кебек.

ЯпX

Иран–Төркия

Иран белән Төркинең икътисади бәйләнешләре ныклы булса да, еш кына алар төбәктәге низагъларның капма-каршы ягында тора һәм бер берен көндәш итеп күрә. Төркиянең Сүриядә Әсадка бик нык каршы булуы һәм Әсад хакимиятенә каршы читтән көч куллануны ачыктан-ачык яклавы Иранның ачуын чыгарды. Ике ил дә Мисырда президент Хөсни Мөбәрәкнең хакимияттән читләштерелүенә каршы чыкты.

ЯпX

Иран–Согуд Гарәбстаны

Сөнниләр җитәкчелегендәге Согуд Гарәбстаны белән шыгыйлар җитәкчелегендәге Иран арасындагы көндәшлек сәясәт фәлсәфәсе, нефть һәм төбәктә тәэсир итү мәсьәләләрендәге каршылыкларны үз эченә ала. Кырыс шәригать кануннары нигезендә идарә иткән Согуд патшалары дөньяви гарәп автократларына нык ярдәм итеп килә, Иран ярдәмендә эш итүче төркемнәргә, шул исәптән Хизбуллага каршы үзләренең дипломатик мөмкинлекләрен куллана.

ЯпX

Иран–Катар

Катар белән Иранның икътисади бәйләнешләре тыгыз булса да, Сүрия мәсьәләсендә алар уртак фикердә түгел. Катар да, Иран да Мисыр хәрбиләренең президент Мөхәммәт Мурсины читләштерүенә каршы чыкты.

ЯпX

Иран–Сүрия

Иран Якын Көнчыгышта Сүрия президенты Бәшәр Әсадны иң нык яклаучы ил. Ул аңа төрле юллар белән ярдәм итеп килә. Кайбер аналитиклар Сүриядәге ватандашлар сугышын Көнбатыш белән Иран арасындагы сугыш дип аңлата.

ЯпX

Иран–Русия

Иран да, Русия дә АКШның тәэсиренә борчылу белән карый һәм күп кенә уртак мәнфәгатьләр таба. Мәскәү Тәһранга Бушер атом электр станциясе төзергә ярдәм итте. Икесе дә Сүриядә Бәшәр Әсад режимын яклый. Шулай да БМО Иминлек шурасының даими әгъзасы буларак Русия Тәһранның атом програмына каршы чикләүләрне яклады. Әмма ул АКШ һәм Европа Берлегеннән аермалы буларак йомшаграк чикләүләрне генә яклап килә.

ЯпX

Иран–Хәмәс

Иран да, Хәмәс тә Израилне дошман күрә һәм Тәһран Хәмәскә финанс ярдәме биреп килде. Әмма Сүрия мәсьәләсендәге үзара килешмәүчәнлек бу мөнәсәбәтләргә зыян китерде. Сөнни исламчылар оешмасы Хәмәс Сүриядә Бәшәр Әсад режимына каршы сугышучы, күпчелеген сөнниләр тәшкил итән гыйъянчыларны яклый. Иран исә моңа җавап итеп Хәмәскә миллионнарча долларлык ярдәмен туктатты һәм Хәмәснең көндәше булган, Газзәдә урнашкан Исламчы Җиһад хәрәкәтен яклый башлады.

ЯпX

Иран–Гыйрак

Ике яктан да йөзләрчә мең кешенең үлеменә сәбәп булган 1980-1988 елгы Иран-Гыйрак сугышы ерак тарих кына булып кала. Иранның Гыйракка тәэсире соңгы дистәләрчә елда күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Ике илдә дә хакимияттә шыгыйлар өстенлек итә һәм алар сәүдә, иминлек, тышкы сәясәт мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә. Иранның Сүриядә Бәшәр Әсад режимын яклавын Гыйрак та күтәреп алды. Әмма алар Мисырда хәрбиләрнең президент Мөхәммәт Мурсины читләштерүенә карата уртак фикердә түгел.

ЯпX

Израил–Мисыр

1978 елда Кэмп-Дэвид килешүләре имзаланганнан соң Мисыр белән Израил стратегик мөнәсәбәтләр урнаштырда. Израил көньякта Мисыр белән уртак чик буен саклауда Каһирә ярдәменә таяна. Президент Хөсни Мөбәрәк чорында Мисыр Фәлестин-Израил тынычлык сөйләшүләрендә дә актив катнашып килде. Мөбәрәк хакимияттән читләштерелгәннән соң мөнәсәбәтләр суынды. Әмма Мисырда узган җәйдә хәрбиләр хакимияткә килгәннән соң тыгыз мөнәсәбәтләр яңарганга охшый.

ЯпX

Израил–Төркия

Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган хакимиятенә кадәр Төркия белән Израил арасында ныклы икътисади һәм хәрби хезмәттәшлек бар иде. Эрдоган килгәч мөнәсәбәтләр киеренкеләште. Израил көчләре көймә белән Төркиядән Газзәгә һуманитар ярдәм алып барган тугыз төрек активистын үтергәннән соң аралар суынды. 2013 елда Израил бу үлемнәр өчен гафу үтенгәч, мөнәсәбәтләр җайлана башлана дигәндә генә Эрдоган Мисырда президент Мөхәммәд Мурсины хакимияттән бәреп төшерүдә Израилне гаепләп чыкты. Ике арада элемтәләр кимеде.

ЯпX

Израил–Согуд Гарәбстаны

Сөнниләр яклы Согуд Гарәбстаны белән Израил арасында формаль дипломатик мөнәсәбәт юк. Ике илнең дә мәнфәгатьләре еш кына тәңгәл килә. 2011 елда “New York Times” басмасы Израил Согуд Гарәбстанын “төбәктә тотрыклылык гаранты” дип саный, дип язып чыкты.

ЯпX

Израил–Катар

Израил белән Катар арасында элек тә сүлпән булган дипломатик мөнәсәбәтләр 2008 елда Израилнең Газзәдә фәлестиннәргә каршы көч куллануына протест йөзеннән Катар ягыннан бөтенләй өзелде. Катар Хәмәскә акчалата зур ярдәм күрсәтеп килә.

ЯпX

Израил–Сүрия

Израил Сүриядәге хәрби корылмаларны утка тотты. Президент Бәшәр Әсад, Көнбатыш Сүрия гыйсъянчыларына хәрби ярдәм күрсәтсә, Израилгә каршы көч куллану белән янады. Сүриядә Әсад режимы бетсә хакимияткә нинди көчләр киләчәге Израилне борчый.

ЯпX

Израил–Русия

Израил белән Русия икътисади, хәрби һәм мәдәни өлкәләрдә ныклы хезмәттәшлек алып бара. Израилдә Русия һәм элекке совет республикаларыннан күчеп килгән бер миллионнан артык яһүд яши. Иминлек мәсьәләрендә, шул исәптән Иран һәм Сүрия турында Израил белән Русиянең стратегик һәм геополитик карашлары капма-каршы якта.

ЯпX

Израил–Хәмәс

Газзәдә хакимияттә булган Хәмәс Израил һәм Фәлестин җирләрендә ислам дәүләтен төзүне алга сөрә. Хәмәс сугышчылары Газзәдән Израилгә ракета һөҗүмнәре оештырды, интихарчылар җибәрде. Израил Хәмәсне террорчы оешма дип саный. Үзара көч куллануны бетерү турындагы килешүгә карамастан, вакыт-вакыт һөҗүмнәр кабатланып тора.

ЯпX

Израил–Гыйрак

Израил белән Гыйрак арасында дипломатик мөнәсәбәтләр юк.

ЯпX

Мисыр–Төркия

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайиип Эрдоган Мисырда президент Мөхәммәт Мурсиның хакимияттән бәреп төшерелүен кискен тәнкыйтьләгән җитәкчеләренең берсе булды. Эрдоган шулай ук Мурсины яклап урамнарга чыгучыларга кары көч куллануны да тәнкыйтьләп чыкты. Мурсины алуны ул “фетнә” дип атады һәм аны оештыруда Израилне гаепләде.

Яп X

Мисыр–Согуд Гарәбстаны

Согуд Гарәбстаны Мисырның хәрбиләр оештырган яңа хөкүмәтенә миллиардларча доллар ярдәм юллады һәм гарәп дөньясын аларны якларга чакырды. Президент Хөсни Мөбәрәкнең хакимияттән төшерелүенә Рияд ачу белдергән иде. Согудләр Көнбатышны Мисырда хакимият үзгәрешләрен тыныч кына яклауда гаепләде.

ЯпX

Мисыр–Катар

Мисырда бәреп төшерелгән динче президент Мөхәммәд Мурсиның һәм “Мөселман кардәшләр” хәрәкәтенең бай яклаучысы булган Катар аларга каршы чараларны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Мисыр халкының Мурсины хакимияттән төшерүне яклаган өлеше исә Катарның “Әл-Җәзирә” телевидение каналын Мисырдагы хәлләрне берьяклы гына яктыртуда гаепләде. Мисырдагы хәрбиләр хөкүмәте бу телевидениенең илдәге телле офисларын япты.

ЯпX

Мисыр–Сүрия

Мисырның хәрбиләр куйган хөкүмәте Сүриягә халыкара гаскәр кертүгә каршы. “Мөселман кардәшләр” халыкара хәрби көчләрнең катнашуын яклый.

ЯпX

Мисыр–Русия

Мәскәү Мисырда президент Мөхәммәт Мурсиның хакимияттән төшерелүе “Гарәб язына” шик белән карауның нигезле булуын күрсәтте, диде. Русия Мисырда узган җәйдә булган хәлләргә тыкшынмады, әмма Каһирә белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга теләвен белдерде.

ЯпX

Мисыр–Хәмәс

Хәмәс “Мөселман кардәшләр” оешмасыннан 1980 еллар азагында чыккан бер хәрәкәт. Президент Мөхәммәт Мурси чорында ул Мисыр белән якын мөнәсәбәттә торды. Мисырда хакимияткә кире хәрбиләр кайту белән элемтәләр өзелде. Мисыр белән Газзә арасындагы яшерен җир асты юллары ябылды. Каһирәдәге хәрбиләр Хәмәсне төбәктә тотрылылыкка киртә дип атады.

ЯпX

Мисыр–Гыйрак

Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики Якын Көнчыгыш җитәкчеләре арасында Мөхәммәд Мурсиның хакимияттән төшерелүеннән соң хәрбиләр хөкүмәтен котлаган беренчеләрдән булды. Мурсиның “Мөселман кардәшләр” исемле сөнни оешмасы белән күпчелекне шыгыйлар тәшкил иткән Гыйрак хөкүмәте арасында тыгыз икътисади хезмәттәшлек булса да, Мәлики Мурсиның Сүриядәге гыйсъянчыларны яклавын тәнкыйтьләп килде. Мурси киткәч Гыйрак белән Мисыр Сүриядә Бәшәр Әсад режимын бергәләп яклый башлады.

Яп X

Төркия–Согуд Гарәбстаны

Төркия һәм Согуд Гарәбстанының стратегик мәнфәгатьләре уртак. Ике ил дә Иран белән көндәш һәм Сүрия гыйсъянчыларын яклый. Мисыр мәсьәләсендә алар капма-каршы карашта тора.

ЯпX

Төркия–Катар

Төркия белән Катарның Якын Көнчыгышта мәнфәгатьләре уртак һәм алар хезмәттәшлек алып бара. Ике ил дә Сүрия гыйсъянчыларын яклый һәм Мисырда Мөхәммәд Мурсиның хакимияттән бәреп төшерелүен хөкем итә.

ЯпX

Төркия–Сүрия

Сүриядә инде ике елдан артык дәвам иткән кризис барышында төрек хәрбиләре Бәшәр Әсад яклы Сүрия хәрбиләре белән вакыт-вакыт чик аша атышып тора. Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган Әсад режимына каршы халыкара көчләрне кулланырга чакырды.

ЯпX

Төркия–Русия

Төркия белән Русия арасында икътисади бәйләнешләр көчле, бигрәк тә сәүдә һәм туризм өлкәләрендә. Әнкараның Сүрия президенты Бәшәр Әсадка кискен каршы булуы һәм Русиянең Әсадның яклавы бу бәйләнешләргә күзгә күренерлек зыян китермәде.

ЯпX

Төркия–Хәмәс

Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган Әнкарада Хәмәс җитәкчесе Халид Машаал белән очрашу вакытында Газзәгә килергә вәгъдә итте. Төркия 2008 елда Израилнең Хәмәс җитәкчелегендәге Газзәдәге хәрби чараларны иң нык тәнкыйтьләгән илләрнең берсе булды.

ЯпX

Төркия–Гыйрак

Гыйракның төньягындагы ярымавтоном Көрд төбәге хөкүмәте белән Әнкара арасында бәйләнешләр арту сәбәпле Төркия белән Гыйрак мөнәсәбәтләре катлаулана бара. Багдад моны үз хакимиятен мыскыллау итеп күрә. Гыйрак белән Төркия Сүрия һәм Мисыр мәсьәләләрендә дә капма-каршы якта тора.

ЯпX

Согуд Гарәбстаны–Катар

Катар да, Согуд Гарәбстаны да төбәктә көндәшлек итә һәм ике ил арасында киеренкелек шактый көчле. Катардагы Әл-Җәзирә телевидениесе, Катарның “Мөселман кардәшләр”не яклавы һәм Хәмәскә ярдәм итүе – нефтькә бай ике ил арасында киеренкелек чыганаклары. Ике ил дә Сүриядә Бәшәр Әсад режимын алыштырырга кирәк, дигән фикердә. Әмма алар Сүриядәге төрле гыйсъянчы төркемнәрне яклый.

ЯпX

Согуд Гарәбстаны–Сүрия

Согуд Гарәбстаны Сүрия президенты Бәшәр Әсад хакимиятенә каршы читтән хәрби көч куллануны хуплый. Рияд гыйсъянчы төркемнәргә акча һәм корал белән дә ярдәм итә.

Яп X

Согуд Гарәбстаны–Русия

Рияд белән Мәскәү Советлар Берлеге таркалганнан соң да формаль рәвештә дипломатик мөнәсәбәтләрне дәвам итә. Әмма бигрәк тә Гарәп язы инкыйлаблары башлану белән мөнәсәбәтләр киеренкеләшеп китте. Согуд Гарәбстаны Либиядә Мөәммәр Каддафи хакимиятенә каршы сугышкан гыйсъянчы төркемнәргә ярдәм итте һәм Сүрия гыйсъянчыларын да яклап килә. Каддафины яклаган Русия исә Бәшәр Әсадка да ярдәм итеп килә. Рияд шулай ук Русиядәге чечен сугышчыларын яклаучы радикал исламчы төркемнәргә финанс ярдәме күрсәтүдә гаепләнә.

ЯпX

Согуд Гарәбстаны–Хәмәс

Согуд Гарәбстаны башка сугышчан сөнни төркемнәрне яклап килсә дә, фәлестиннәрне кем вәкиллек итә дигән мәсьәләдә Көнбатыш яклаган Фатаһ хәрәкәте ягында тора. Согуд Гарәбстаны да, Хәмәс тә Сүриядәге ватандашлар сугышында гыйсъянчыларны яклый.

ЯпX

Согуд Гарәбстаны–Гыйрак

2003 елда АКШ җитәкчелегендәге көчләрнең Гыйракта Сәддам Хөсәинне хакимияттән бәреп төшерүен яклаган Согуд Гарәбстаны Гыйрактагы хәзерге хакимият белән дә начар мөнәсәбәттә. Сөнни согудләргә Гыйракта шыгыйлар җитәкчелегендәге хакимиятнең Тәһран белән якын мөнәсәбәттә булуы ошамый. Гыйрак белән Согуд Гарәбстаны Сүрия сугышында капма-каршы тарафларны яклый. Согудләрне шулай ук нефтькә бай Гыйракның дөньядагы нефть базарында Согуд Гарәбстанына көндәш булу мөмкинлеге борчый.

ЯпX

Катар–Сүрия

Катар Сүриядә президент Бәшәр Әсад режимын җимерүне яклый. Ул анда гыйсъянчы сугышчыларга финанс һәм хәрби ярдәм күрсәтте.

ЯпX

Катар–Русия

Русиянең Катар белән мөнәсәбәтләре киеренке – шул исәптән Доһа һава аланында Русия дипломаты белән бәйле җәнҗалдан соң ике ил арасындагы дипломатик бәйләнешләр дә киметелде. Катар Сүриядә президент Бәшәр Әсад режимына каршы сугышучыларга ярдәм итү сәбәпле киеренкелек тагын да артып китте.

ЯпX

Катар–Хәмәс

Катарның 2012 елда Хәмәскә 400 миллион доллар бирүе хәбәр ителде һәм Хәмәс җитәкчесе Халид Машаал Катарда яши. Кайберәүләр Катарның Хәмәсне яклавын аның Якын Көнчыгышта тәэсир итүдә Катарга ярдәм итүе белән аңлата.

ЯпX

Катар–Гыйрак

Катарның сөнни сугышчыларны яклавына Багдадның борчылып каравы сәбәпле Гыйрак белән Катарның мөнәсәбәтләре шактый катлаулы. Катар Сүриядәге сөнни сугышчыларга финанс ярдәме күрсәтте һәм Багдад Катарны Гыйрактагы сөнни сугышчыларга да яшерен ярдәм күрсәтүдә гаепләде.

ЯпX

Сүрия–Русия

Русия шәхсән Сүрия президенты Бәшәр Әсадны якламавын белдереп килә, әмма Мәскәү халыкара җәмәгатьчелекнең Сүриягә каршы чикләүләр кертү омтылышларына даими каршы чыга. Русия белән Кытай БМО Иминлек шурасында Димәшкка каршы резолюцияләргә гел вето салып килә. Сүриянең Урта диңгездәге Тартус портында Русиянең хәрби базасы урнашкан. Бу хәзер Русиянең элекке Советлар Берлеге биләмәләреннән читтәге бердәнбер базасы. Вашингтон Әсад көчләрен химик корал куллануда гаепләп аңа карата хәрби көч куллану белән янагач, Мәскәү моңа каршы чыкты.

ЯпX

Сүрия–Хәмәс

Сүрия президенты Бәшәр Әсад шактый озак вакыт Хәмәсне яклап килгән булса да, Сүриядә Хәмәс сөнниләргә бәйле гыйсъянчыларны яклый. Хәмәснең бер югары җитәкчесе Сүриядә “җиһад”ка өстенлек бирүен белдерде.

ЯпX

Сүрия–Гыйрак

Багдад Сүриядә Бәшәр Әсад режимына ныклы яклау күрсәтеп килә һәм гыйъсянчыларга кискен каршы чыга.

ЯпX

Русия–Хәмәс

Русия Хәмәсне Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру эшендә катнаштырырга чакырып килә. 2010 елда Хәмәс башлыгы Халид Машаал ул чактагы Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашу өчен Мәскәүгә чакырылды.

ЯпX

Русия–Гыйрак

Русия 2003 елда АКШ җитәкчелегендәге көчләрнең Гыйракка бәреп керүенә каршы чыкты. Сәддам Хөсәин шул елда хакимияттән бәреп төшерелгәннән бирле Мәскәүнең Багдад белән бәйләнешләре бик үк тыгыз түгел. Әмма хәзер Русия белән Гыйрак төбәктәге мөһим сәяси мәсьәләләрдә, шул исәптән Сүриядә Бәшәр Әсад режимын яклау мәсьәләсендә уртак тел таба. 2012 елда Мәскәү белән Багдад 4,2 миллиард долларлык корал килешүе төзегәннән соң хәрби һәм икътисади хезмәттәшлеккә дә игътибар арта.

Яп X

Хәмәс–Гыйрак

Сөнниләр өстенлек иткән Хәмәснең шыгыйлар карамагындагы Гыйрак хөкүмәте белән бәйләнешләре бик күренми. Әмма Гыйрак 2008 елда Израилнең Газзәдәге хәрби чараларын кискен тәнкыйть итеп чыкты.

Чыганак: Азатлык Радиосы