Accessibility links

Кайнар хәбәр
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала

Очкычка һөҗүм вазгыятьне кискенләштерә

Һәлакәттән соңгы вазгыятьне Азатлык күзәтеп бара. Украинаның Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычында 298 кешенең барысы да һәлак булды.

Донецки сугышчылары җитәкчесе үзләрендә "Бук"лар булганлыгын таный

Украинаның Донецки өлкәсендә Русия яклы сугышчылар җитәкчесе Александр Ходаковский 22 июльдә Reuters хәбәр агентлыгына "Бук" шәкелендәге ракет системының Луганскидан килүе турында белгәнлеген әйтте. Украинаның сепаратистлар контролендәге өлешендә 17 июль көнне Малайзия очкычының "Бук" ракеты белән атып төшерелүе хәбәр ителгән иде. Соңрак исә Ходаковский Reuters-ка алай дип әйткәнлеген кире кагучы белдерү белән чыкты.

АКШ Сенатының өч комитеты башлыклары президент Барак Обамага үзләрен "Донецки халык республикасы" дип атаучыларны халыкара террор оешмасы дип игълан итәргә тәкъдим итте. Шулай ук Русиянең саклану, энергетика һәм финанс өлкәләренә тагын да кырысрак чикләүләр кирәклеге турындагы үтенеч белән сенаторлар АКШ президентына мөрәҗәгать итте.

Донецки сугышчылары җитәкчесе үзләрендә "Бук"лар булганлыгын таный
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00

Амстердамда Малайзия очкычы корбаннарын матәм йөреше белән искә алдылар

Амстердам халкы Украинаның Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә атып төшерелгән Малайзия очкычы корбаннарын 23 июльдә актан киенеп тыныч урам йөреше белән искә алды. Очкычта булган 298 кешенең 193е Нидерланд ватандашы иде. Соңрак алар үзәктәге бер мәйданнан һавага ак шарлар очырды.

Амстердамда Малайзия очкычы корбаннарын матәм йөреше белән искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:55 0:00

​Азатлыкның көн рәсеме

Русия президентының кызы Марияне Нидерландтан куып чыгарырга чакыру булды

Малайзия очкычы һәлакәте корбаннары Нидерландның Хильверсум шәһәренә китерелә. Социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматкә караганда, кечкенә генә бу шәһәрнең башлыгы Питер Брурчьес Русия президентының Нидерландның Лейден каласы янындагы Ворсхотенда яшәгән кызы Марияне илдән куарга теләгәнен әйткән. Президент Путинның 29 яшьлек кызы анда Нидерланд ватандашы булган ире белән тора. Шәһәр башлыгының бу чакыруына җирле халык социаль челтәрләрдә каршы чыккан, моның акыллы адым булмаячагын белдергән. Шәһәр башлыгы бу сүзләрен туганнарын югалткан кешеләр белән очрашуда аларның кайгысын күргәч түзә алмыйча әйткәнен белдерде.

Харьковта мәетләрне Нидерландка озатканда ачу һәм кайгы
Харьковта мәетләрне Нидерландка озатканда ачу һәм кайгы

Малайзия очкычы корбаннарының мәетләре Нидерландка китерелде

Украинаның Донецки өлкәсендә атып төшерелгән очкычта һәлак булганнарның мәетләре ике йөк очкычы белән Нидерландның Эйндһовен шәһәренә китерелде. Очкычларны Нидерланд патшасы Уильям-Александр, патшабикә Максима, премьер-министр Марк Рутте һәм югары даирәдәге башка затлар каршылады.

Малайзия очкычы корбаннарының мәетләре Нидерландка китерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Малайзия очкычы бәреп төшерелгән районда сепаратистлар Украинаның ике хәрби очкычын бәреп төшерде

Бу хәбәрне Украина җитәкчелеге раслады. Су-25 очкычын сепаратистлар бәреп төшерде, очучылар парашют белән сикереп төшеп исән калды, дип хәбәр итә террорга каршы чараның матбугат үзәге.

Малайзия очкычын атып төшерүгә Русиянең катнашын раслаучы күзләү дәлилләре

"The Washington Post" газеты Украинаның Русия яклы сугышчылар өлешендә атып тошерелгән Малайзия очкычына бәйле фотоларны АКШ күзләү хезмәтләренең анализлаганын хәбәр итә. Дәүләт күзләү хезмәте башлыгы идарәсе белдерүенчә, бу фотоларда очкычларга каршы ракет системының Русиягә таба баруы һәм Русиянең хәрби активлыгы артуы күренә.

Нидерландта мәетләр белән ике очкычны көтәләр

Бүген төштән соң Нидерландның көньягындагы Эйндһовен шәһәре һава аланында MH17 рейсыннан мәетләр белән ике очкычны көтәләр. Харьковтан киткәндә очкычларны матәм чарасы белән озаттылар. Һава аланында да очкычларны Нидерланд патшасы, һәлак булганнарның туганнары каршы алачак. Мәетләрне тану һәм тикшерү эше Нидерланд җитәкчелегендә БМО һәм Халыкара авиация оешмасы ярдәмендә барачак.

Малайзия очкычы корбаннарының мәетләре Украинадан алып кителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

дәвам

XS
SM
MD
LG