Accessibility links

Кайнар хәбәр

КрымНаш бәясе. Хәбәрләр тезмәсе

Халыкара санкцияләр, нефть бәясе төшү һәм башка сәбәпләрдән рубль кыйммәтен югалтты, Русия базарында бәяләр үсә. Азатлык шушы хәлләрне күзәтүне дәвам итә.

Хезмәт хакларын һәм социаль түләүләрне арттыру туктатыла

Русия Дәүләт думасы бюджет хезмәткәрләренә эш хакларын, төрле категориядәге кешеләргә социаль түләүләр һәм матди ярдәмне бу елдагы инфляциягә карап индексацияләмәү турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. 2015 елгы дәүләт бюджеты әзерләнгәндә инфляция 5,5 процент булыр дип исәпләнгән иде, әмма быел хөкүмәтнең 2015 елга инфляция фаразы 12,2 процент итеп үзгәртелде. Шуңа да карамастан, быелгы хезмәт хаклары һәм социаль түләүләр 5,5 процентка гына индексацияләнәчәк, ягъни чын инфляциядән күпкә калышачак.

КАМАЗ 2014 елда 423 млн сум акча югалтты

​Узган ел КАМАЗ ширкәте 2 370,8 миллион сумлык машина сатуына карамастан 423,6 миллион сум акча югалткан. 2013 елда КАМАЗ 2,056 милиард сумлык табыш алган иде, диелгән ширкәт хисабында.

Чит илдә акча тоту 51%ка кимегән

​Русияләрнең чит илләрдә акча тотуы гыйнвар аенда 51%ка кимегән. Чит илләрдә алынган тауарларга өстәмә кыйммәт (НДС) бәясен кире кайтару белән шөгыльләнүче Global Blue системасы әнә шундый мәгълүмат бирә. Декабрь аенда бу күрсәткеч 44% булган. 2013 ел белән чагыштырганда узган ел русияләр чит илләрдә 17%ка азрак акча тоткан булган.

Азык-төлеккә бәяләр 24% арта ала

​Русиядә беренче ярты еллыкта азык-төлеккә бәяләр 24%ка кадәр артырга мөмкин. Бәя артуга читтән азык-төлек кертелмәүнең дә йогынтысы бар, дип хәбәр итә икътисади үсеш министрлыгы.

"Бәхетле" 600 эшчесен кыскарта ала

Мөслимә Латыйпова
Мөслимә Латыйпова

"Бәхетле" сәүдә челтәре кризис сәбәпле үзенең хезмәткәрләрен 10%ка, бу якынча 600 кеше дигән сүз, кыскартырга мөмкин. Бәхетле җитәкчесе Мөслимә Латыйпова сүзләренчә, алдан имзаланган килешүгә карамастан, банкларның бер яклы гына кредит өчен түләүне арттыруы бу хәлгә китерергә мөмкин. Ул кредит алган банк идарәчеләренә хат язган. Кредит өчен түләүне күтәрү тауар бәясен арттырачак, эшчеләрне кыскартуга китерәчәк дип белдергән.

Кырым энергия кытлыгы кичерә

Акмәчет утсыз калды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

Җомга көнне Украина, бу атнада икенче тапкыр, Кырымга электр энергиясен бирүне туктатты. Ике көн элек электрның ике сәгатькә өзелеп торуы ярымутрауда хаоска китерә язган иде. Украин рәсмиләре бу адымны Кырымның электрны артык күп куллануы белән аңлатты. Русия карамагына күчкән Кырымның үз энергетика системы әлегә әзер түгел.

ИКЕАда чират: халык рубльдән арына

ИКЕАда чиратлар: халык бәяләр артыр дип тауар алырга ашыга
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00

ИКЕА идарәсе 18 декабрьдән соң бәяләр артырга мөмкин дип белдергәч, халык кибетләргә агылды. Казанда да шул ук хәл: кулланучылар бәясе төшкән рубльдән арынырга тырыша. Бераздан ИКЕА сатып алу турындагы мөрәҗәгатьләрнең күп җыелуын һәм аларны эшкәртү өчен вакыт кирәклеген сылтау итеп кухня һәм көнкүреш техникасы сатуны туктатуын белдерде. Аларны сату 20 декабрьдә яңартылырга тиеш диелә.

Кибетләргә тауар җибәрү туктатылып тора

Рубльнең нык арзанаюы сәбәпле, сәүдә челтәрләренә һәм кибетләргә тауар җибәрү туктатылып тора. Күпләп сатучылар бәяләрне яңадан билгеләү кирәклеген белдерә һәм яңа бәяләргә риза булмаучыларга тауар җибәрү туктатылачагы турында кисәтә.

РБК агентлыгына Ашан челтәре вәкиле Мария Курносова азык-төлек тауарлары җибәрүчеләр дә, азык-төлек булмаган тауар җибәрүчеләр дә, бәяләр күтәрелмәгән очракта, тауар җибәрүне туктатачаклары турында хәбәр итте дип белдергән.

дәвам

XS
SM
MD
LG