Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан ае: кемгә – ураза, кемгә – юк

18 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза көннәр иң озын вакытка туры килде. Азатлык ураза тотучыларның һәм тотмаучыларның кичерешләрен, шушы айда булган вакыйгаларны барлый.

Бишкәктә Ураза гаете

Кыргызстан башкаласы Бишкәктәге Иске мәйданда Рамазан гаете намазына ун меңнән артык кеше җыелды. Рамазан гаете Кыргызстанда да ял көне.

Прагада гает намазы

17 июль иртәсендә Прагада яшәүче йөзләрчә мөселман кешесе шәһәрнең ике урынында үткән гает намазында катнашы.

Махачкалада Рамазан чатыры

Рамазан ае дәвамында Махачкаланың Җәмиг мәчете янында Рамазан чатыры эшләде. Рамазан чатырын биредә "халык чатыры" дип тә йөртәләр. Чөнки кешеләр бирегә азык-төлекне -- икмәк, җиләк-җимеш, суны үзләре алып килә. Көн саен биредә бер меңләп кеше җыелды. Рамазан чатырын "Инсан" хәйрия вакыфы оештырды. Аларга күпсанлы волонтерлар да ярдәм итте.

Соңгы сәлам

Мәчетләрдә Рамазан аеның соңгы тәравих намазлары укылды. Бүген уразанын соңгы көне! Күпчелек мөселман илләрендә иртәгә Ураза гаетен (Гаед-әл-фитр) бәйрәм итә башлыйлар. Гаед-әл-фитр Шәүвәл аеның беренче өч көненә туры килә. Күтәренке кәеф, якыннарны изге бәйрәм белән котлау, тәмле ризыклар пешерү традициясе халык арасында елдан-ел киңәя. Ураза тотучыларга караганда гает көнне "таба кыздыручылар" саны күберәк. Татарлар яшәгән һәр өйдә диярлек гает коймаклары әзерләнә. Ураза тоту кешеләр өчен гадәти күренешкә әйләнмәгән булса, Рамазан гаетендә коймак пешерү халыкның күңеленнән чыгып китәргә өлгермәгән, күрәсең. Шулай ук, гает котлауларының эчтәлекләре елдан-ел тирәнәя, мәгънәләре киңәя. Хәтерлим мәктәптә укыган чакларда, “Ураза гаете котлы булсын, коймакларыгыз тәмле булсын” кебек сүзләр язалар иде. Хәзер исә котлау өчен матуррак сүзләр сайлыйлар, фәлсәфи якын киләләр: “Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә ике дөнья бәхете насыйп итсен, күңелләребезгә иман нуры иңдерсен һ.б.” Дөрес, кемдер башкалардан килгән котлауларны матур язган дип уйлап, кабаттан да җибәрә, ләкин кешеләрнең мәгънәлерәк сүзләргә омтылуын яхшы күренеш дип танырга кирәктер. Сүзләрнең мәгънәләренә килгәндә, кичә иремнең дәү әнисе белән мондыйрак сөйләшү булды. Ул эйтэ:

-Иртәгә Гарәфә көне.
-Дәү әни, Гарәфә көн Корбан гаете алдыннан була бит, хаҗилар ул көнне Гарәфә тавына сәфәр кылалалар.
-Әйе, Корбан гаете алдыннан да, Рамазан гаете алдыннан да Гарәфә көн - мунча кереп, чистарынып гаеткә эзерләнә торган көн. Безнен әниләр дә шулай әйтә иде.

Күрәсең, халык арасында Гарәфә көненең мәгьнәсе киңәеп, әзрәк үзгәреш тә кичергән, кызык. Һәрхәлдә халыкта гает алдыннан өйләрне чистарту, Гает мунчасы керү, яңа киемнәр кию гадәте яши!!! Барча мөселманнарның Ураза гаетләре мөбәрәк булсын! Милләтебезгә, өммәтебезгә изге теләктә калып, зур сәламнәр - Рамазан аеның соңгы сәламнәрен җиткерәм!

Барчагызны якын итеп, ихтирам белән Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан

Киләчәк бар

Аллаһка шөкер, без монда татарча сөйләшәбез. Күпмедер вакыт элек моны да тоемлау мөмкин түгел иде. Димәк, хәлләр алай ук аяныч түгел. Киләчәк бар әле.

Резеда Сафиуллина
галимә, Казан

Казанда мөслимәләр ифтарда сөенеч-борчуларын уртаклашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Әфганстанда Ураза гаетенә әзерлек

Бәйрәм көнендә Казанда транспорт 4.30дан эшли башлый

Ураза гаете көнендә 17 июль Казанда 24 автобус һәм 3 троллейбус маршрутлары иртәнге 4.30дан йөри башлаячак. Бу хакта шәһәр идарәсе хәбәр итә.

Кадер кич

Габдулла Тукай

Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.

Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, —
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух;
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.

Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.

Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;
Тик диерләр: "Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!"

1911

дәвам

XS
SM
MD
LG