Accessibility links

Фестиваль көндәлеге

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда XI халыкара мөселман киносы фестивале уза. Азатлык бу вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен көндәлеккә теркәп бара.

Идел-Урал легионы турындагы "Кичерелмәгәннәр сугышы" фильмы җиңде

Фестивальдә Кыргызстанның "Курманжан Датка - таулар ханбикәсе" фильмы җиңде

"Курманҗан Датка татарларның Сөембикәсе кебек кыргызларның бәйсезлеге өчен көрәшкән бер ханбикә. Ул киноны карагач, кыргызлардан чын-чынлап көнләштем. Алар бәйсез дәүләт булгач, дошманны дошман, батырны батыр дип авыз тутырып әйтә ала. Әгәр дә татарлар андый фильм чыгарган булса, сепаратизмнан алып, "разжигание межнациональной розни"га хәтле гәепләрләр иде. Утыртып куймасалар әле..."

--Динә, тамашачы

"Ак чәчәкләр" кебек сериаллар күбрәк кирәк безгә

Миңа калса, "Ак чәчәкләр" ТНВ төшергән фильмнар арасында иң уңышлыларыннан. Телевезион спектакльгә охшаган, яисә бөтенләй бернигә ярамый дип әйтүчеләр дә бар. Бәлки бу безгә таныш театр актерлары уйнаганга гына шулайдыр, белмим, бу өлкәдә белгеч түгел. Әле фильмның сериал буларак та төшерелгәнен онытмаска кирәк. Шулай да фильм миңа ошады. Минем янда мышык-мышык борын тартып елый-елый карап утыручылар да битараф калмагандыр дип әйтәсе килә. Уңай якларын бәяләп шуны әйтергә мөмкин, беренчедән, теләсә-нинди генә сюжет түгел, ә классигыбыз Габдрахман Әпсәләмов әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Ә медицина темасы бүген бик актуаль. Бәлки ак халатлы шәфкать ияләре дә карап, үзләре өчен ниндидер нәтиҗә чыгарыр дигән өмет бар. Аннары чит илләрдән кертелгән тозсыз, мәгънәсез сериалларны күрсәткәнче, шушындый фильмнар күбрәк төшерелсә әйбәтрәк булыр иде, минемчә. Аны бит әле балалар да карый, бәлки китап укырга яратмаучы яшь буын шулай итеп булса да, классикларыбызның әсәрләре белән таныша алыр иде. Кино бөтен ваклыкларына кадәр уйлап эшләнелгән, шул чордагы бизәнү әйберләре, киенү рәвешләре, җиһазлар, машиналар, Казанның иске урамнары, барысы да нәкъ шул чордагыча. Шәхсән үземә никтер ул елларда бүгенгегә караганда кешеләре дә чиста күңеллерәк, дөньясы да башкачарак булгандыр кебек тоела. Безнең әти-әниләрнең, әби-бабайларның яшь чагы, шул чордагы җырлар, яшәү рәвеше. Болар миңа кызык. Ә инде тискәре якларына килгәндә кайбер урыннарда актерларның уены ышандырмый, ничектер кәгазьдән укып сөйләгән кебек кенә, ә кино ихласлык таләп итә. Бу яктан Әзһәр Шакиров, Резидә Сәләхова, Рамил Төхвәтуллин (бөтенесен дә язып тормыйм) кебек үзләрен иркен тотып уйнаучы, халыкны ышандыра белүче, сүзләрен үтемле итеп әйтә алучы артистларны билгеләп үтәсем килә. Шуңа да иң беренче чиратта, актерларны кастинг уздырып, иләк аша гына үткәреп алырга кирәк. Хәтта бер ике сүз әйтерлек кенә роль булса да.

--Фәния, журналист

"Татар классикасын экранлаштырырга кирәк"

10 сентябрь "Родина" кинотеатрына "Ак чәчәкләр"не карарга 1000нән артык кеше килде. Фильм биш залда күрсәтелде, халык баскычларда, идәндә утырып карады. "Яңа Гасыр телерадио ширкәте баш продюсеры Миләүшә Айтуганова, "Ак чәчәкләр" "Яңа Гасыр" өчен төшерелгән 10 өлештән торган сериалның фестиваль өчен әзерләнгән әсәре иде диде һәм кешенең күп килүен халыкның татарча кино карарга зур теләге белән аңлатты.

"Көрдләрнең дәүләте юк, әмма киносы бар"

Фестивальне яктыртырга килгән журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр Гыйрактан көрд режиссеры Шахаван Идресның "Көлнең йөзе" киносына аерым игътибар бирде. Аны кайберләүләр "Гыйракның Кустурицасы" дип атады. "Сугыш барган илдә шундый кино төшерә алалар дип күз алдыма китерә алмаган идем. Шул кадәр яхшы фильм. Көрдләр үзләре "безнең дәүләтебез юк, әмма кинобыз бар" дип әйтә бит. Казан кино фестивале моны күрә алды", диде Мәскәү блогеры Дарья Митина.

Гыйрактагы бер авылның мөселман гаиләсенә табут кайта. Мәетне танып булмый. Әммә аны кәфенгә төрер алдыннан юа башлагач, аның сөннәткә утыртылмаганы ачыклана. Һәм шик туа - мөселманмы ул, христианмы (авылларында бер христиан гаиләсе да бар, аларның уллары да сугышка киткән булган). Бер сәгать дәвамында (кинода ул бер сәгать, чынбарлыкта - 3 көн) бәхәс бара - аны ничек күмәргә: кәфенгә төреп Көръән укыпмы, я исә кире табутка салып, тәре куяргамы. Тәмам сугышып туктагач, компромисска киләләр - кабернең бер ягына тәре куйсалар, икенче ягына - капма каршы - Көръән сүрәләре язылган таш.

Сугыш һәм бала хәсрәте

Фестивальнең миссиясе һәм төшерү осталыгын исәпкә алганда быелгы фаворитлар Иран һәм Төркия фильмнары. Иран режиссеры Әмирхөсәин Азгари төшергән "Чиксез" фильмы узган ел Токио кино фестивалендә бүләккә ия булган иде.

"Ак чәчәкләр" кем өчен төшерелгән?

Табиблар турында фильмнардан да уңышлырак тема була ала микән. "Ак чәчәкләр"не төшерүчеләр моны белгән булса кирәк. Нәрсә турында иде ул? Әлбәттә, мәхәббәт, намус һәм ихласлык турында иде. Тагын нәрсә турында булсын? Һөнәри осталык турында булырга тиеш иде ул. Әмма һөнәри осталык турында үз эшен белгән кешеләр төшерергә тиеш. Әгәр дә актерларның эшен оркестр музыкантлары белән чагыштырсак - коточкыч иде. Дирижер, ягъни режиссер кайда иде соң? Актерлар үзләре җыелып үзләре теләгәнчә уйнаган дигән тәэсир калды. Кем өчен иде бу фильм? Без яхшыны начардан аера беләбез. Кайда сез, осталар?

--Наилə Нурмөхәмәдова, педагог

Татарстанда торып татарча кино карый алмыйм. Ничек кәеф төшмәсен?

"Ак чәчәкләр"гә кереп булмады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:30 0:00

дәвам

XS
SM
MD
LG