Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сүрия-Төркия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшерү
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Су-24 очкычныың янып җиргә төшүе һәм ике очучының парашют белән сикереп котылуы видеога төшерелгән. (AP)

Русия-Төркия низагы

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшерде. Бу вакыйга ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерде.

- Русия төрек ватандашларына карата виза тәртибе кертә

- Башкортстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне яңадан караячак

- Русия Төркия азык-төлегенә чикләүләр игълан итте

- Төркия Русиягә каршы чикләүләр кертмәячәген белдерде

- Путин Парижда ачылган климат саммитында Эрдоган белән очрашудан баш тартты

- Эрдоган Русия чикләүләренә җавап чаралары белән янады

Белградта Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары очрашты

Әхмәт Давутоглу: "Сүрия Русиянең империячел максатларының өлеше булырга тиеш түгел"

Әхмәт Давутоглу
Әхмәт Давутоглу

Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу Русиянең Сүриядәге гыйсъянчылар контролендә булган Идлиб шәһәрен бомбалавын хөкем итте һәм "Сүрия җирләре Русиянең империячел максатларының бер өлеше бер өлеше" булырга тиеш түгел дип белдерде. Reuters хәбәр итүенчә, Давутоглу моны Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе депутатлары алдында чыгыш ясаганда әйткән. Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Русия бомбалаулары нәтиҗәсендә Сүриядә 600ләп тыныч кешенең һәлак булуы, 200 тыныч кешенең 20 декабрьдә Русия Идлиб виләятен бомбалаганда үтерелүен белдергән иде. Чавушоглу әйтүенчә, Русия бомбалауларының 90 проценты "Ислам дәүләте" төркеме контролендә булмаган җирләргә туры килә.

Эрдоган Путинга Сүрия төрекмәннәре турында әйткән булуын белдерде

Рәҗәп Таййип Эрдоган
Рәҗәп Таййип Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган элегрәк Русия президенты Владимир Путинга Сүриянең Төркия чиге янындагы өлешендә яшәүче төрекмәннәр турында сөйләгәне булганлыгын белдерде. Эрдоган моны Бурсада сәүдә-сәнәгать пулатында чыгыш ясаганда әйткән. Төркиянең NTV телевидениесе Эрдоганның "Байырбуджакта (Сүриянең төньягы) "Ислам дәүләте" оешмасы булмавын, бары тик Сүрия төрекмәннәре генә булуына Путинга мин шәхсән үзем әйткән идем", дигән сүзләрен китерә. 17 декабрьдәге зур матбугат очрашуында Путин Сүриядәге төрекмәннәр турында берни дә белмәгәнлеген әйтте һәм "безгә беркем дә әйтмәде бит", диде.

Су-24 "кара тартма"сыннан мәгълүмат алу мөмкин түгел

"Кара тартма" турында матбугат очрашуы уздырган саклану министрлыгы вәкилләре Сергей Байнетов (с) һәм Никлоай Примак (у)
"Кара тартма" турында матбугат очрашуы уздырган саклану министрлыгы вәкилләре Сергей Байнетов (с) һәм Никлоай Примак (у)

Русия саклану министрлыгы Русиянең Төркия бәреп төшергән Су-24 хәрби очкычындагы мәгълүматларны туплап барган "кара тартма"ның бик каты зыян күргәнлеген, андагы мәгълүматларны укып булмавын белдерде. Тартмадагы 16 микросхемадан 13енең җимелгән булуы, өчесенең зур зыян күргәнлеге әйтелә. Мәгълүматны микросхема кристалларыннан алу өчен Русиядәге фәнни-тикшеренү оешмаларын җәлеп итәргә җыеналар. Бу эшнең бик озакка сузыалачагы белдерелде.

НАТО Төркияне сакларга кораблар һәм очкычлар җибәрә

Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

НАТО Төркиянең Сүрия чигендәге һава киңлекләрен саклау өчен төбәккә хәрби кораблар һәм очкычлар җибәрә. Бу турыда Reuters агентлыгына НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг белдергән. Аның әйтүенчә, бу чараның максаты, аерым алганда, Русиянең Су-24 очкычы белән булган хәлнең кабатлануына юл куймау. “Без төбәктәге тотрыксыз вазгыятьне исәпкә алып Төркиянең иминлеген тәэмин итү чаралары турында килештек ди Столтенберг.

ФСБ төрекләргә бәйле банкларны тентегән

​Русия федераль иминлек хезмәте төрек капиталы булган дүрт банкта тентүләр уздырган. Hurriyet газеты үз чыганакларына таянып ФСБның аларда акча юу эзләрен табарга теләве турында яза. 17 декабрьдә алар банк документларын тикшергән, әмма бернинди дә канунсыз эш тапмаган диелә.

Төркия Су-24 очкычы өчен компенсация түләмәячәк

Төркия бәреп төшергән Су-24
Төркия бәреп төшергән Су-24

Анкара Төркия һава көчләре бәреп төшергән Русиянең Су-24 хәрби очкычы өчен компенсация түләмәячәк. Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, бу турыда Төркия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Танью Билгич белдергән. Билгич шулай ук Төркиядән бернинди хәрби куркыныч янамый, Мәскәү бу куркынычны арттырып күрсәтә, дип әйткән. Бүген Русия тышкы эшләр министры урынбасары Алексей Мешков Төркия "халыкара хокукый нормалар таләп иткәннең кимендәгесен эшләргә – гафу үтенергә, зыянны капларга һәм мондый хәлләрнең кабатланмавын гарантияләргә тиеш", дигән иде.

Русия Төркиягә каршы чикләүләрне киңәйтергә җыена

Русиянең икътисади үсеш министрлыгы Төркиягә каршы чикләүләрне киңәйтү һәм төгәл билгеләү проекты әзерләгән. Бу турыда "Коммерсант" газеты яза. Газет язуынча, әлеге проектта Төркия юрисдикциясендәге ширкәтләргә башкару тыелган эшләр исемлеге язылган. Сүз төзелеш эшләрен, туризм һәм кунакханәләр хезмәтләрен, шулай ук агач эшкәртүне һәм Русия очучыларын Төркиядә укытуны тыю турында бара.

Анкара белән киеренкелек Макдональдсның Русиядәге "Монополия" чарасына кагылган

Макдональдс бөтен Русия буйлап уздырылучы "Монополия" дигән чарада Төркиягә 70 юллама уйнатырга тиеш иде. Казанның Әмирхан урамындагы ресторан эчендәге элмә тактада Төркия сүзен кәгазь ябыштырып каплаганнар, ә кофе савытында Төркия сүзе калган. Хезмәткәрләр Азатлык соравына җавап биреп моның Төркия белән Русия арасындагы киеренкелеккә бәйле булырга мөмкинлеген фаразладылар, төгәл җавап бирә алмадылар.

дәвам

XS
SM
MD
LG