2000 елның августында "Курск" Баренц диңгезендә Русия Төньяк флотының 30 көймәсе белән күнегүләр үтә. Флотилия башында "Бөек Петр" крейсеры була. Күнегүләр өчен Мурманскидан 150 чакырым төньяк-көнчыгышка таба урын бүленә. Русия күнегүләрен АКШның "Мемфис" тибындагы ике көймәсе күзәтеп тора.
"Курск" - Оскар тибындагы атом су асты көймәсе. 1994 елда Северодвинскида төзелгән. Бу типтагы көймәләр батмый дип санала иде - аларның тышлыгы ике катлы.
Көймә винты
154 м
18.2 м
- Егәрлеге: 98 000 ат көче
- Тизлеге: өстә 15 төен (33.3 км/с). Су астында - 33 төен (52 км/с)
- Йөзү дәвере: 120 тәүлек
- Эш итү тирәнлеге: 420 м
- Максималь тирәнлек: 500 м
Ике атом реакторы
Экипаж: 130 кеше
24 "Гранит" ракетасы
24 "Шквал" торпедасы
533 мм торпедалар өчен дүрт
650 мм торпедалар өчен ике җайланма
Торпеда бүлегендәге су үткәрми торган ишекләр шартлау вакытында ачык була. Шул сәбәпле тугыз бүлекнең беренче икесе шартлый. 7 кеше һәлак була, 36сы яралана. Экипаж коткару системын куллана алмый.
Күнегү вакытында "Курск" су өстендәге көймәләргә шартлы рәвештә "Гранит" ракетасын җибәрә.
Рәсми мәгълүматка күрә, җирле вакыт белән 11:28дә торпеда бүлегенә водород пероксиды тарала. Торпедаларда ягулык буларак кулланылган матдә җиз һәм бакыр белән реакциягә кереп шартлауга китерә.
Беренче шартлаудан соң сейсмометрлар Рихтер үлчәме белән 1.5 - 2.2 балл дәрәҗәсендә тетрәүләр терки.
Шартлау нәтиҗәсендә көймәнең 1000 метр тирәнлек басымына да чыдый торган корпусы җимерелә. Икенче һәм дүртенче бүлекләргә секундына 90 мең литр тизлек белән су тула башлый. Андагы кешеләр һәлак була. Атом реакторлы бүлекләр шул килеш кала.
Икенче шартлаудан соң бар төньяк Европада сейсмометрлар Рихтер үлчәме белән 3.5 - 4.4 балл дәрәҗәсендә тетрәүләр терки.
Ике шартлаудан соң 23 диңгезче исән кала. Алар тугызынчы бүлеккә җыела. Икенче запас ишектән берәм-берәм көймәдән чыгу мөмкинлекге булса да, экипаж коткару көймәсен көтәргә карар итә. Реакторлар сүнгәннән соң тиздән энергия чыганагы да сүнә. Көймәдә температура төшә башлый. Коткаручылар экипаж белән элемтәгә керә алмый.
1
2
Көймә винты
154 м
18.2 м
- Егәрлеге: 98 000 ат көче
- Тизлеге: су өстендә 15 төен (33.3 км/с), су астында 33 төен (52 км/с)
- Йөзү дәвере: 120 тәүлек
- Эш итү тирәнлеге: 420 м
- Максималь тирәнлек: 500 м
i
i
i
i
1
2
2
1
2
1
2
15 август 2000
Диңгез идарәсе коткару эшләрен башлау турында игълан итә. Һәлакәт урынына 20дән артык көймә килә. Әмма давыл эш башларга комачаулый.

Экипажны коткаруга өмет аз кала. Русиянең мәгълүмат чаралары көймә эченә су кергән дигән версия тарата.
108 м
18 август 2000
Коткару җиһазы беренче тапкыр көймә янына төшә. Көчле агым сәбәпле ул көймәгә тоташа алмый. 20 август коткару эшләренә Норвегия һәм британ су асты көймәләре кушыла.
21 август 2000
Сәгать 13:00 тирәсендә дайверлар төркеме бер запас чыгышның эчке һәм тышкы бүлекләрен ача.

Запас чыгыш янында коткаручылар беренче мәетне күрә. Сәгать 17:00дә Төньяк флот вице-адмиралы Михаил Моцак "Курск" экипажының үлемен раслый. Коткару операциясе туктатыла, көймәне камера белән өйрәнү дәвам итә.
"Курск" көймәсенең борыныннан кала зур өлеше өскә күтәрелә. 2001 елның 3 октябрендә ул Мурмански янындагы Росляков корылмасына китерелә. Бер елдан артык су төбендә яткан көймә су өстенә "Giant 4" баржасы ярдәмендә күтәрелә.

Көймәнең зыян күргән борын өлеше робот пычкы белән кисеп алына.
Җимерекләр арасыннан 118 мәетнең 115е табып чыгарыла һәм җирләнә. Торпеда бүлегендә өч кешенең кем икәне ачыкланмый кала.
Үлгәннәр
0
Шартлау
Коткару
Норвегия
Швеция
Финляндия
Русия
КУРСК
"Курск" су асты көймәсе һәлакате

Русиянең атом су асты көймәсе батмый дип санала иде, әмма 2000 елның 12 августында анда 118 диңгезче һәлак булды. Ике шартлаудан соң "Курск" су төбенә китте. Бу ничек булды һәм коткару эшләре ничек барды?
Чыганак: mmspektrum.com, akademon.cz, wikipedie.cz, military.cz, ru.wikipedia.org