ЕБС (Еш Бирелгән Сораулар)
Сезнең сәхифәдә аудио язманы ничек тыңлап була?
Безнең MP3 форматындагы язмаларны уйнаткычларның күбесе “таный”. Шуңа күрә, дөрес көйләнгән булса, сезнең санактагы уйнаткыч та аларны уйнатырга тиеш.
Windows системын куллансагыз, аның үз уйнаткычы бар: Windows Media Player 9 йә тагын да яңарак уйнаткыч куллану хәерлерәк.
RealPlayer куллансагыз, 10нчы йә тагын да яңарак версияне киңәш итәбез.
Аудио бәйләмәсенә баскач ул уйнамаса, нишләргә?
Уйнаткычыгыз яңа, интернет тизлеге җитәрлек дәрәҗәдә булып та уйнамаса, бәлки, утдиварын агымны үткәрерлек итеп көйләргә кирәктер. Кызганычка каршы, бу һәр очракта үзенчә хәл ителә. Шуңа күрә, эш урынында йә интернет кафеда булсагыз, андагы белгечкә мөрәҗәгать итегез.
Сәхифәгез нинди гизгечләр белән ачыла?
Azatliq.org сәхифәсе барлык гизгечләр белән диярлек ачыла. Алай да ул Internet Explorer 7.х йә Mozilla Firefox 1.х я 2.х өчен яраклаштырылган.
Azatliq.org йорт-сәхифәм булсын өчен нишләргә?
Windows өчен Internet Explorer 6 йә тагын да яңаракны куллансагыз:
- "Әсбаплар" сайлагында "гизгеч сыйфатларына..." керегез
- “Гомүм” тактасының йорт-сәхифә бүлегендә адрес юлына
http://www.azatliq.org дип языгыз
- “Әйе” төймәсенә басыгыз
Windows өчен Firefox 2.х:
- "Әсбаплар" сайлагында "Сыйфатларны..." сайлагыз- “Төп” тактасының “йорт-сәхифә” дигән урынында
http://www.azatliq.org дип языгыз- “Әйе” төймәсенә басыгыз
MacОС х өчен Firefox 2.х:
- "Әсбаплар" сайлагында "Сыйфатларны..." сайлагыз
- “Төп” тактасының “йорт-сәхифә” дигән урынында
http://www.azatliq.org дип языгыз
- “Әйе” төймәсенә басыгыз
Сорауларыгыз булса, безгә
хат языгыз.