тыңлау

хәзер эфирда

шимбә тапшыруы (кабатлау)

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


Азатлык радиосының һөнәри журналистика стандартлары

Азатлык радиосы хәбәрчеләре һәм аңа хәбәр бирүчеләр түбәндәге принциплар нигезендә эш итәргә тиеш:

Төгәллек

Азатлык радиосы хәбәрчесе, бар тапшыруларның һәм язмаларның (шул исәптән интернет аша таратылган өлешенең дә) фактик яктан төгәл булуы өчен хәленнән килгәнен барын да эшләргә тиеш. Факт хакында шик йә каршылыклар бар икән, мәгълүмәтнең кимендә ике бәйсез чыганактан раслануы мотлак.

Азатлык радиосы хәбәрчесе имеш-мимеш яисә нигезләнмәгән мәгълүмәткә таянган материал тапшыра йә бастыра алмый.

Тарафлар алмау

Һәр мәгълүмәт, вакыйгалар барышын һәм аның тирәсендәге мәсьәләләрне тирәннән аңлау күз алдында тотылган фактик сурәтне күрсәтү аша, бернинди тарафны алмый һәм бозылмый тәкъдим ителә.

Хәбәрчеләр каршы һәм башка карашларны бар мәсьәләләрдә дә төгәл һәм баланслы итеп бирә. Әгәр дә карашлары мөһим булган төркем яисә аерым шәхес коментар бирүдән баш тарта икән, моны мәкаләдә ипләп кенә әйтү урынлы.

Азатлык радиосы, тапшырулар ясаган төбәкләрдәге сәяси партияләргә, хакимияттәге йә оппозициядәге төркемнәргә, мөхәҗирияттәге җәмгыятьләргә, сәүдә йә башка шундый мәнфәгате булган оешмаларга, дини хәятләргә бәйле түгел, һәм аерым сәяси, икътисадый йә дини карашларны якламый һәм куәтләми.

Анализ, коментар һәм баш мәкаләләр

Тыңлаучыларның Азатлыкта тәкъдим ителгән мәгълүмәтнең әһәмиятен һәм мәгънәсен яхшырак аңлавына ирешү өчен, бар тапшырулар һәм язмаларда мәсьәләгә караган киңрәк мәгълүмәт булырга тиеш. Фактик хәбәрләргә аны әзерләүче үзенең карашын йә бәяләмәсен кертә алмый.

Азатлык радиосы, гадәттә, коментарлар бирми. Шәхси карашка караганда өстенлек вакыйганы төрле яктан тикшерүгә юнәлдерелә. Азатлык хезмәткәрләре тарафыннан коментар чыгарма буларак һәм алдан югары җитәкчелек рөхсәтен алу белән генә языла ала. Читтәге белгечтән алынган коментарлар исә Азатлык радиосының һөнәри стандартларына туры килергә тиеш.

Сөйләү рәвеше һәм ихтирам

Тапшырулар һәм язмалар һәрвакыт тыныч һәм салмак рәвештә булырга, бар шәхесләрнең дә кеше хокукларын хөрмәт итүнең, мәдәниятле, дәлилләргә нигезләнгән сөйләмнең үрнәге булырга тиеш. Тапшырулар һәм язмаларда нинди дә булса шәхескә йә төркемгә дини, милли, иҗтимагый яисә мәдәни тамгалар тагылмый, әдәп вә зәвык стандартлары үтәлә.

Тапшырулар һәм язмаларда шулай ук нәфрәт йә көч куллануга өндәүләр кергән материал була алмый. Төрле чуалышлар һәм башка шундый киеренке вәзгыять турында хәбәр итү баланслы булырга һәм фактларга нигезләнергә тиеш.

Ачыктан-ачык яклау белән мавыкмау

Азатлык радиосы демократик дәүләтләр өчен уртак булган кеше хокукларын һәм демократияне яклый. Әмма Азатлык һичкенә дә аерым сәясәт алып баруны, яисә нинди дә булса аерым бер канун кабул итүне алга сөрми. Аның програмнары шулай ук аерым намзәтләрне сайланган йә билгеләнгән идарәләргә уздыруны, йә киресенчә тоткарлауны да куәтләми. 

Азатлык радиосы, Европада иминлек вә хезмәтәшлек оешмасының Хельсинкидәге Төгәлләү Актында әйтелгәнчә, бар милләтләрнең дә үзбилгеләнү хокукын яклый. Ләкин тапшырулар һәм язмалар аерылып һәм бүленеп чыгу очракларын яклый алмый.

Халыкара дәрәҗәдә танылган формаларда Азатлык радиосы сәяхәт һәм күчеп китү иреклеген яклый. Әмма Азатлык тапшырулары һәм язмаларында качып китүгә һәм мөхәҗирияткә өндәүләр була алмый.

Әхлакый тотыш

Азатлык хезмәткәрләре һәм аның програмнарына өлеш кертүчеләр үз эшләрендә иң югары әхлакый стандартларны үтәргә, аеруча зур игътибарны бигрәк тә мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмауга, үзләренең тапшырулар ясаган төбәктә дә, аннан читтә дә аерым шәхесләр, төркемнәр белән сәяси сәүдә мәнфәгатьләрне алга сөрмәүгә бирергә тиеш.

Азатлык хезмәткәрләре һәм аның эшенә өлеш кертүчеләр Азатлык абруен һәм үзләренең җәмәгать эшлеклесе буларак статусын шәхси мәнфәгатьләрен кайгырту өчен куллана алмый.

 

АЗАТЛЫК МАТЕРИАЛЛАРЫН КУЛЛАНУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
 
Язмаларны күчереп бастыру, аудио һәм видеоларны куллану
Азатлык радиосы үз сәхифәсендә урнаштырылган язмаларның башка урыннарда кулланылуын, күчерелеп бастырылуын, таратылуын хуплый. Ләкин Азатлык материалларын сату катгый рәвештә тыелган.

Азатлык язмасын кулланган очракта без сездән Азатлыкка ишарә бирүегезне үтенәбез:

* Azatliq.org сәхифәсендәге оригинал язмага сылтама куюны

* Һәр язмада түбәндәге мәгълүмат урнаштыруны:

Азатлык Радиосы © 2011 RFE/RL, Inc. | Азатлык Радиосы рөхсәте белән күчереп бастырылган

Язманың аерым өлешләрен кулланган очракта, бу турыда искәртүегезне, язманың мәгънәсен, исемен, җисемен үзгәртмәвегезне үтенәбез. Азатлык радиосы биргән рөхсәтен теләгән вакытта кире алырга мөмкин.

Интернет аша трансляцияләр, архив тапшырулар нигездә шәхси куллану өчен. Азатлыктан рөхсәт алмыйча бу тапшыруларны куллану, тапшыру тыелган.

Азатлык радиосы материалларын куллану рөхсәтен алу өчен безгә языгыз: azatliq@rferl.org.

Өченче тараф материаллары
Азатлык радиосының кайбер хәбәрләрендә Associated Press, Reuters, Agence France-Presse, ITAR-TASS һәм башка шундый агентлыклар (“Өченче тараф”) материаллары кулланылган булырга мөмкин. Андый материалларны кулланыр алдыннан сез рөхсәтне Азатлыктан гына түгел, ә шул “Өченче тараф”тан да алырга тиеш.

Тышкы сылтамалар
Азатлык радиосы кайвакыт үзенең сәхифәсенә Азатлык белән бәйле булмаган шәхесләр йә оешмаларның интернет сәхифәләренә сылтамалар урнаштыра. Бу очракта гадәттә табыш казанмаган, тараф тотмаган иҗтимагый оешмаларга өстенлек бирелә. Азатлык радиосы бу сәхифәләрнең эчтәлеге һәм сыйфаты, андагы мәгълүматның дөреслеге һәм төгәллеге өчен җавап бирми. Андый мәгълүматны куллану нәтиҗәсендә килгән зыян өчен дә Азатлык радиосы җаваплы булырга тиеш түгел.

Сылтама бирү
Азатлык радиосы материалларын уку-укыту эшләрендә кулланган очракта, сылтама бирегез. Сылтама бирү тәртибен монда табып була:

APA:
Electronic Reference Formats Recommended by the American Psychological Association

Chicago & Turabian:
A Brief Citation Guide for Internet Sources in History and the Humanities (by Melvin E. Page)

General Resource:
Karla's Guide To Citation Guidelines



ШӘХСИ МӘГЪЛҮМАТ

Азатлык радиосы интернет кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклауга, интернетка күзәтелүсез керүгә һәм анда ирекле гизүгә хокуклары булуын таный.

Кулланучыларга яхшырак хезмәт күрсәтү нисбәтеннән без алардан һәм алар турында ике төрле мәгълүмат туплый алабыз: безнең email рәвешендә таратыла торган хәбәрләргә язылган кулланучыларның email адресларын һәм безнең сәхифәгә керү саны турында статистик мәгълүмат.

Email адрес
Азатлык хәбәрләренә язылган кулланучылар безгә ихтыярый рәвештә үзләренең email адресларын җибәрә. Азатлык радиосы бу адресларны башка макасатларда куллану өчен нинди дә булса өченче тарафка беркайчан да тапшырмый. Әбүнәчеләр исемлеге хәбәр таратудан башка максатларда кулланылмый. Әбүнәчеләр теләгән вакытта хәбәр алудан баш тарта ала. Баш тарту тәртибе хәбәрләр хатында һәм сәхифәдә китерелгән. Баш тарту белән проблем чыкса, әбүнәче безгә мөрәҗәгать итә ала: azatliq@rferl.org

Статистик мәгълүмат
Башка сәхифәләр шикелле Азатлык та үз сәхифәсенә керүчеләр турында мәгълүмат туплый. Моның максаты – сәхифәгә кайсы илләрдән, нинди битләргә, ничә кеше кергән һ.б. шундый мәгълүмат туплау. Бу мәгълүмат кулланучының үзе турында түгел, бары тик аның санагының серверга тоташу номеры. Бу мәгълүматлар сәхифәнең сыйфатын яхшырту һәм кулланчыларга яхшырак хезмәт күрсәтү өчен кулланыла.

Сораулар йә фикерләрегезне бу адреска җибәрә аласыз: azatliq@rferl.org