Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алсу Уяндыкта дусларын җыйды

"Бердәмлектә без көчлебез". Башкортостанның Илеш районында, ямьле Агыйдел елгасы буенда урнашкан Уяндык авылында шундый исем белән зур концерт узды. Бәйрәмне оештыручылар - шушы авылда туып үскән эшәмәкәр Ралиф Сафин һәм аның кызы, мәшһүр җырчы Алсу. Бирегә килгән халык мәдәни програмнан тыш төрле спорт ярышларында да катнашты. Монда гер күтәрү, милли көрәш һәм кул көрәше ярышлары узды. Абсолют чемпион исемен Уфа көрәшчесе Рәдиф Акчурин яулады. Ул бүләккә җиңел машина алды. Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның һәм Башкортостанның эстрада йолдызлары, Мәскәү кунаклары чыгыш ясады. [Рузил Имамов фотолары]

XS
SM
MD
LG