Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инвалидлар өчен кеше үтә алмаслык юллар

Лондонда үтүче җәйге паралимпия уеннарында Русия такымы алтын медальләр саны белән дә, гомуми медальләр саны белән дә өченче урында бара. Элекке еллардагы ярышлар белән чагыштырганда әлегә бу шактый яхшы нәтиҗә. 2008 елда Пекинда үткән паралимпия ярышларында Русия 8-нче урында булса, 2004 елда Афинда беренче унлыкка да керә алмаган иде. Әмма әлегә Русиядә инвалидларның зур күпчелеге спорт төрләре белән актив шөгыльләнү түгел, тиешле шартлар булмау сәбәпле, өйләреннән дә чыга алмый утыра. Кәгазьдә инвалид арбалары өчен махсус юл буларак теркәлсә, кемгәдер акчасы түләнсә дә, әлеге фотолардан күренгәнчә, күп кенә андый юллар хәтта үз аягы белән йөрүчеләр дә үтә алмаслык яки елылып имгәнерлек итеп ясалган.

XS
SM
MD
LG