Татарстанның керәшен оешмасы һәм Мамадыш район хакимияте Питрау уңаеннан 12 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында Бөтенрусия керәшен культурасы фестивале үткәрергә әзерләнә. Бәйрәм кичке сәгать биштә башланып, таңга кадәр дәвам итәчәк. 8 июньдә керәшеннәр Менделеевск районы Иске Гришкин авылында Тройсын бәйрәме уздырган иде. Әле чарадан Валентина Мамакова фотоларын тәкъдим итәбез.