Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
#FREEALSU
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
Чех Пресс Фото 2014 җиңүчеләре
15 октябрь 2014
Быелгы Чех Пресс Фото бәйгесендә күпчелек фотолар Украинадагы инкыйлаб белән бәйле сурәтләр булды. Дөнья пресс фото бәйгесе нигезендә оештырылучы бу чарада былтыр Чехия һәм Словакиядә яшәгән фотографларның журналистик фотолары катнашты.
1
Чех пресс фото бәйгесезенең ел фотосы: Киевтагы чуалышларда яраланган кеше борынгы дини рәсем яныннан узып бара. (epa/Филип Сингер)
2
Кайнар хәбәр номинациясендә беренче урын: Киевның Бәйсезлек мәйданында Украина милициясе хезмәткәрләре, 29 ноябрь 2013. (epa/Филип Сингер)
3
Кайнар хәбәр номинациясендә икенче урын: Янган бинаның ватык тәрәзәләреннән Киевның бәйсезлек мәйданы күренеше. (Петр Шеломовский)
4
Кайнар хәбәр номинациясендә өченче урын: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Украинаның көнчыгышындагы Грабово авылы янына җимерелеп төшкән Боинг 777 очкычында һәлак булганнарның җәсәдләрен җыя. (Петр Шеломовский)
5
Гомуми хәбәрләр номинациясендә беренче урын: Каһирәдән кораб белән Италиягә китәргә җыенган сүрияле Әнәс Габделдаим гаиләсе белән хушлаша. (Станислав Крупар)
6
Гомуми хәбәрләр номинациясендә икенче урын: Киев баррикадаларындагы демонстрациячеләр. (Юрай Мравец)
7
Гомуми хәбәрләр номинациясендә аерым бүләк: 2014 елның 6 июнендә Икенче дөнья сугышындагы АКШ хәрбие киемен кигән кеше беректәшләрнең Нормандиягә килүенә 70 ел тулуны искә ала. (Denik/Мартин Дивишек)
8
Гомуми хәбәрләр номинациясендә өченче урын: Чехиянең Һвозды урманында менталь авырулар үзәгендә яшәүчеләр өйләнешә. (Штепан Һон)
9
Спорт номинациясендә беренче урын: Сочи Олимпия уеннарында чаңгыда ярышучылар. (CTK/Роман Вондроуш)
10
Спорт номинациясендә икенче урын: Киевның спорт җиһазлары куелган бер паркында 81 яшьлек элекке атлет үзенең яшь чактагы фотосын күрсәтә. (epa/Филип Сингер)
11
Көндәлек тормыш номинациясендә икенче урын: Аутизм белән авыручы бала.("Respekt"/Милан Ярош)
12
Көндәлек тормыш: Сукырлар институтындагы балалар. (Ян Шибик)
13
Портрет номинациясендә беренче урын: "Украина инкыйлабындагы күпсанлы йөзләр" шәлкеменнән (Cesky Rozhlas/Филип Яндоурек)
14
Портрет номинациясендә икенче урын: Такси йөртүчене үтенгән өчен төрмәгә ябылган Любош Мико. (Mafra/Радек Калһоуш)
15
Хәбәрләрдәге кешеләр номинациясендә беренче урын: Андрей Киска Словакия президенты булып сайланырга җыена. (mono.sk/Томаш Һалаш)
16
Табигать һәм тирә-як мохит номинациясендә беренче урын: Ветеринария клиникасында этне су белән дәвалыйлар. ("Respekt"/Матей Странский)
17
Сәнгать номинациясендә беренче урын: Өлкәннәрнең бию кичәсе. (Михаель Һанке)
Чех Пресс Фото 2014 җиңүчеләре
Back to top
XS
SM
MD
LG