Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтачта хәләл ярминкә

18 июльдә Татарстанның Балтач районында хәләл сәнәгать паркы мәйданында “Балтач хәләл ярминкә” узды.

Ул көнне хәләл ризык җитештерүчеләр үз таварларын төшерелгән бәядән сатты. Биредә Татарстаннан тыш, Башкортстаннан, Оренбур, Мари Иле һәм Самар өлкәсеннән хәләл җитештерүчеләр дә бар иде. Хәләл сәнәгатьнең милли ассоциациясе (НАСИХ) ярминкәне Татарстан авыл хужалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан диния нәзарәте каршында эшләп килуче “Хәләл” стандарты комитеты, Балтач муниципаль районы, “Балтач” хәләл сәнәгать паркы ярдәме белән оештырылды. Балтачтагы хәләл ярминкәләр инде өченче ел рәттән оештырыла.

Ураза бәйрәменә багышлап үткәрелүче чарада популяр артистлар катнашты. Алар арасында “Казан егетләре” төркеме, Ильяс Халиков, Миләүшә Сафина һәм башкалар.

дәвам

XS
SM
MD
LG