Татарстанның Яшел үзән районы Чүрчил авылында Корбан гаетен мәчет янындагы аланлыкта табын җыеп үткәрделәр. Бәйрәм хөрмәтенә корбан итеннән плау пешерелде. Әлеге мәҗлес бигрәк тә өлкән буын белән балаларга хуш килде. Һава торышы да бәйрәмчә булды, 25 градуска кадәр җылытты.