Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехлар Мәскәү яклы президентка кызыл карта күрсәтте

Прагада 17 ноябрьдә Мәскәү куйган коммунистик режимнан котылуның 25 еллыгын бәйрәм итәргә җыелган чехлар президент Милош Земанга символик кызыл карта күрсәтеп протест белдерде. 1989 елгы Хәтфә инкыйлабында Чехословакиядәге коммунистик режим тыныч юл белән бәреп төшерелгән иде. Бәйрәмгә җыелган чехлар Европа берлегенең Русиягә карата чикләүләре мәсьәләсендә Мәскәү ягын алган, Pussy Riotның протест чараларын хөкем иткән, күптән түгел радиоинтервьюда вульгар сүзләр кулланган президент Милош Земанга ачу белдерде.

XS
SM
MD
LG