Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
#FREEALSU
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
Иранда улы үтерелгән ана җинаятьчене кичереп үлемнән саклап калды
18 апрель 2014
Иранда бер гаиләгә улларын үтерүчедән җәмәгатьчелек алдында уч алу мөмкинлеге бирелә. Хөкемгә тартылучыны асып үтерү вакытында аның аягыннан урындыкны бәреп төшерергә рөхсәт ителә, әмма ана кеше Балалның яңагына сугып аны кичерүен әйтә.
1
Хөкем ителгән Балалны асып үтерергә җыеналар. Бер ел элек ул 17 яшьлек Абдулланы үтергән өчен үлем җәзасына хөкем ителде.
2
Үлем җәзасын тормышка ашыруга бер көн калганда Балалның әнисе улын кичерәчәкләренә инде ышанмый.
3
Мазандаран вилаятенең Нур шәһәрендә халык үлем карарын гамәлгә ашыруны карау өчен җыелган.
4
Корбанның туганнары үлем җәзасына тартылучының урындыгын бәреп төшерергә тиеш. Бу уч алу дип атала.
5
Асып үтерү алдыннан Балалның туганнары елый.
6
Үтерелгән Абдулланың ата-аналары Балалны асып үтерү урынына бара.
7
Нәкъ асып үтерү вакытында Абдулланың анасы урындыкны бәреп төшерү урынына, Балалның яңагына сугып аны гафу итүен әйтте.
8
Әлеге карар үлем җәзасыннан котылып калуны аңлата. Аның муеныннан элмәкне салдыралар.
9
Гафу итүләре өчен иминлек көчләре гаилә башлыгына рәхмәт белдерә.
10
Үтерелгән Абдулла белән Балалның әниләре бергәләп елый.
11
12
Балалның туганнары кичерүләре өчен Абдулланың атасына рәхмәт белдерә
13
Балалның туганнары кочаклаша, әмма асып үтермәү әле аның азат ителәчәген аңлатмый.
14
Абдулла Хуссензаданың ата-анасы һәм сеңлесе үз өйләрендә. Алар инде элегрәк 11 яшьлек тагын бер улларын югалткан булган. Ул мотоцикл казасында һәлак булган.
15
Абдулланың ата-анасы зиратта.
Иранда улы үтерелгән ана җинаятьчене кичереп үлемнән саклап калды
Back to top
XS
SM
MD
LG