Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилевкә Кырымга керүне кем тыйганы билгесез


Мостафа Җәмилевкә Кырымга керүне кем тыйганы билгесез
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Җәләл кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевкә кырымга керүне бер генә рәсми зат та тыймады, дип белдерде. Аның әйтүенчә, тыю турында бернинди имзасыз һәм мөһерсез кәгазьне "Кырым самооборонасы" вәкилләре тапшырган. Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе, Украина халык депутаты Мостафа Җәмилевка Русия һәм Кырымга керү тыелмаган. Бу хакта Кырым парламенты рәисе урынбасары Константин Бахарев "Новости"га белдергән. "Дәүләт шурасы Җәмилевны Кырымнан чыгармау яки кертмәү турында бернинди карарлар да кабул итмәде", диде ул.

XS
SM
MD
LG