"Татар дозор"да Түбән Кама кызлар такымы җиңде
Казанда үткән 21 апрельдә узган "Татар дозор"д квест-уенында катнашкан җиде төркем төрле маршрут буйлап төрле биремнәрне үтәде. Алар Казанның Бауман урамы, Ирек мәйданы, Ляцкий бакчасы, Бутлеров урамы, Гумилев һәйкәле, Ленин бакчасы, Сукно бистәсе, Кирмән, Татар бистәсе, Клячкин шифаханәсе янында булды. Иң соңгы маршрут Казанның Меңъеллык паркындагы Кол Гали һәйкәле иде. Кыйссаи Йосыф әсәреннән өзекләр ярдәмендә алар шушы урынны билгели алды. Андагы паркта Зилантның авызына комган куелган була. Әлеге комганның эчендә флешка иде һәм анда беренче килүчеләрне котлау урнаштырылды. Беренче булып Түбән Камадан кызлар такымы килеп җитте.
мультимедиа
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
-
апрель 02, 2024
Татарстанга дроннар һөҗүм итте
-
апрель 01, 2024
Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды