Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирәмәл тавында югалучылар табылды


Ирәмәл тавында югалучылар табылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

Башкортстанның Белорет районында Ирәмәл табигать паркы биләмәсендә югалган Татарстан ватандаштары табылды. Кызганыч, хатынның 14 яшьлек кызы каты суыктан һәлак булган. 6 яшьлек малай һәм әнисе бик авыр хәлдә. Төнлә алар Чиләбе өлкәсенең Сатка хастаханәсенә җибәрелгән. Чаткы каласына килтерелде һәм тиздән махсус рейс белән Чиләбегә очтылар. Казаннан килеп Ирәмәл паркында ял итүче 33 яшьлек хатын кызы һәм улы белән Чиләбе өлкәсенең Төләк авылыннан 29 март иртәнге 9да чыгып киткәннәр. 11дә Ирәмәлгә күтәрелү урынында теркәлгәннәр. Алар кичке 6га кайтып җитәргә тиеш булган. Туристлар вакытында кайтмагач, коткаручылар эзләү башлады. Анда Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләре, полиция хезмәткәрләре - барлыгы185 кеше катнашты. Шулай ук эзләүдә 15 каргизгеч һәм МИ-8 боралагы да файдаланылган. Туристлар ике тәүлектән соң гына табылган. Аларның җылы киемнәре дә, шырпылары да булмаган. Ирәмәлдә төннәрен суыклык минус 22гә кадәр җиткән. Ирәмәл табигать паркы Белорет, Учалы районнары белән Чиләбе өлкәсе чигендә урнашкан. Аның мәйданы 49 гектардан артык.

XS
SM
MD
LG