Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия-Сүрия чигендә йөк машиналары янды


Төркия-Сүрия чигендә йөк машиналары янды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:54 0:00

Сүриянең Азаз виләятендә Төркия белән Сүрия арасындагы Баб әс-Сәлам чик капкасы янында бүген йөк машиналары янды. Янгынны сүндерергә ярдәм иткән һәм бу хәлне видеога төшергән һуманитар ярдәм хезмәткәрләре бу янгынның һавадан бомбалау нәтиҗәсендә чыгуны әйтә. Шулай ук бүген гыйсъянчылар контролендәге чик капкасы башлыгы йөк машиналары гаражының һавадан утка тотылуын, өч кешенең һәлак булуын белдерде. Видеога төшергән һуманитар ярдәм хезмәткәрләре моны Русия һава һөҗүме нәтиҗәсе дип исәпләүләрен әйтә. Бу видеоны тараткан Reuters хәбәр агентылын әлеге хәбәрнең дөреслеген тикшерә алмавын белдерә.

XS
SM
MD
LG