Accessibility links

Азатлык турында

Азатлык турында

Азатлык радиосы (тулы исеме Radio Free Europe/Radio Liberty – Азат Европа/Азатлык радиосы) – Идел-Урал төбәге, Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмат җиткерү өчен оештырылган тапшырулар хезмәте. Ул дөньяның 23 илендә яшәүче халыкларга 25 телдә мәгълүмат җиткерә.

Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Азат Европа/Азатлык радиосы (RFE/RL) АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM), элегрәк – идарәчеләр шурасы (BBG), аша АКШ Конгрессы грантлары хисабына финансланучы халыкара медиа ширкәте. Үз аудиториясенә төгәл, объектив һәм профессиональ мәгълүмат җиткерү өчен Азат Европа/Азатлык радиосы АКШ кануннарына таянып эш итә. Американ түрәләренә, шул исәптән идарәчеләр шурасы җитәкчесенә журналистлар эшенә катышу тыелган.

Азатлык радиосының миссиясе демократик кыйммәтләрне һәм институтларны алга этәрүдән, ирекле матбугат хөкүмәт тарафыннан тыелган яки тулысынча булдырылмаган илләрдә яңалыклар тарату юлы белән кеше хокукларын алга этәрүдән гыйбарәт. Азатлык журналистлары күп кенә кешеләр урыннарда ала алмаганны тәкъдим итә: риясыз хәбәрләр һәм ачык дебатлар. Азатлык объектив журналистиканың иң югары стандартларына туры килергә, басым яки йогынты ясау омтылышларыннан курыкмыйча, фактларны хәбәр итәргә омтыла.

Азатлык радиосы беренче чиратта үзенең төбәкләрендәге хәлләрне яктырта. Ул үз тыңлаучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмат җиткерә. Үз эшендә Азатлык авторитар идарә, кеше хокукларын бозу, милләтара һәм дини дошманлык очракларының золым табигатен ачырга тырыша, әмма моны гомумдемократик карашлардан чыгып эшли һәм тапшырулар төбәгендәге сәяси, дини, милли йә башка тарафларны алмый.

Азатлык радиосының эше чын демократик һәм хокукый җәмгыятьне фәкать мәгълүмат чараларының ирекле эшләве шарты белән генә корып була дигән инануга нигезләнә.

Азатлык радиосының татар һәм башкорт телләрендәге тапшырулары беренче мәртәбә 1953 елның 9 декабрендә чыга. Бер сәгатьлек тапшырулар кыска дулкыннарда тапшырыла. 2014 елның 1 апреленнән кыска дулкыннар бетерелә, 30 минутлык тапшырулар иярчен (сателит) аша һәм интернетта тапшырыла башлый. 2016 елның 1 октябрендә тапшырулар туктатыла. Азатлыкның элекке тапшыруларын монда табып була: Тапшырулар архивы

Азатлык радиосы үз эшен Чехиянең Прага шәһәреннән алып бара. 1995 елга кәдәр ул Германиянең Мюнхен шәһәрендә эшләде. ​

Контакт

Почта адресы:
RFERL, Tatar-Bashkir Service
Vinohradska 159A
100 00 Praha
Czech Republic

Email: azatliq@rferl.org
Fax: +420 221 122 256

XS
SM
MD
LG