Азатлык турында

 
Азатлык радиосы (тулы исеме Radio Free Europe/Radio Liberty – Азат Европа/Азатлык радиосы) – Идел-Урал төбәге, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү өчен оештырылган тапшырулар хезмәте.

Хосусый ширкәт буларак эш иткән Азатлыкны Америка Кушма Штатларының Конгрессы финанслый.

Азатлык радиосының татар һәм башкорт телләрендәге тапшырулары беренче мәртәбә 1953 елның 9 декабрендә чыга. Бүгенге көндә татар-башкорт редакциясе көн саен бер сәгатьлек програм әзерли, ул кыска дулкыннарда һәм иярчен (сателит) аша тапшырыла. Азатлык тапшыруларын интернетта да тыңлап була.

Азатлык радиосының Татарстан башкаласы Казанда үз хәбәр үзәге бар, програмның бер өлеше анда әзерләнә. Татар-башкорт дөньясы хәбәрләрен радиога урындагы 30-га якын хәбәрче биреп тора. 

Стратегия

Азатлык радиосы беренче чиратта үзенең тапшыру төбәкләрендә барган хәлләрне яктырта. Ул үз тыңлаучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Үз эшендә Азатлык авторитар идарә, кеше хокукларын бозу, милләтара һәм дини дошманлык очракларының золым табигатен ачырга тырыша, әмма моны гомумдемократик карашлардан чыгып эшли һәм тапшырулар төбәгендәге сәяси, дини, милли йә башка тарафларны алмый.

Азатлык радиосының эше чын демократик һәм хокукый җәмгыятьне фәкать мәгълүмәт чараларының ирекле эшләве шарты белән генә корып була дигән инануга нигезләнә. 

Програмнар

Бүгенге көндә Азатлык радиосы тапшырулары түбәндәге телләрдә яңгырый:
авар
албан
азәри
әрмән
башкорт
беларус
грузин
гарәп
дари
казах
кыргыз
кырым татар
македон
пушту
румын
серб-хорват
татар
таҗик
төркмән
украин
урыс
үзбәк
фарсы
чечен
чиркәс

Азатлык радиосы үз тапшыруларын Чехиянең Прага шәһәреннән алып бара. 1995 елга кәдәр ул Германиянең Мюнхен шәһәрендә эшләде.