киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

Азатлык радиосының һөнәри журналистика стандартлары

Азатлык радиосы хәбәрчеләре һәм аңа хәбәр бирүчеләр түбәндәге принциплар нигезендә эш итәргә тиеш:

Төгәллек

Азатлык радиосы хәбәрчесе, бар тапшыруларның һәм язмаларның (шул исәптән интернет аша таратылган өлешенең дә) фактик яктан төгәл булуы өчен хәленнән килгәнен барын да эшләргә тиеш. Факт хакында шик йә каршылыклар бар икән, мәгълүмәтнең кимендә ике бәйсез чыганактан раслануы мотлак.

Азатлык радиосы хәбәрчесе имеш-мимеш яисә нигезләнмәгән мәгълүмәткә таянган материал тапшыра йә бастыра алмый.

Тарафлар алмау

Һәр мәгълүмәт, вакыйгалар барышын һәм аның тирәсендәге мәсьәләләрне тирәннән аңлау күз алдында тотылган фактик сурәтне күрсәтү аша, бернинди тарафны алмый һәм бозылмый тәкъдим ителә.

Хәбәрчеләр каршы һәм башка карашларны бар мәсьәләләрдә дә төгәл һәм баланслы итеп бирә. Әгәр дә карашлары мөһим булган төркем яисә аерым шәхес коментар бирүдән баш тарта икән, моны мәкаләдә ипләп кенә әйтү урынлы.

Азатлык радиосы, тапшырулар ясаган төбәкләрдәге сәяси партияләргә, хакимияттәге йә оппозициядәге төркемнәргә, мөхәҗирияттәге җәмгыятьләргә, сәүдә йә башка шундый мәнфәгате булган оешмаларга, дини хәятләргә бәйле түгел, һәм аерым сәяси, икътисадый йә дини карашларны якламый һәм куәтләми.

Анализ, коментар һәм баш мәкаләләр

Тыңлаучыларның Азатлыкта тәкъдим ителгән мәгълүмәтнең әһәмиятен һәм мәгънәсен яхшырак аңлавына ирешү өчен, бар тапшырулар һәм язмаларда мәсьәләгә караган киңрәк мәгълүмәт булырга тиеш. Фактик хәбәрләргә аны әзерләүче үзенең карашын йә бәяләмәсен кертә алмый.

Азатлык радиосы, гадәттә, коментарлар бирми. Шәхси карашка караганда өстенлек вакыйганы төрле яктан тикшерүгә юнәлдерелә. Азатлык хезмәткәрләре тарафыннан коментар чыгарма буларак һәм алдан югары җитәкчелек рөхсәтен алу белән генә языла ала. Читтәге белгечтән алынган коментарлар исә Азатлык радиосының һөнәри стандартларына туры килергә тиеш.

Сөйләү рәвеше һәм ихтирам

Тапшырулар һәм язмалар һәрвакыт тыныч һәм салмак рәвештә булырга, бар шәхесләрнең дә кеше хокукларын хөрмәт итүнең, мәдәниятле, дәлилләргә нигезләнгән сөйләмнең үрнәге булырга тиеш. Тапшырулар һәм язмаларда нинди дә булса шәхескә йә төркемгә дини, милли, иҗтимагый яисә мәдәни тамгалар тагылмый, әдәп вә зәвык стандартлары үтәлә.

Тапшырулар һәм язмаларда шулай ук нәфрәт йә көч куллануга өндәүләр кергән материал була алмый. Төрле чуалышлар һәм башка шундый киеренке вәзгыять турында хәбәр итү баланслы булырга һәм фактларга нигезләнергә тиеш.

Ачыктан-ачык яклау белән мавыкмау

Азатлык радиосы демократик дәүләтләр өчен уртак булган кеше хокукларын һәм демократияне яклый. Әмма Азатлык һичкенә дә аерым сәясәт алып баруны, яисә нинди дә булса аерым бер канун кабул итүне алга сөрми. Аның програмнары шулай ук аерым намзәтләрне сайланган йә билгеләнгән идарәләргә уздыруны, йә киресенчә тоткарлауны да куәтләми. 

Азатлык радиосы, Европада иминлек вә хезмәтәшлек оешмасының Хельсинкидәге Төгәлләү Актында әйтелгәнчә, бар милләтләрнең дә үзбилгеләнү хокукын яклый. Ләкин тапшырулар һәм язмалар аерылып һәм бүленеп чыгу очракларын яклый алмый.

Халыкара дәрәҗәдә танылган формаларда Азатлык радиосы сәяхәт һәм күчеп китү иреклеген яклый. Әмма Азатлык тапшырулары һәм язмаларында качып китүгә һәм мөхәҗирияткә өндәүләр була алмый.

Әхлакый тотыш

Азатлык хезмәткәрләре һәм аның програмнарына өлеш кертүчеләр үз эшләрендә иң югары әхлакый стандартларны үтәргә, аеруча зур игътибарны бигрәк тә мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмауга, үзләренең тапшырулар ясаган төбәктә дә, аннан читтә дә аерым шәхесләр, төркемнәр белән сәяси сәүдә мәнфәгатьләрне алга сөрмәүгә бирергә тиеш.

Азатлык хезмәткәрләре һәм аның эшенә өлеш кертүчеләр Азатлык абруен һәм үзләренең җәмәгать эшлеклесе буларак статусын шәхси мәнфәгатьләрен кайгырту өчен куллана алмый.

хезмәтләр:

подкастRSSmobile